Әмирхан Еники
Ахыры. Башы.
Моны ишетүгә, патша хәзрәтләре шатлыгыннан хәтта кычкырып җибәрә:
– Ах, тәкъсир, белдең бит, белдең!.. Менә ходаның хикмәте! – Һәм йомарлаган кулын ачып күрсәтә – учында яшел бер... чикерткә!
«Йа Хода, мең шөкер сиңа! – дип куя ишан да, эченнән генә. – Дөньяда чикерткәләрең бер мин генә түгел шул синең!..»
– Синдә икән күрәзәлек, синдә икән зирәклек! – ди патша. – Дөрестән дә бит, мин бу бөҗәкне тотар өчен дүрт тапкыр чүгәләп, дүрт тапкыр учым белән җиргә сугарга мәҗбүр булдым. Инде минем бер шигем дә калмады, тәкъсир, син чын мәгънәсендә изге зат, олы акыл иясе икәнсең!.. Вәгъдә – иман, бүгеннән мин сине үземнең баш вәзирем итәм һәм, өстәвенә, сиңа бердәнбер кызымны да бирәм. Ризамы?
– Рәхмәт, патша абзый! – ди Чикерткә бичара аптыравыннан. – Мин инде сезнең теләккә каршы килә алмыйм. Тик шартым бар.
– Әйтегез, тәкъсир!
– Миңа һәрвакыт итагать белән хезмәт иткән мөридемне миннән аермасагыз иде.
– Теге сезгә ияреп йөргән чандыр, кара хәлфәне әйтәсезме? Бик мут кешегә охшаган ул, әмма акыллы адәм булса кирәк. Ярый, мин риза, үз яныгызда бер хадимегез итеп тотарсыз, ә киләчәктә бәлки аңа берәр төрле дәүләт эше дә бирербез, әгәр бик мутлашып китмәсә...
– Рәхмәт, падишаһ, рәхмәт! Тыныч булыгыз, мин аны үз кулымда нык тотармын.
Шул ук көнне, патшаның боерыгы белән фаэтон җибәреп, хәлфәне сарайга алып та киләләр. Озын кара казаки киеп, кырпу бүреген кырын салган хәлфә, кияү егетедәй, тәңкә тулы сандыгын култык астына кыстырып кына килеп төшә.
Икенче көнне инде патшаның бердәнбер кызын ишан хәзрәтләренә никахлап бирү турында бөтен илгә рәсми хәбәр дә таратыла. Патша сараенда туйга әзерлек башлана. Шәһәрдәге бөтен йортларга бәйрәм флаглары эленә. Күрше дәүләтләрдән ханнар, шаһлар, шаһзадәләр кунак итеп чакырыла. Илдәге бөтен мәшһүр җырчылар һәм уенчылар сарайга җыела.
Никах укыласы көнне халык урамнарга, мәйданнарга агылып чыга. Бөтен җирдә – бәйрәм, шатлык, җыр-музыка... Алар өчен мәйданнарда зур-зур казаннар асыла. Әллә ничә йөз баш куй, тана, тәвәләр суела... Ә сарайдагы туй мәҗлесен инде әйткән дә юк – анда нинди генә кош итләреннән кәбаплар кыздырылмый да, нинди генә зат ашлар, җимешләр, шәраблар табынга куелмый!
Никахтан соң безнең Чикерткә, чалма-чапаннарын салып ташлап, шаһзадәләрчә тоташ ефәктән җиңелчә генә киенеп, дөньяда тиңе булмаган сылулардан-сылу, гүзәлләрдән-гүзәл кыз янына кияү булып керә... Шул керүдән инде ул могътәбәр кунаклар янына бүтән чыкмый да – аның изге ишан да, шайтан да, беркем дә буласы килми, бары тик бәхеткә чумган яшь кияү генә булып каласы килә. Ә шаккатыргыч туй җиде көн, җиде төн дәвам итә. Хәлфә исә, «ишан хәзрәтләренең» бердәнбер якын кешесе буларак, мәҗлеснең иң түрендә утыра һәм үзенең зирәклеге, тапкыр сүзләре белән бик күпләрне авызына каратып та өлгерә. Чит ил кунаклары, исләре китеп: «Һай, бу нугай, кандай адәм бу?..» – диләр. Ә хәлфә, бөеренә таяна биреп: «Безме, без шундый адәм инде. Бөтен җирдә баш вәзир! Эшли дә, ярый да беләбез!» – дип кенә җибәрә.
Туйлар узгач, Чикерткә баш вәзир сыйфатында әкренләп дәүләт эшләрен үтәргә дә керешә. Хәлфә һәрвакыт аның янында була. Әйтергә кирәк, дәүләт эшләрен дә алар акыл белән бик оста йөртәләр. Патшага бик ошыйлар, патша алардан бик канәгать була.
Шул рәвешчә тату-тыныч кына шактый еллар бергә гомер кичерәләр. Ләкин патшаның ир баласы булмый, шул сәбәпле, үзеннән соң илдә патшалык итүне, рәсми фәрман белән, киявенә тапшыра.
Менә көннәрдән бер көнне карт патша, ниһаять, үлеп китә. Гәүдәсен ак мәрмәрдән махсус эшләнгән төрбәгә бик олылап җирлиләр. Илдә бер атналык матәм көннәре игълан ителә. Шуннан соң, әлеге фәрман нигезендә, патшалык итү Чикерткәгә күчә. Тора-бара халык та аны ярата, чөнки кече яшьтән үк нужаны бик нык татыган безнең ятим чикерткә үзен акыллы, гадел һәм миһербанлы патша итеп таныта. Үз урынына исә ул хәлфә абзыен баш вәзир итеп куя. Хәлфә дә инде олаеп бара, шуның өстенә өйләнмичә дә кала (сарайдагы җарияләр белән генә юана), әмма Чикерткәгә шул кадәр ияләшә – аңардан башка инде ул яши дә алмый...
Чикерткәнең биш баласы була, өчесе – малай, икесе – кыз. Хатыны бер дә картаймый. Бик тату, матур, бәхетле яши алар... Озак яшиләр... Инде Чикерткә вафат булганнан соң... Хәер, Чикерткәдән соң ниләр булганын без белмибез. Әкият шуның белән тәмам. Нокта куйдык. Бигайбә. Әкият ары, мин бире, аркасына чи тире!
Кода сөйләп беткәч, мин аңардан сорадым:
– Кемнән ишеткән идегез бу әкиятне?
– Беркемнән дә түгел, үзем... – диде кода, тыйнак кына елмаеп.
– Ничек «үзем»?
– Ну... үзем чыгарган әкият.
– Шулаймыни? – дидем мин, гаҗәпләнүемне бер дә яшермичә.
– Мин дә бит кайчандыр ятим шәкерт идем, – диде кода, акланырга теләгәндәй. – Хәллерәк шәкертләрдән әзрәк өлеш тимәсме дип, кичләрен мәдрәсә идәнендә тезелешеп яткан чакларда мин аларга озын-озын әкиятләр сөйли торган идем... Тамак кайгысы хыялны эшләткән, күрәсең...
– Алай икән... Интересно...
Мин, коданың чал башына карап, бераз уйланып тордым, аннары өйрәнелгән гадәт буенча, әкият турында да нидер әйтергә кирәк таптым. Билгеле, хәзерге заман күзлегеннән карап...
– Макташудан булмасын, кода, әкиятегез кызыклы, хәтта бик кызыклы. Тик менә ахыры әллә ничегрәк. Дөрес түгел кебек, минемчә.
– Нәрсәсе дөрес түгел?
– Сез үзегезнең Чикерткәгезне иң ахырда гына яхшы, гадел патша иткәнсез бит!..
– Нигә, ярамыймыни?
– Ярап бетмәс шул. Беләсезме, бик шәп фәкыйрь дә баегач, бигрәк тә патша булып алгач, еш кына иң алама кешегә әйләнә дә куя... Ә сездә әйләнмәгән. Ни өчен?
– Юк, – диде кода, башын селкеп. – Элек бөтен әкиятләр дә шулай бетә торган иде, ник дисәң, халыкның һәрвакытта да яхшы патша күрәсе килгән.
Һәм ул моның бик күп мисалларын китерде. Кыскасы, ышандырды кода! Әкиятнең бер гаебе дә юк икән монда. Хикмәт исә халыкның өмет-хыялында икән. Бәс, шулай булгач, коданың бу әкиятен дә нәкъ үзе сөйләгәнчә калдырырга туры килә, иптәшләр! Әлеге ни... рациональ орлыгы өчен генә булса да...
1976.
Комментарийлар