16+

Чебинең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен ничек аерырга?

Авыру чебинең күзгә ташланып торган билгесе: ул канатын сала һәм арт ягы юеш була - чеби алучыларга киңәшләр. 

Чебинең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен ничек аерырга?

Авыру чебинең күзгә ташланып торган билгесе: ул канатын сала һәм арт ягы юеш була - чеби алучыларга киңәшләр. 

Бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен аерырга була. Моның өчен аның аягыннан эләктереп күтәрергә кирәк. Тавык чеби башын аска яшерә, әтәче өскә күтәрә.
Чебешләрнең аппетитын да тикшерү комачауламый. Алар җим салуга игътибар итәргә, һич югы аның белән кызыксынырга тиеш. 
Активлыгын тикшерү өчен, тартмага шакылдатып карарга була. Актив чебиләр шундук тавышка игътибар итә.
Чебиләрне катыргы тартмада алып кайту яхшырак. Аның төбенә йомшак чүпрәк җәегез. 30х30 сантиметр үлчәмле тартмага 25-35 чебеш сыя. Температура 27-30 градус булырга тиеш. Шуннан югарырак булганда, чебиләр кыза, түбәнрәк төшкәндә, өшергә мөмкиннәр.

Авыру чебинең күзгә ташланып торган билгесе: ул канатын сала һәм арт ягы юеш була.

Чыганак: Өмет

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading