Әмирхан Еники
Без белмәгән, ә без күрмәгән борын заманда иске авыл мәдрәсәсендә ата-анасыз бер ятим малай укып яткан. Барыр-торыр җире булмагач, ятим шәкерт үзенең хәлфәсенә самавыр куеп, аш пешереп, җәен-кышын шул мәдрәсәдә яши биргән. Хәлфә янында үз тамагы да ач булмаган моның. Аннары атна кичләрен авыл малайлары боларга сәдака итеп әз-мәз онын, ярмасын, йомыркасын, сөтен дә китергәлиләр икән. Шулай ук хәлфә үзе дә аш мәҗлесләренә барган җиреннән ятим шәкертенә бәлеш төпләре кыстырып кайткалый торган булган. Сирәк эләксә дә, ярап куйган бәлеш төбе!.. Әмма шулай да үсеп барган малайга ашау асла җитмәгән, буйга һаман үскән, ә тәненә бер дә ит кунмаган, сыйраклары да бик нечкә булып калган. Шуңадыр инде, шәкертләр аңа «Чикерткә» дигән ләкаб тә [кушамат] биргәннәр. Ятимнең моңа әллә ни ачуы килмәгән – болай да ул аз сүзле, сабыр холыклы малай булган.
Тора-бара моның чын исеме онытылган, бары шул «Чикерткә» дигән ләкабе генә торып калган.
Менә бер заман озын кыш та үтеп китә, җылы язлар да килеп җитә, шәкертләр дә өйләренә таралышып бетәләр. Хәлфә дә, елдагы гадәте буенча, Коръән укып, сәдака җыеп йөрер өчен җәй башыннан ук авыллар арасына чыгып китә. Мәдрәсәдә ятим шәкерт ялгыз үзе генә торып кала.
Ләкин бу юлы моның хәлфәсе авыллар арасында ни сәбәптер озак йөргән. Ул калдырып киткән азык та бетә башлаган, атна кичләрен сәдака итеп онын, ярмасын китерүчеләр дә юк бит инде, шулай итеп ялгыз малай бик аптырауга төшкән. Нәрсә ашарга, кайдан алырга? Ачлык – убырлы карчык, җелегеңне суыра ул! Ахырда уйлана торгач, Чикерткә тәки бер хәйләсен тапкан бит! Мәдрәсә мичендә кыштан калган шактый көл өелеп ята икән, менә шул көлне иләктән үткәреп, бер кечерәк капчыкка тутырган да күрше авыл базарына күтәреп киткән шәкерт... Базарга барып җиткән бу, сатучылар рәтеннән урын табып, капчыгының авызын ачып җиргә куйган – инде килеп сораучыларны гына көтәсе калган. Базар әкренләп зурая, халык артканнан-арта, менә әле берсе, әле икенчесе килеп, капчыгы янында утырган Чикерткәдән сорый икән:
– Улым, ни бу, нәрсә сатасың?
– Абзый кеше, бу күсе үтерә торган дару, шәп дару, алып җибәр әле булмаса! – ди Чикерткә, сәүдәгәрчә өлгер генә.
Ә күсе даруы авыл халкына бик кирәк нәрсә икән ул. Агайлар шунда ук моның көлен учлап-учлап ала да башлыйлар. Чикерткәнең капчыгы бик тиз бушап кала, шактый гына акча да төшерә, шул акчага үзенә җитәрлек азык-төлек ала да, базарда озак буталмыйча, тизрәк авылына таба сыптыра.
Ә агайлар, базарчылар өенә җыелышкач, бер-берсеннән сорыйлар икән: бу даруны күсегә каршы ничек кулланырга соң?.. Ләкин берсе дә белми, имеш, берсенең дә малайдан сорарга уена килмәгән. Эх, ачык авызлар, дип, үзләрен тиргиләр икән агайлар. Шуннан бер өлкәне яшьрәкләрнең берсенә әйткән:
– Бар, ат менеп базарга чап, малайдан сорашып кайт! – дигән.
Егет ат менеп чапкан, ләкин базарда малай утырган җирдән җилләр генә исә икән. Шулай да, сораша торгач, бер адәм егеткә капчык аскан малайның кайсы якка таба чыгып киткәнен күрсәткән. Егет шул якка таба чаптырып киткән. Ахырда малайны куып җиткән. Җиткән дә туктатып сораган:
– Карале, энекәш, син безгә күсе даруы саттың да бит, ә менә ничек итеп кулланырга кирәклеген әйтмәдең... Яле, тиз генә шуны әйтеп бир, юньсез! – дигән.
Чикерткә, бер дә каушамыйча гына, егеткә болай дип аңлаткан:
– Бик ансат эшләнә ул, кем, абый кеше! Күсене тоткач, шул даруны аның күзенә сибәргә кирәк. Шуннан күсе тәгәри дә үлә, – дигән. – Аңладыңмы инде?
– Аңладым! – дигән егет, атын борган да тизрәк авылдашлары янына чапкан.
Ә Чикерткә исән-имин генә авылына кайтып җиткән. Азык кайгысы күпмедер вакытка онытылган, ятим шәкерт буш мәдрәсәдә артык ваем чикмичә генә тора биргән.
Менә бер заман югалган хәлфәсе дә кайтып төшә моның... Былтыргы шикелле җәяүләп, әлсерәп түгел, ә шәп ат җиккән таза тарантаста кайтып керә бу... Чикерткә хәлфәсен каршыларга йөгереп чыга. Сәлам алышып, кул бирешеп күрешәләр. Бик куана шәкерт хәлфәсенең ниһаять кайтып керүенә. Тиз генә эләктереп самавырын да куя, чәй урынын да әзерли, хәлфә астына йомшак юрган да җәя, таянырга мендәр дә ташлый.
Хәлфә, атын тугарып, юынып-сөртенеп кергәч, күчтәнәчләрен ашъяулык өстенә чәчеп сала да үзе йомшак юрганга аяк бөкләп утыра. Кул күтәреп бер дога кылалар, шуннан соң ашыкмыйча тәмләп кенә ашый-эчә башлыйлар. Ә ашъяулык өстендә төче күмәч, бавырсак, кызыл эремчек, калай савытта бал белән май – Чикерткәнең тәмам күзләре яна. Мондый сыйны аның әле беренче күрүе икән.
Хәлфәнең дә кәефе бик әйбәт була. Бу юлы сәфәре уңышлы чыккан икән. Шактый күп сәдака төшергән, шуның өстенә бер байдан карызга [бурычка] да алып торган, менә шул акчаларга җигүле ат та сатып алган. Боларны сөйләп бетергәч, хәлфә шәкертенә әйтә:
– Безгә бу хәерче авыл мәдрәсәсен ташларга кирәк, – ди, – монда ачка киселеп ятудан мәгънә чыкмас. Әнә моннан көн тарафтагы кыргыз далаларында кәрван үтә торган юллар бар – безгә дә менә шул тарафларга күчәргә кирәк. Ул юллардан мал төялгән кәрваннар өзлексез үтеп йөриләр. Кәрван хуҗалары – бай сәүдәгәрләр, сәдаканы да алар мул тамыза. Әмма безгә хәер эстәүче генә булырга ярамый. Без изге затлардан булырга тиешбез. Менә мин сине, шәкерт, ишан итәм, ә үзем синең мөридең булырмын, ийе, аллага тапшырып!.. Төшенәсеңме?.. Без кәрван юлыннан ерак түгел бер хозур гына урында чатыр корып җибәрербез. Мин инде ишан хәзрәтләре торырлык, ефәктән тегелгән чатыр да сатып алдым, – дип, сүзен бетерә хәлфә.
Чикерткә хәлфәсенең бу сүзләреннән бик аптырап кала, ни диеп әйтергә дә белми. Әллә мине шаярта гына микән дип тә уйлый, ләкин үзе шиген әйтергә дә курка. Хәлфәсе шуны сизгәндәй моңардан сорый:
– Я, ник дәшмисең? Ни уйлыйсың?
– Хәлфә абзый, сез мине ишан итмәкче буласыз да бит, әмма миннән, ай-һай, ишан чыгар микән соң? – ди Чикерткә, түбән карап кына.
– Чыгар, боерган булса! – ди хәлфә, бер дә исе китмичә. – Син зиһенле шәкерт, Коръән сүрәләрен дә яттан беләсең, буең-сының да килгән – менә дигән ишан ясап чыгарам мин син сасыктан, Алла бирсә!..
Хәлфәсенең сүзе – боерык, күңеле бик үк тартмаса да, риза була шәкерт. Шул көннән хәлфә аны ишан кыланышларына өйрәтә башлый: ничек итеп йөрергә, ничек итеп утырырга, кешеләр белән ничегрәк сөйләшергә, доганы ничегрәк итеп кылырга – әлхасил, барысын да күрсәтеп бирә хәлфә. Чикерткә боларның һәммәсен дә шактый тиз отып ала.
Ә бер атнадан инде болар юлга да җыеналар. Туры атны әйбәтләп җигәләр, юрган-мендәрләрен, кечкенә сандыкларын, кургашын белән ямаган таз-комганнарын тарантаска чыгарып салалар, үзләре әгузе-бисмиллаларын әйтеп, ипләп кенә менеп утыралар да, Аллага тапшырып, кыйбла тарафка карап чыгып та китәләр. Бер көн баралар, өч көн, биш көн баралар, җиденче көн дигәндә, ниһаять, кыргыз даласына барып җитәләр. Далада буталып йөри торгач, кәрван үтә торган юлны да эзләп табалар. Инде туктар өчен әйбәт кенә урын сайларга кирәк. Ахырда болар тип-тигез далада көзгедәй ялтырап яткан бер түгәрәк күл буена килеп чыгалар да шуның янында туктарга булалар. Бик ямьле, бик хозур җир икән... Шулай да хәлфә чатырны күлдән читтәрәк, юлдан ераграк калку бер урынга мендереп коруны мәслихәт таба, чөнки калкулык өстеннән карап, ике яктан да килеп яткан кәрваннарны әллә каян ук күреп булачак. Шулай ук чатыр үзе дә ерактан ук күренеп торачак. Моның әһәмиятен Чикерткә аңлап бетермәсә дә, хәлфә үзе бик яхшы аңлаган.
Шулай итеп, чатырны калкулык өстенә коралар, чатыр башына ишанның яшел әләме дә кадап куела. Бу эш беткәч, чатыр эченә киез-паласларын кертеп җәяләр, йомшак юрганны буйга бөкләп сузып салалар, шуның өстенә берничә колакчын мендәр дә ташлыйлар. Аннары нәкъ урта бер җиргә тәбәнәк кенә өстәл куеп, аның өстенә зур-зур, калын-калын китапларын өяләр. (Берсен урта бер җиреннән ачып та куялар.) Бу эшләр дә беткәч, хәлфә Чикерткәне киендерә башлый. Иң элек ул аңа тезенә хәтле үк төшеп торган ак күлмәк белән иләмсез киң ак ыштан кидерә, шулар өстеннән яшел-сары буйлы ефәк чапан кидерә, ә башына егерме аршын ак бәстән, Бохара түбәтәе тирәли, шавадан да [шава –зур агач табак] зуррак чалма урап куя. Шуннан соң әйтә Чикерткәгә:
– Тәкъсир, синең эшең менә шушы өстәл янында башыңны бөгеп, изге китап моталага кылып утыру... арысаң, әнә мендәргә таянырсың... Ә калганы минем эшем, – ди.
Тәмам урнашып беткәч, болар башта тәмле күл суыннан чәй кайнатып эчәләр, аннары хәлфә, атка атланып тирә-якны карап кайтмакчы булып, чыгып китә. Чикерткә, тәбәнәк өстәл янында аяк бөкләп, изге китап «моталага» кылып кала. Хәлфә дала буйлап шактый озак йөри, ләкин бер җирдә дә бернинди адәм заты яки җан иясе очратмый.
Дәвамы .
Фото: pixabay.com
Комментарийлар