16+

Чикерткә

(Әбдерәхим кода әкияте)

Чикерткә

(Әбдерәхим кода әкияте)

Әмирхан Еники
Башы

Инде патша хәзрәтләре сиңа берәр төрле чи төенне чишәргә кушса, түбәнчелек белән ипләп кенә әйт: олуг падишам, диген, сезнең әмерегезне үтәр өчен без кайтып, изге китапны ачып карарга тиешбез, диген. Аңладыңмы? Бөтен нәрсәне изге китапка сылта... Ә монда кайткач, без инде икәүләп, менә шулай кырын ятып кына мәслихәтләшербез һәм, иншалла, патша биргән төенне дә чишәрбез. Моңарчы эшли белгән баш бу юлы да берәр әмәлен табар әле, боерган булса!
Шул арада ишек шакып, рөхсәт сорап кына әлеге илче дә килеп керә. Баш иеп сәлам биргәннән соң, ул ишан хәзрәтләрен патша сараена алып китәр өчен килгәнлеген белдерә. Чикерткәнең йөрәге жу-у итеп китә. Әмма хәлфә тыныч. Мөридләрчә өлгерлек белән ул Чикерткәне утырган җиреннән ипләп кенә торгыза, өстенә озын чапанын кидерә, кулына тәсбихын тоттыра да култыклап кына урамга алып чыга. Чыгышлый колагына пышылдап кына: «Матри, нык бул, җебеп калма!» – дип әйтергә дә өлгерә.
Урамга чыккач, ишан хәзрәтләрен көмеш иярле, көмеш йөгәнле, муенына алтын шөлдерек таккан кечкенә ишәк өстенә күтәреп атландыралар. Шул рәвешчә, ике яклап атлы сакчылар озата барган хәлдә, аны сарайга алып та китәләр. Бу өйдә хәлфә үзе генә торып кала.
Барып җиткәч, ишанны ишәк өстеннән төшереп, ике ягыннан култыклап, сарайның чит ил кунакларын гына кабул итә торган гаять тә бай, зиннәтле бер залына алып керәләр. Яшел бәрхет белән тышланган атлас мендәрле йомшак көрсигә китереп утырталар. Шунда ук залның ике ягындагы ишектән патшаның вәзирләре һәм иң олы түрәләре кереп, үзләренә тәгаенләнгән урыннарда дәрәҗәләре буенча урнашалар. Озак та үтми, каяндыр быргылар уйнаткан тавыш ишетелә – залдагы кешеләр барысы да берьюлы аягүрә катып, бер мәлгә тып-тын булып калалар. Тик Чикерткә генә йомшак көрсигә тәмам баткандай кузгалмыйча утырып кала. Менә бер заман түрдәге сырлап эшләнгән, алтын йөгерткән зур ишек гүя үзлегеннән тавышсыз гына ике якка ачыла һәм залга, өстендәге чапаны, башындагы таҗы белән елык-елык уйнаклап, патша хәзрәтләре үзе дә ап-ак сакаллы баш вәзирен ияртеп килеп керә. Зал уртасындагы атлас чатырлы алтын тәхетнең ике ягына гөрзиле сакчылар килеп баса.
Патша хәзрәтләре утыру белән, башкалар да янәдән үз урыннарына утырышалар. Шуннан соң ишан хәзрәтләре тәсбих элгән кулын күтәреп, селкенә биреп, бик озын итеп дога кыла. Аның артыннан патша үзе дә, патшаның вәзирләре дә битләрен сыпырып куялар. Дога тәмам булгач, патша хәзрәтләре ишан хәзрәтләреннән исәнлек-саулыгын, озын сәфәрне ничегрәк кичерүен йомшак кына сораша, чакыруны кабул итеп хозурына килүе өчен рәхмәтен белдерә һәм ахырдан нинди максат белән чакыртуын болай дип әйтеп бирә:
– Бәлки ишеткәнсездер дә инде, тәкъсир, билгесез угрылар сараема кереп, хәзинәмнән күп кенә асыл ташларымны, алтыннарымны урлап чыктылар. Шулар белән бергә атамнан мирас булып калган, минем өчен аеруча кадерле булган бер алтын балдак та югалды. Тирә әтрафтагы мәшһүр фалчыларны чакыртып, угрыларны фаш итүләрен сорасам да, алар миңа ярдәм итә алмадылар. Инде сезнең халык арасында даны таралган могҗизалар күрсәтүче бер изге зат булуыгызны ишеткәч, ниһаять, менә сезне ерак җирләрдән үз хозурыма чакыртып алдым. Әгәр дә ки, ишеткәнемчә, сезнең шундый зат булуыгыз хак икән, сез миңа угрыларны һичшиксез фаш итеп бирерсез дип ышанам. Ул чагында мин сезне мәмләкәтемнең баш вәзире итеп куячакмын. Менә шулай... Инде дә мәгәр сез халыкны алдап йөрүче бер надан, ялган ишан булсагыз, бүтән чара юк, миңа сезнең мут, хәйләкәр башыгызны халык җыелган мәйданда чаптырырга туры киләчәк. Сезгә бу шаять аңлашыла торгандыр, тәкъсир?
– Әйе, аңлашыла, – ди Чикерткә, әкрен генә.
Патша хәзрәтләренең сүзне бик мөлаем-йомшак башлап та, бу кадәр каты-куркыныч итеп бетерүе, әйтәсе дә түгел, Чикерткәне бик нык куркуга сала. «Бетте баш!» дип уйлый ул шунда ук эченнән, сикереп торып ишеккә ташланасы килә, әмма ләкин хәлфәнең биргән киңәшләрен исендә тотып, ничек кенә булса да сабырлыгын җуймаска тырыша. Патшаның сүзләренә артык исе китмәгәндәй тәсбихын тартып, фани дөнья уйларыннан киткәндәй күзләрен йомып, озак кына өнсез-сүзсез утыра. Бары шуннан соң гына ашыкмыйча тыныч кына әйтә:
– Олуг падишаһ, безгә күрсәткән игътибарыгыз вә мәрхәмәтегез өчен тәшәккердән гаҗизмен, әмма ләкин әйтергә тиешмен ки, мин күрәзәче дә, фал салучы да түгелмен. Мин гомеремне гыйбадәткә багышлаган, Тәңремнең бер зәгыйфь колымын, Хак Тәгалә күңелемә ни салса, мин бары шуны гына изһар итә [ачыклый] алам. Моның өчен миңа шәһәр ыгы-зыгысыннан китеп, әтәч тавышы да ишетелми торган берәр аулак урында изге китап ачып карашым кирәк. Шул сәбәпле мин сез галиҗәнаптан без фәкыйрегезне әнә шундый аулак урынга күчерүегезне һәм өч көн мөддәт бирүегезне баш иеп сорыймын. Иншалла, өч көн дәвамында Хак Тәгалә изге китап аша миңа ни дә булса әшкәртер дип ышанам.
Билгеле, Чикерткә мондый шартны аулак җирдән качып китеп булмасмы дигән бер өмет белән дә куя. Патша аның үтенечен кабул итә һәм вәзирләренә каладан читтә әтәч тавышы да ишетелми торган җирдән берәр өй табып, хәзрәтне мөриде белән бергә шунда күчерергә куша.
Өй табыла, боларны шунда күчереп куялар. Бик мул итеп, өч көнгә җитәрлек азык-төлеген дә биреп калдыралар. Тик хадимнәр генә булмый, чөнки ишан хәзрәтләре Аллаһы Тәгалә белән аулакта ялгызы гына гәп алып барыр өчен, хадимнәрдән баш тарта.
Икәү генә калгач, болар патшаның таләбен ничек итеп үтәү турында баш вата башлыйлар. Сарайдан алтыннарны чәлдергән ул мәлгунь каракларны кайдан табарга?.. Чикерткәгә бу эш бөтенләй өметсез булып күренә – мәшһүр фалчылар да фаш итә алмаган ич аларны! Хәер, ул башын артык ватмый да, чөнки өч көннән соң барыбер газиз башкайдан аерылырга туры киләчәк. Әнә хәлфә ватсын, баш аңа кирәгрәк, ник дисәң, аның мәдрәсә сандыгы Чикерткә җыеп биргән алтын тәңкәләр белән тула язды инде.
Ә хәлфә чынлап та уйлана, ашау-эчүен дә онытып уйлана. Башымны чабарлар дип тә курыкмый ул (аныкын түгел, ишанныкын тәгәрәтәчәкләр ич!), әмма ләкин шул «ишан» аркасында патшаның ышанычына кереп, сарай кешесе булып китү хыялы аңа бер генә дә тынгылык бирми... Моның өчен күп тә кирәкми ләсә – каядыр посып яткан угрыларны фаш кына итәсе... Ахыр чиктә, түбәтәен бер салып, бер киеп уйлана торгач, хәлфә абзаң тәки хәйләсен таба. Ул тота да Чикерткәдән түбәндәге игъланны яздыра: «Падишаһе әгъзам хәзрәтләренең чакыруы буенча пайтәхеткә үзенең изгелеге вә күрәзәлеге белән бөтен мәшрикъка даны таралган ишан хәзрәтләре килде. Килүеннән максат шул ки, ишан хәзрәтләре, изге китап ачып, падишаһ хәзинәсен баскан угрыларны фаш итәчәк. Әгәр дә мәгәр угры үзе үз ихтыяры белән урлаган алтыннарын вә һәм падишаһ хәзрәтләренең атасыннан мирас булып калган мөһерле балдакны китерсә, ишан хәзрәтләре аның җанын саклап калуны өстенә алачак. Инде дә ки китермәсә, угры барыбер тотылачак һәм иң каты җәзага хөкем ителәчәк. Килү мөддәте ошбу игълан хәбәр ителгән көннең икенче тәүлегеннән дә соңга калмаска тиештер. И угры, изге ишан хозурына килеп, тез чүгәргә ашыгың!.. Ул сине мәрхәмәтеннән ташламас».
Игъланны тагын берничә нөсхә күчерткәннән соң, хәлфә Чикерткәне ялгызын гына калдырып, үзе каланың базар мәйданнарына йөгерә-чаба китеп тә бара. Мәгълүм ки, бу илнең тәртибе буенча, мәйданнарда быргылар уйнатып җыйган халыкка патша фәрманын яки төрле мөһим хәбәрләрне кычкырып әйтүче көр тавышлы махсус адәмнәр була – хәлфәнең исәбе менә шул хәбәр салучылардан әлеге игъланны укыту иде. Һәм ул шулай эшли дә – зур каланың барлык мәйданнарында булып, үзенең игъланын халыкка кычкыртып укыта.
Шул рәвешчә эшен бетереп, хәлфә шактый арыган булуына да карамастан, кала читендәге аулак өйгә күтәренке кәеф белән кайтып керә. Ә Чикерткә нарасый баладай борынын әкрен генә сызгыртып йоклап ята. Хәлфә аны тибеп уята:
– Бу ниткән эш? Мин эт шикелле телемне салындырып чабам, ә син тук мачы кебек бөгәрләнәсең дә йоклыйсың! Тәмам аздың, малай!
– Хәсрәттән, хәлфә абзый, ачуланма, – ди Чикерткә, күзләрен уып.
– Нинди хәсрәттән?
– Бетә бит, китә бит инде баш!.. Шуны онытып торсын дип яткан идем.
– Юк, син ашыкмале башыңнан аерылырга! Ахмаграк булса да, торсын әле ул үз урынында... Ни өчен чабам соң мин бу каланың кәкре-бөкре урамнарыннан? Менә быргылар уйнатылды, халык җыелды, игъланны кычкырып укыдылар, мондагы такыр башларның колагына керде инде ул... Иншалла, моның берәр нәтиҗәсе булмыйча калмас... Минем исәбемчә, карак та берәү генә булмас, икәү яки өчәү булырга тиеш алар... Игъланны ишеткәч, өчәүнең берсе килер, килмичә калмас... Беләм мин адәм баласын, иптәшен сатып булса да, башын сакларга тырыша ул!..
– Ай-һай, хәлфә абзый, башы өчен курыккан кеше патша хәзинәсен басармы икән? Булмас, – ди Чикерткә, сүлпән генә.
– Ни беләсең син, мәдрәсә чыпчыгы? Урлаганда бар да батыр, ә тотыла башлагач, һәркайсы шыр җибәрә. Батырлык белән куркаклык кешенең йөрәгендә гел алмашынып тора ул, тәкъсир! Менә көтеп карыйк, ут яктысына килгән күбәләк кебек берәрсе килмәсә, патша кызы миңа харам булсын!
Хәлфәнең бу гаҗәеп күрәзәлеге шул ук кичне раслана да. Иң элек караклар чынлап та өчәү булып чыга. Билгеле, ишан хәзрәтләренең игъланын алар да ишетәләр һәм, билгеле инде, бу хәбәр аларны шактый хәвефкә сала. Үзара киңәш коралар: нишләргә? Малмы, башмы? Бер куркаграгы әйтә, алтыннарны ишан хәзрәткә тизрәк илтеп бирик, ди. Икенчесе – хәйләкәррәге ашыкмаска куша: иң элек белик, нинди ишан икән ул, ди. Китап ачып фаш итәм, дигән. Ничегрәк итеп, кайсы битеннән ачып фаш итмәкче була ул безне, башта шуны күрәсе иде, ди. Ахырда өченче бер тәвәккәллесе, төнлә ишан торган йортка барып, читтән генә хәзрәтне күзәтеп кайтмакчы була.

Дәвамы бар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading