16+

Черки

Менә, энем, бу дөньяда алама нәрсәләр җитәрлек, ләкин шулар арасында иң яманы бар – черки дип атала. Чөнки ул канны эчә. Кан эчүенә бер сүзем дә юк. Менә хөкүмәт дигән нәрсә бар – ул да канны эчә.

Черки

Менә, энем, бу дөньяда алама нәрсәләр җитәрлек, ләкин шулар арасында иң яманы бар – черки дип атала. Чөнки ул канны эчә. Кан эчүенә бер сүзем дә юк. Менә хөкүмәт дигән нәрсә бар – ул да канны эчә.

Үзең беләсең инде, таң атса – әле аннан, әле моннан язу килеп төшә – акча сорыйлар. Мин бирәм. Тагын таң ата – тагын сорыйлар. Мин тагын бирәм. Чөнки мин сау-сәламәт кеше, эшләрлек мөмкинлегем бар, хөкүмәтемне асрый алам, Аллага шөкер. Канымны эчсә дә, мин артык авырлык күрмим, ул бик авырттырмый гына эчә.
Ә черки авырттыра.

Менә син күз алдыңа китерә аласыңмы? Юк, кыяфәтең ничавага тарткан, син хәтта күз алдыңа да китерә алмыйсыңдыр әле. Син кемнеңдер канын эчәсең, ди. Тамагыңны туйдырып, рәхмәт әйтеп китәргә тиешсең бит инде. Ә бу рәхмәт әйтми, авырттырып каныңны эчә дә колак төбеңә килеп безелди әле. «Беззз», – ди. Каныбыз уртак булгач, без булабыз инде, анысын аңлыйм. Тик нигә аны кабат-кабат искә төшерергә? Үзен кеше итеп тоямы ул, әллә мине черкигә әйләнгән дип уйлыймы – вәт чум уопроус. Ничек итсә дә, ул хаклы түгел. Әпититең булганда канын эч тә рәхмәт әйтеп кит кешегә. Рәхмәтеңне шулкадәр рәхәт итеп әйт, тагын килеп каныңны эчкәнне көтеп торырлык булсын. Хөкүмәтебез кебек бул, кыскасы.
Ә бу черки...

Өстәвенә әле эзе дә кала. Квитанция кебек берәр нәрсә итеп калдыра микән ул аны, белмәссең. Моныкын эчтем, моңа кагылмагыз, бу кеше – минем ризык, дип бүтән черкиләрне кисәтү өченме – әйтә алмый. Тик эзе кала. Кызгылт төртке булып эзе кала. Әгәр хөкүмәтебез дә шундый эз калдырса, без күптән инде чобар кешеләргә әверелгән булыр идек. Ул калдырмый.
Ә черки калдыра.

Черкинең шул кызыл төрткесе гел кычытып йөри. Ә кычыту – иң кабахәт нәрсә. Чөнки аны кашыйсы килә. Менә, энем, теге вакытта бер әйткән идем, хәзер икенчегә әйтәм: кычытудан да начаррак күренеш юк. Авырту да ул кадәр үк җанын изми кешенең. Авыртуга түзеп була, кычытуга түзеп булмый. Ә бу черки дигән явыз авырту да, кычыту да калдыра. Кычытып авырттыра, авыртып кычыттыра аның шул кечкенә төрткесе.
И энем, нәрсә сөйләмәкче идем әле сиңа... Үзем дә онытып җибәрдем. Черки турында иде бит сүзем. Вәт менә шул черки бөтен нәрсәне дә оныттыра. Ул бары тик үзе тешләп киткән урынны кашырга гына оныттырмый. Чөнки шул кызыл төрткегә охшаган җир гел авыртып, гел кычыттырып тора. Кычыту яман, энем. Әгәр кешенең намусы кычыта торган булса, кеше аның хакында беркайчан да онытмас иде.

Ә-ә-ә... Менә исемә төште... Бер мәлне черки тешләп китте мине дә. Йоклаган чакта. Йоклаган чакта әйбәт мин, шуңа кеше дип уйлагандыр инде. Иртән торсам – менә моның кадәр эз калдырган. Авырта да, кычыта да теге. Ну, энем, авырту булса түзәр идем, ә кычыткан җирне кашыйсы килә. Менә сиңа васыять итеп әйтәм, гомерең булса, берәүне дә гаепләмә, энем. Кеше гаепле түгел. Бөтен яман эшләр нигезендә кычыту ята: теле кычыткан – әйткән, кулы кычыткан – суккан... Кычытуга түзеп булмый, энем.

Вәт менә шул черки тешләп киткән җирне мин дә кашыдым. Кашырга кирәк булмаган, энем, түзәргә кирәк булган. Ну, үзең дә аңлыйсыңдыр инде, кычытуга түзеп буламыни. Кашыдым. Канап чыкты. Канагач, тагы кашыдым. Шулай итеп, әкрен-әкрен генә үсә барды теге урын. Черки тешләп киткәндә, бер нокта гына иде. кашый торгач, йодрык зурлык төергә әйләнде.
Кычыткан җир шулай бит ул, энем. Кычыткан җир һәрвакыт үзен сиздереп тора. Ә дөньяның шундый кануны бар – үзенең барлыгын сиздерә алган нәрсә йә бетә, йә зурая. Бу зурайды. Менә күрәсеңме. Беләктә үскән икенче йодрык түгел бу. Черки тешләгән җирне кашудан туган төер бу.

Ә сиңа ни әйтергә теләгән идем әле. Кичә хатының белән чөкердәшеп китеп барганыгызны күреп сөенеп калдым. Яратам инде мин шундый күренешләрне. бер-берсен яраткан кешеләргә карасам, үземнең күңелдә дә ярату яңарган кебек була. Шулай яшәгез. Матур итеп. Бер-берегезгә начар сүз әйтмәгез. Яраткан кешеләрнең сүзе черки тешләве кебек ул.

Юк, юк, энем, син кер... Ә мин калам. Өйгә кермим, монда йөрим әле... Җиңгәң, кызгач, бер сүз әйткән иде. Кечкенә сүз инде, черки кебек кенә тешләп алды. Шуңа бераз йөрергә дип чыктым. Өйгә керсәң, кашынырга кирәк...

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кол дэ,жыла да...

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК тэ кызык язма....

      Мөһим

      loading