16+

ЧИКЕРТКӘ

(Әбдерәхим кода әкияте)

ЧИКЕРТКӘ

(Әбдерәхим кода әкияте)

Әмирхан Еники

Дәвамы. Башы.

– Алай, бик зур казалы булгансыз икән, Ходай ахырын хәерле итсен! Үтенечегезне кире кага алмыйм, кардәшләр, ачып карыйк, Хак Тәгалә әшкәртсә, изге китап алдамас, – ди дә ишан, өелеп торган китаплар арасыннан бер яшел тышлысын тартып ала. Аннары, әгузе-бисмилласын әйтеп, урта бер җиреннән ача да авыз эченнән генә мөгрәнеп укырга тотына. Әзрәк укыгач, тегеләрдән сорый: 

– Атыгызның берсе – тимер күк, икенчесе кызыл туры идеме? 

– Шулай, тәкъсир, бик дөрес, тимер күк белән кызыл туры! – диләр кәрванчылар, өметләнеп. 

Ишан хәзрәт тагын китапка бөгелә, озак кына селкенә-селкенә укый, тынып күзләрен йомып тора, аннары тагын укый, ахырдан әйтә боларга: 

– Изге китап миңа шуны ачты: атларыгызны бер угры таң алдыннан урлап киткән. Әмма ләкин көн яктыра башлагач, далада тотылудан куркып, атларны бер сай чокырдагы ялгыз агачка бәйләп калдырган. Угрының нияте караңгы төшкәч яңадан килеп алу булса кирәк... Әгәр дә хәзер генә эзләп барсагыз, атларыгызны мотлака шунда табарсыз. 

– Кай тарафтарак соң ул сай чокыр, тәкъсир? 

– Мәгърип тарафында... Чыккан кояшка аркагыз белән торып туры гына барсагыз, чокырның нәкъ өстенә барып чыгарсыз. 

– Еракмы соң ул чокыр, шуны да әйтсәгезче, тәкъсир! 

Чикерткә, ишетмәгәнгә салышып, бераз уйга кала: нәрсә дип әйтте әле хәлфә абзый? Әллә сигез, әллә унсигез чакрым диде инде шунда, мөртәт?.. Хәер, кем үлчәгән аны? Җитәр, китсеннәр тизрәк! 
Тамак кыргалаган була да әйтә тегеләргә: 

– Хәерле сәфәр сезгә, мосафирлар! Хак Тәгалә башка бәла-казадан сакласын, амин! 

– Рәхмәт, тәкъсир, бик зур рәхмәт!.. Шулай була гына күрсен!.. Тик без әлеге ни... чокыр турында... 

– Кызу чапсагыз, тиз барып җитәрсез! – ди ишан, шактый дорфа итеп һәм ашыгып тәсбихның «хөрмәләрен» тарта башлый. 

Тегеләр, бердән авып, маңгайларын келәмгә тидереп алалар, сузылышып ишан хәзрәтнең алдына алтын тәңкәләрен салалар, шуннан соң Чикерткәгә ияреп дога кылалар да, бик мәмнүн кыяфәттә чатырдан чыгып, ашыга-ашыга кәрваннарына китеп баралар. Ә бераздан инде өч-дүрт җайдакның «мәгърип тарафына» чаптырып киткәнен хәлфә дә, Чикерткә дә күреп калалар. 

Атларны табып кайтканнан соң, кәрван шул ук көнне күл буеннан кузгалып, үз юлы белән китеп тә бара. Бер-бер артлы тезелешкән дөяләрнең ике яклап салындырган йөкләре белән чайкала-чайкала салмак кына атлап барулары тигез далада әле шактый озак күренеп тора. 

...Атларны табып биргән «могҗизадан» соң калкулык өстендәге чатыр эчендә утыр­ган яшь «ишан хәзрәтнең» даны бик тиз тирә-якка тарала: менә кайда икән ул изге зат!.. Менә кемдә икән ул хикмәт!.. Вай-вай-вай!.. Аның өчен яшерен бер нәрсә дә юк икән ләбаса!.. Алла Тәгалә үзе аңа барысын да әшкәртеп кенә тора икән шул! 

Хәзер инде күл буеннан узучы кәрваннар чатыр турысына җиткәч туктамыйча калмыйлар. Мал хуҗалары, ялчылар, кәрван озатучылар – һәммәсе тезелешеп калкулыкка менәләр, берәмләп кенә чатыр эченә кереп, лып итеп тезләнәләр, мүкәйләп барып Чикерткәнең «мөбарәк» кулын үбәләр, учларындагы алтын яки көмеш тәңкәләрен тәбәнәк өстәлгә салалар. Ишанның, бөгелеп утыра торгач, авыр чалмадан нечкә муены арып бетә, дога кыла-кыла авызы кибә, куллары тала. Вакыт-вакыт аның хәтта ­сикереп торасы, тәбәнәк өстәлне тибеп очырасы, чалмасын сүтеп ыргытасы, ә бу «аңгыра сарыкларны» выжлатып куып чыгарасы да килеп китә. Әмма... хәлфә уяу, хәлфәнең күмердәй кара мут күзләре көйдереп алырга гына тора. 

Ә көннәрдән беркөнне күл буена баштанаяк коралланган биш-алты җайдак килеп чыга. Калкулык өстендәге чатырны күрү белән, атларын тизрәк шунда таба боралар. Бу вакытта хәлфә тышта була. Чаптырып килгән кораллы кешеләрне күреп, ул «талаучылар түгелме икән?» дип шактый шүрләп тә кала. Ләкин килеп җиткән җайдаклардан берсенең бик зиннәтле киемнәрдән булуын күргәч кенә азрак тынычлана. 

Җайдакларның әнә шул шәп киенгәне ат өстеннән төшмичә генә сәлам бирә, хәлфә исә кул кушырып аның сәламен ала. 

– Әйтегезче, изге ишанның чатыры шушы буламы? – дип сорый сәлам бирүче. 

– Ийе, ишан хәзрәтләрнең изге гыйбадәт урыны шушы була, – ди хәлфә. – Кем дип белик сезне, хөрмәтле юлчылар, кайсы илләрдән киләсез? 

– Без фәлән патшалыктан илчеләр булып килдек, – ди юлчы. – Безгә ишан хәзрәтләрнең үзен күрү кирәк, хозурына керергә рөхсәт итегез. 

– Гозерегез ни соң? – дип сорый хәлфә, сак кына. 

– Без олуг падишаһыбыз­ның сәламен ишан хәзрәтләренә тапшырырга һәм мөбарәк затны үзебез белән алып китәргә тиешбез. 

– Алай икән, – ди хәлфә, уйланып. – Ни өчен мөбарәк затны урыныннан кузгатырга телисез, әгәр белергә мөмкин булса? 

– Падишаһыбызның әмере шулай... Хафа булмагыз, ишан хәзрәтләренең иминлеген саклаячакбыз, ә барып җиткән сарайда аңа тиешле кадер-хөрмәт күрсәтеләчәк. 

– Яхшы, алайса, мин кереп ишан хәзрәтләренә бу мөһим хәбәрне җиткерим. Соңра сезне чакырырмын. Моңа кәефегез кырылмасын, чөнки ишан хәзрәтләре һәрдаим изге гыйбадәттә утыра һәм, алдан хәбәр итмичә, һичбер кемсәне кабул итми. 

Шулай ди дә хәлфә, илчегә түбәнчелек белән баш иеп, чатыр эченә кереп китә. Кергәч, Чикерткә янына тезләнеп, аның колагына шыпырт кына әйтә: 

– Бәхетең бар икән, шәкерт!.. Ерак патшалыктан сине алып китәр өчен илчеләр килде. 

– Нинди, кайсы патшалыктан? – ди Чикерткә, сискәнеп. – Юк, мин беркая да бармыйм, минем үзебезнең Тәпәрешкә кайтасым килә. 

Ул инде кайнар яшьләрен агызып елый да башлый. Хәлфәнең моңа бик тә ачуы килә: 

– Бу ниткән эш тагын?!. Син хәсискә патша кадәр патшадан махсус илчеләр чакыра килгәндә, бармыйм дип, авызыңны бияләйдәй җәеп шыңшып елап торасың. Юк, барырсың!.. Хәерче татар авылына кайтырга кайчан да өлгерербез.... Бел аны, бу чакыру тикмәгә генә түгел, димәк, син сасыкның даны чит мәмләкәткә дә барып җиткән дигән сүз. Ходай кушып, патшаның да ышанычын казана алсак, беләсеңме, муеныбыздан дәүләткә батачакбыз... Я, җитәр! Яшьләреңне сөрт, борыныңны тартма!.. Хәзер илчене кертәм. Төзек кенә утыр. Ишанча... Күп сөйләмә, җавабыңны уйлап кына бир... Падишаһе әгъзам хәзрәтләренең чакыруын кире кага алмыйм диген... Менә шул... Кара аны!.. 

Хәлфә Чикерткәнең чалмасын төзәтеп, тәсбихын кулына тоттыра да ашыгып чыгып китә. 
Ул да булмый, чатырга зиннәтле киемнәре өстеннән кәк­ре кылыч таккан илче кыю гына килеп керә. Сәлам бирә, туп-туры ишан алдына барып тезләнә, кул күтәреп, бер дога кылалар. Шуннан соң илче, вәкарьлеген саклаган хәлдә, үзенең кайсы илдән, кем булуын әйтеп, патша хәзрәтләренең сәламен тапшырып, нинди максат белән килүен аңлатып бирә. Бик йончыган кыяфәттә бөрешеп кенә утырган «ишан», әкрен-сүлпән генә: 

– Падишаһыгыз хәзрәтләренә безгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт инде, – ди, – Аллаһы Тәгалә үзенә һәм дәүләтенә иминлек китерсен, амин!.. Әмма аның безләргә гозере нидән гыйбарәт соң? 

– Падишабыз хәзрәтләре хозурына баргач, ул үзе сезгә гозерен бәян кылыр, – ди илче, – безләргә исә сезне алып килү вазифасы гына йөкләтелде. 

Ишан хәзрәтләре башын иеп, тәсбихын тартып, озак кына уйланып утыра, тик шуннан соң гына болай дип җавап бирә: 

– Мин фани дөнья ыгы-зыгысыннан, ахирәтен оныткан бәндәләрдән читкә китеп, бары изге гыйбадәттә утыручы, Алланың бер зәгыйфь колымын, бернинди сәбәп белән дә мин бу... ни... мәҗбүрән эшемне бүлмәс идем, әмма ерак җирдән махсус кешеләр җибәреп, безгә тәгъзим күрсәткән, безне үзенең солтанатлы хозурына чакырган падишаһе әгъзам хәзрәтләренең үтенечен кире кагарга җөрьәт итә алмыйм. Әлхасил, кадерле илче, мин, Аллага тапшырып, сезнең белән озын сәфәргә чыгарга ризалыгымны белдерәм. Инде, бер фатиха кылып, мөридемә тиешле боерыкларны бирергә рөхсәт итегез!.. 

Сүзен шулай тәмам иткәннән соң, ишан хәзрәтләре кулын күтәрә, күзләрен йомган килеш, озын итеп бер дога кыла. Илче дә, ишан хәзрәтне күндерүдән бик канәгать булып, аңа ияреп дога кыла да, алдына бер янчык алтын тәңкәләр куеп, чатырдан чыгып китә. 

Шунда ук ялт итеп хәлфә керә: 

– Я, ничек булды? 

– Булды инде, сез әйткәнчә булды, хәлфә абзый! – ди Чикерткә, боек кына. 

– Менә бик әйбәт, муладис!.. Җыендык алайса! Ай-һай, мин әйтәм, эшләр кая китте – патша хозурына барабыз гой! 

Тиз генә чатырны сүтәләр, әләмне таягына урыйлар, калын китапларны өеп бәйлиләр, шуннан соң барлык әйберләрен, мендәр-юрганнарын тарантаска чыгарып төйиләр дә, атларын җигеп, әлеге җайдакларга ияреп, озын юлга чыгып та китәләр. Чикерткә өчен бу озын юлның газабы шунда иде ки, ул тарантас өстендә барганда да үзенең изге ишан икәнен бер генә минутка да онытмаска тиеш иде. Шуңа күрә, еш кына, атларны туктатып, су булган җирдә тәһарәт алып, су булмаган җирдә тәяммим генә сугып, биш вакыт намазын калдырмыйча укып барырга мәҗбүр була. Шуның аркасында юл да озаккарак сузыла. 

Чиксез даланы, даладан соң галәмәт эссе ком чүлен үтеп, болар унсигезенче көн дигәндә, ниһаять, ерак патшалыкның пайтәхетенә барып җитәләр. Биек капусыннан керәләр, кәкре-бөкре урамнарыннан узып, чылтырап арыклар аккан бакча эчендәге әллә ни зур да түгел, әмма бик чибәр салынган бер өйнең ишеге төбенә килеп туктыйлар. Бу, патша боерыгы белән, ишан хәзрәтләре өчен махсус әзерләп куелган өй була. 

Чикерткәне тарантастан култыклап кына төшерәләр һәм кыйммәтле келәмнәр, алтын кәндилләр белән зиннәтләнгән шул өй эченә алып керәләр. Монда аны атлас-ефәкләрдән генә киенгән яшь кенә егет-хадимнәр [хезмәтчеләр] каршы алалар. 

Алып кайткан илче ишан хәзрәткә әйтә: 

– Тәкъсир, сез инде бүген шушында тәгам җыеп, авыр, озын юлдан соң әйбәт кенә истирахәт итегез... Падишаһ хәзрәтләре үз вакыты белән сезне хозурына чакыртып алыр, – ди. 

Ул чыгып киткәч тә, чибәр егетләр идәндәге келәмгә табын җәеп, төрле кош итләреннән кыздырылган кәбаблар, алтын-көмеш тәлинкәләрдә әлвән вә әлвән җимешләр, озын муенлы көмеш савытларда затлы шәраблар һәм зур табак белән бик әгъла пешерелгән пылау кертеп куялар. Чикерткә белән хәлфә бу сый-нигъмәтләргә исләре китсә дә, тыштан артык сиздермичә, ефәк мендәрләр өстенә утырып, җиңнәрен сызганып, иң элек әгъла пылауны куллары белән ашыкмыйча гына ура башлыйлар. Алар бүре шикелле ачыкканнар иде. Шулай да Чикерткә тыелып кына ашарга мәҗбүр, чөнки ул изге зат, тамак колы булу аңа ярамый – тәнендә җан сакларлык кына ашарга тиеш ул. Ә хәлфәгә ярый, хәлфә ул – гөнаһлы бәндә, шуңа күрә олы табак пылауны берүзе диярлек ялтыратып та куя. 

Пылаудан соң Чикерткә – ширбәт, хәлфә шәраб эчкәләп, җимешләрнең төрлесеннән капкалап бераз хушлангач, теге хадимнәр табынны җыеп алалар да, боларның икесен генә калдырып чыгып китәләр. 

Икәү генә калгач, мендәрләренә таянып, корсакларын угалап бераз ятканнан соң, хәлфә сүз башлый: 

– Хуш, шәкерт, менә төшеңә дә кермәгән оҗмах нигъ­мәтләреннән авыз иттең... Менә ефәк мендәрләр өстендә шәһвәткә бирелеп ятасың... Бу бит синең башыңдагы егерме аршын бәздән ураган чалмаң өчен генә булмаска тиеш... Патша хәзрәтләре, мөгаен, сиңа берәр бик четерекле мәсьәлә йөкләр һәм шуны чишүне таләп итәр. Я, шул чакта син ни эшләрсең, ни дип җавап бирерсең, хәлбуки, яныңда акыл бирергә мин дә булмасам?.. 

– Белмим инде, хәлфә абзый!.. 

– «Белмим» – сүз түгел!.. Патшаның гозерен җавапсыз калдырырга һич тә ярамый, бел шуны! 

– Ярамаса да, нишлим соң? Җавап таба алмасам, «патша хәзрәтләре, мин ишан түгел», диярмен, 

– Әх, син, туң күчән, иштең ишәк чумарын! – дип кызып китә хәлфә. – Алай дисәң бит, сине шунда ук сарайдан чыгарып, беренче очраган тут агачына асып куячаклар... Юк, син ашыкмале сыйракларыңны сузарга, аның өчен генә килмәдек әле без чүлләр кичеп, мин барында онытма әле син, хәшәп!.. Ике колагың белән дә яхшылап тыңла: патша өчен дә син изге ишан булып каласың! Синең эшең Коръән сүзләрен тезү, кул күтәреп дога кылу, фатихаңны бирү – бары шул гына... 

Дәвамы.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading