(Әбдерәхим кода әкияте)
Дәвамы
Әмирхан Еники
Дәвамы. Башы
Кәрван юлы да буш, тын, бер атлы, бер җәяүленең килгәне яки китеп барганы күренми. Әллә ташландык юл микән бу дип шиккә дә төшә хәлфә. Әмма шулай да өметен өзми. Дөрестән дә, бер калку урыннан тирә-якка әйләнгәләп карана торгач, бик еракта, офык читендә үк нәрсәдер селкенгән шикелле күренә моңа... Көтә хәлфә сабыр гына, көтә, инде кояш баерга да күп калмаган була һәм, көтә торгач, теге селкенгән нәрсә әкрен генә килеп яткан озын бер кәрван булып чыга. Моны күрү белән, хәлфә атын борып, җан-фәрман чатырына таба чаптыра. Кайтып керсә, ни күрсен – Чикерткә чалма-чапанын салып ташлап, мендәрләргә батып, сабыйдай изрәп йоклап ята, имеш!
– Әй, син, хәшәп, тор тизрәк! – дип кычкыра хәлфә. – Тапкансың вакыт, әнә кәрван килә ятыр! Чалма-чапаныңны ки дә өстәлең янына утыр. Кәрван кешеләре безгә сугылмыйча калмас, әзер булып тор!
Үзе шунда ук чыгып та китә. Кәрван, дөяләр адымы белән генә килсә дә, шактый ук инде якынлашкан була. Калкулык өстендәге чатырны да күрәләр, ахрысы, менә ике җайдак, кәрваннан аерылып, болай таба чаптырып килә дә башлый. Озак та үтми, килеп тә җитәләр. Атларыннан төшәләр, хәлфәгә сәлам бирәләр. Хәлфә дә, түбәнчелек белән башын иеп, сәламнәрен ала, аннары чүгәләп бер дога кылалар. Шуннан килүчеләр, җайлап кына: «Әйтсәгезче, кардәш, бу кем чатыры була, кем тора анда?» – дип сорыйлар. Хәлфә үз нәүбәтендә, зур бер серне ачкандай итеп: «Бу бөтен әтрафта дан тоткан фәлән ишанның чатыры була», – дип җавап бирә. Нишли соң ул монда, дип сорыйлар тегеләр. Ишан хәзрәтләре, ди хәлфә җавабында, Аллаһы Тәгаләгә якын торыр өчен адәмнәр арасыннан китеп, ошбу тын сәхрәдә ялгызы көн вә төн изге гыйбадәттә утыра!.. Алай икән, диләр килүчеләр тыйнак кына, ә син үзең кем буласың?.. Мин изге ишанның мөбарәк кулын тоткан мөриде булам, ди хәлфә һәм бер мәлгә аптырабрак-уйланыбрак калган җайдаклардан үзе сораша башлый: сез кемнәр буласыз, бу кәрван кайдан, кайсы якларга китеп бара? Без кәрван озатучылар булабыз, диләр тегеләр, фәлән җирләрдән фәлән илгә мал төяп барабыз... Юлыгыз уң булсын, Ходай бәла-казалардан сакласын, ди хәлфә, кара сакалын сыпырып. Җайдаклар, кулларын күкрәкләренә куеп, рәхмәтләрен белдерәләр, аннары монда изге ишан торганын хуҗаларына кайтып әйтер өчен, тиз генә китеп тә баралар.
Хәлфә шунда ук борылып чатырга керә.
– Ә, утырасыңмы? – ди ул Чикерткәгә. – Шулай кирәк, тәкъсир. Тик чалмаңны батырыбрак ки, авып төшмәсен... Тиздән кәрван хуҗалары килергә тиеш. Алар, синең догаңны алыр өчен, яныңа керерләр. Китаптан башыңны күтәрмә, сүзеңне кыска тот, ә догаңны озак итеп укы, аңладыңмы?
Чикерткә башын гына кага. Ул инде тәбәнәк өстәл янында утыра-утыра алҗып беткән була, һавага чыгасы, далада рәхәтләнеп йөрисе килә, әмма булмый – түзәргә кирәк, түзмичә ярамый, хәлфәнең талканы коры, ишан дип тормас, бөкләп ишкән тастымалы әнә мендәр астында гына...
Хәлфә чатырдан чыкканда, кәрван туктаган яктан ике кеше җәяүләп кенә бу якка таба килә иде инде. Өс-башларына караганда, болар, һичшиксез, кәрван хуҗалары булырга тиеш. Хәлфә, бер таш өстенә утырып, аларны сабыр гына көтеп ала. Менә килеп җитәләр, сәлам бирәләр, утырып дога кылалар, аннары әйтәләр:
– Әфәндем, бу ефәк чатырда ишан хәзрәтләренең изге гыйбадәттә утыруын белеп, без бик хәйран вә шат булдык. Инде безгә дә олы зат үзенең хәер-фатихасын бирмәсме икән? Хозурына кереп тезләнәсебез килгән иде.
– Мәрхәбә, изге ният белән килгәнсез икән, – ди хәлфә торып. – Әмма башта үзем кереп, ишан хәзрәтнең рөхсәтен алышым кирәк. Аз гына көтегез.
Кергәч, Чикерткәгә, шыпырт кына:
– Килделәр! – ди. – Каушама. Һаман мөгрәнеп кенә укыган бул, ара-тирә кычкырып та куйгала, ишетеп торсыннар! Мин аларны азрак тота төшәрмен.
Чыккач, тегеләргә әйтә:
– Ишан хәзрәтләре изге китап моталага кылып утыра, бераз сабыр итәргә кирәк булыр, әфәнделәр! – ди.
Кәрван хуҗалары сабыр гына көтәләр, мөридтән ишанның исән-саулыгын, хәл-әхвәлен сорашалар. Ә бераздан хәлфә чатыр эченә башын тыгып карый да: «Инде, кардәшләр, керсәгез дә ярый, тик озак тормасагыз иде, ишан хәзрәт көне буе гыйбадәттә утырып бик арды булса кирәк», – ди... Тегеләр, чүәкләрен салып чатыр эченә керү белән, лып итеп тезләнәләр, тез өстендә генә мүкәйләп ишан хәзрәтнең алдына баралар һәм йөзләрен җиргә оралар. Шул рәвешчә, бик түбәнчелек белән изге ишаннан фатиха бирүен сорыйлар. Чикерткә, чалмалы башын игән килеш кенә, тәсбих аскан кулын күтәреп, әкрен генә селкенә-селкенә бик озак итеп дога кыла. Маңгаеннан алып ияк очына кадәр битен сыйпаганнан соң, мосафирлардан сәфәрләре турында сораша, сәүдә итеп йөрүнең саваплы эш булуы турында Коръәннән берничә аять тә китерә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһе галәйһиссәламнең дә сәүдәгәр булуын исләренә төшерә. Мосафирлар, алларына карап, оеп кына утыралар, ишан хәзрәт сүзен бетергәч, кесәләреннән чыгарып, аның алдына сәдакаларын салалар һәм мөбарәк кулына иреннәрен тидереп алалар. Ишан хәзрәт, сәүдәләренә – уңыш, малларына – бәрәкәт, үзләренә иминлек теләп, тагын бер озын гына итеп дога кыла. Шуннан соң кәрван хуҗалары, ишанга кат-кат баш иеп, тезләре өстендә генә чигенеп, чатырдан чыгып китәләр.
Мосафирларны озаткач та, хәлфә, ашыгып, Чикерткә янына керә.
– Я, ничек? – ди ул, түземсезләнеп.
Чикерткә учын ачып күрсәтә: ике зур алтын тәңкә!.. Хәлфә айгыр кешнәгәндәй көлеп җибәрә:
– И-ха-ха!.. Менә күрдеңме, сасык!.. Кәрван юлы – хәерче татар авылы түгел шул!.. Мәшә алла иншалла, эшләр ходка китә болай булгач... Ә син, шәкерт, ишанлыкны шәп очлап чыктың, афәрин!.. Шулай кирәк, Коръәннән дә, хәдистән дә телеңә килгәнне сип тә утыр!.. Ул хәсисләр барысы да туң күчән, ни әйтсәң дә бата үзләренә... Тик син вәкарь сакла, изгеләрчә тот үзеңне, хикмәт менә шунда гына!
Тышта кеше авазлары ишетелгәндәй була, хәлфә ашыгып чатырдан чыга. Чыкса, ни күрсен, биш-алты кеше, чатырга якынаерга курыккандай, бер читтәрәк таптанып торалар. Хәлфәне күрү белән, аңа иелә-бөгелә сәлам бирәләр һәм, без дә ишан хәзрәтнең догасын алырга килгән идек, диләр. Хәлфә ялт итеп чатыр эченә керә дә, Чикерткәгә: «Тагын бер төркем килгәннәр, төзек кенә утыр, хәзер кертә башлыйм. Ә тәңкәләреңне яшер, соңыннан санап алырмын, дип әйтә. Шуннан кире чыгып, кәрван кешеләрен берәмләп кенә чатыр эченә уздыра башлый. Тегеләрнең һәркайсы керә дә лып итеп тезләнә, мүкәйләп кенә барып, ишанның мөбарәк кулына авызын тидереп ала, акчасын чыгарып сала һәм ишанга ияреп дога кыла да, артын-артын гына ишеккә таба чигенә.
Шулай итеп, ул кичне кәрван озатучыларның барысы да килеп, ишанның догасын алып, кулын үбеп китәләр. Чикерткәнең киндердән махсус теккән чапан астындагы тирән кесәсенә алтын тәңкәләр шактый ук җыелып кала.
Бу «изге эшләрдән» котылгач та хәлфә, билгеле, ишан кесәсен бушатып, тәңкәләрне санап ала да үз сандыгына бикләп куя. Аннары таганда пешергән умачын кертә, икәүләп шуны тәмләп кенә ашыйлар, артыннан баллап чәй дә эчәләр. Шуннан соң «ишан хәзрәтләр» чалма-чапанын салып ташлый да, мендәрләре өстенә сузылып, утын ярып аргандай, гырылдап йоклап та китә.
Ләкин хәлфә тиз генә йокларга ятмый әле. Бер бәйләнчек уй аның башына кереп утыра. Кәрванчыларга ишанның берәр могҗизасын да күрсәтәсе иде бит – менә шул хакта һаман баш вата ул... Могҗиза кирәк, могҗиза күрсәтсә, ишанның даны әллә кайларга таралачак. Ләкин ничек итеп, нинди могҗиза табарга соң?
Ниһаять, бик еракка китеп кояш та бата, дала өстенә бик тиз караңгылык иңә, ә күктә, төнгелеккә бер җиргәрәк җыелган кыргыз малларыдай, бихисап йолдызлар калка. Ә ай юк, айның соңгы көннәре, тиз генә чыкмаячак, шуңа күрә төне дә дөм-караңгы.
Хәлфә, чатырдан чыгып, кәрван туктаган якка колак салып тора. Анда да тынлык, шылт иткән тавыш та юк – юлчылар ишанның хәер-фатихасын алганнан соң бик тынычлап йоклыйлар, күрәсең. Шулай да хәлфә ашыкмый, ярты төн җиткәнне көтә төшә, чөнки белә ул – бу вакытта кешеләрнең йокылары каты була.
Менә бер вакыт далада шундый тирән тынлык урнаша ки, әйтерсең дөнья яратылганнан бирле килә бу гаҗәеп, серле тынлык!.. Инде Аллага тапшырып кузгалырга да ярый торгандыр... Хәлфә кәрван яткан күл буена сак кына төшеп китә. Аның күзләре, мәче күзе кебек, дөм-караңгыда да тирә-юньне аера ала. Бер дә адашмыйча кәрванчылар янына туры гына барып та җитә... Кәрван йоклый, тик җиргә чүккән дөяләрнең күшәве, атларның солы кетердәтүе генә ишетелеп куйгалый. Хәлфә башта туктап тирә-ягын бераз күзәтә, аннары мыштым гына шул дөяләр, атлар арасына керә. Әзрәк караштырып йөргәннән соң, ялгыз чатыр артына бәйләп куйган ике бик шәп, бик сылу атны күреп ала, бик сакланып кына якынлаша, икесенә дә ипи кисәге каптыра, шуннан соң тиз генә чишеп ала да әкрен-әкрен генә кәрван яткан җирдән чыгып та китә. Төн, тынлык, сызып кына йолдыз атылып китә, әмма кәрванчылардан селкенгән кеше дә булмый.
Хәлфә бары таң алдыннан гына үзләренең чатырына кайтып керә. Ул шунда ук «ишан хәзрәтләрен» төрткәләп уята.
– Әй син, хәшәп, тор! Тор диләр сиңа!.. Арт саныңны онытып йоклыйсың да йоклыйсың... килешми ул ишанга! Бар, әнә тышка чыгып кер дә, чалма-чапаныңны киеп, өстәлең янына утыр. Бик мөһим сүзем бар сиңа.
Чикерткә торып, хәлфәсе кушканча, тиз генә чатыр артына чыгып керә дә, чапанына чорналып, чалмасын башына батырып, тәбәнәк өстәл янына аякларын бөкләп утыра.
– Инде яхшылап тыңла! – ди хәлфә. – Тиздән кәрван хуҗалары сиңа китап ачтырырга килерләр. Бүген төнлә аларның ике шәп атларын урлап киткәннәр. Менә син аларга шул атларны «табып» бирерсең.
– Ничек итеп?
– Китап ачып дим ич, миңгерәү!.. Башта тыңла! – Һәм хәлфә атларның ни төстә булып, кай тарафка китүләрен, моннан ничә чакрымда, нинди урында торуларын әйбәтләп төшендерә дә, аннары әйтә:
– Менә шуларны онытмыйча, китапка карап сөйләрсең... Ягъни мәсәлән, Хак Тәгаләнең әшкәртүе буенча изге китап сиңа боларның барысын да ачып бирә, аңладыңмы?..
– Аңладым аңлавын да, тик ул атлар сез әйткән җирдә булмаса? Сез дә бит, хәлфә абзый, күрәзә түгел.
– Мин өйрәткәнчә эшлә син, хәшәп! Төпченмә! Кара аны, ишан дип тормам! Алланың үзенә якын торучы, надан халык белмәгән серләрне белүче, могҗизалар кәшеф итүче – менә кем син, сасык!.. Башкасы сиңа кирәкми.. Әнә алдыңдагы кара тышлы китапны моталага кылып утырган бул, ә кәрван хуҗалары килгәч, яшел тышлысын ачарсың.
Хәлфә, чатырның ишек япмасын аз гына ача төшеп, Чикерткәгә хәбәр итә:
– Киләләр!.. Казык шикелле утырма, бөгелеп утыр!.. Күзең китапта булсын!
Ниһаять, тегеләр килеп җитәләр, кычкырып сәлам бирәләр – хәлфә дә тәгъзим белән сәламнәрен ала. Шуннан арадан бер таза-мәһабәте, шәп киенгәне, дәрәҗәсен төшермичә, әдәп белән генә әйтә:
– Әфәндем, без ишан хәзрәтләре хозурына килгән идек, аңа гозеребез бар, кабул итүен үтенсәгез иде.
– Белмим шул, – ди хәлфә, уйланган булып. – Ишан хәзрәтнең бүген кәефе юграк иде, шулай да үтенечегезне кереп әйтим. Сез, әфәнделәр, аз гына сабыр итегез!
– Мәйле! Без көтәрбез.
Хәлфә кереп, Чикерткәнең өс-башын, алдын-артын дигәндәй күздән кичергәннән соң, тора төшеп, кире чыга да:
– Мөбарәк зат сезне кабул итәргә булды, рәхим итәсез! – ди.
Кәрван хуҗалары, чатыр эченә узып, шунда ук тезләнәләр һәм башларын келәмгә тидереп алалар. Ишан хәзрәт, уйлары белән бу гөнаһлы җирне ташлап, каядыр гарешкә ашкандай тәмам онытылып-оеп утыра, керүчеләрне гүя сизми дә, тик бераздан гына иләмсез зур чалмасы астыннан боларга бер карап ала. Аннары һич сүз әйтмәстән, озын тәсбих элгән кулын күтәреп, озак кына дога кыла, бары шуннан соң гына телгә килә:
Алла бәндәләре, йөзегездән күрәм, сезне ниндидер кайгы минем хозурыма китергән булырга тиеш. Сөйләгез! – ди.
– Хак сүз, тәкъсир! – ди кәрван хуҗасы, бөгелеп. – Бүген төнлә ике иң шәп атыбыз юкка чыкты. Явыз адәмнәр угрылап киткәндер дигән шигебез бар, сездән, тәкъсир, шул хакта китап ачуыгызны түбәнчелек белән сорамакчы идек.
Дәвамы.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар