16+

ЧИКЕРТКӘ (Әбдерәхим кода әкияте)

Б азарлар таралып, кибетләр һәм кәрханәләр ябылып беткәч, шәһәр дә әкренләп тынгач, ишан йортын эзләп китә угры. Бара-бара, ниһаять, кала читендәге ялгыз йортны барып таба. Дөнья тын, төн караңгы, тик ишан тәрәзәсендә генә ут яна. Угры бик саклык белән, диварга елышып кына шул бердәнбер якты тәрәзәгә килә.

ЧИКЕРТКӘ (Әбдерәхим кода әкияте)

Б азарлар таралып, кибетләр һәм кәрханәләр ябылып беткәч, шәһәр дә әкренләп тынгач, ишан йортын эзләп китә угры. Бара-бара, ниһаять, кала читендәге ялгыз йортны барып таба. Дөнья тын, төн караңгы, тик ишан тәрәзәсендә генә ут яна. Угры бик саклык белән, диварга елышып кына шул бердәнбер якты тәрәзәгә килә.

Дәвамы. 

Ә бу вакытта хәлфә белән Чикерткә дә йоклап ятмыйлар. Берсе – ишек төбендә, икенчесе бүлмәдә төнге кунакны көтәләр.
Угры, диварга сылашып, бүлмә эченә үрелеп кенә карый һәм күрә: бүлмә уртасындагы тәбәнәк өстәл янында чалма-чапан кигән берәү әкрен генә селкенә-селкенә калын китап укып утыра. Ишан хәзрәтләре шушы үзе микәнни инде? Нәкъ шул чакта ишек артыннан хәлфә бер генә тапкыр «эһ-һем» дип тамак кырып куя, ләкин угры моны ишетми. Ә ишан хәзрәт китабыннан башын күтәрмичә нидер мыгырдана башлый, аннары кинәт кенә ­сикереп тора да: «Берсе килде, берсе килде!» – дип кычкырырга тотына.

Угры, моны ишетеп, бөтенләй коелып төшә: «Килгәнемне белде, китабына карап белде! Чукынган да ишан икән!» Ул шунда ук тәрәзә яныннан сыза. Ашыга-ашыга иптәшләре янына кайта да ишеткән-күргәннәрен түкми-чәчми аларга сөйләп бирә. Өч угрының икесе күп уйлап тормыйча, болай булгач, алтыннарны тизрәк илтергә кирәк, барыбер ул безне фаш итәчәк, диләр. Ләкин әлеге хәйләкәре, юк, ашыкмыйк, тагын бер сынап карыйк әле, ди. Ничек итепме?.. Менә икәү барып карыйк, икәүләп килгәнебезне белерме-юкмы?..

Шулай килешеп, угрыларның икесе яңадан ишан йортына китә. Барып җитәләр. Ишан тәрәзәсендә ут яна, ә үзе тәбәнәк өстәл янында һаман китабына төртелеп утыра. Бу юлы инде хәлфә ишек артыннан ике тапкыр әкрен генә тамак кырып куя. Угрылар исә тәрәзәнең ике ягына ышык­ланып, ни булыр икән дип, тын да чыгармыйча карап торалар. Ишан хәзрәт, селкенә-селкенә бераз укыгач, шашынган шикелле кинәт кенә сикереп тора да, кул-аякларын болгап: «Икесе килде! Ике-се!» – дип, бик яман акыра башлый... Угрылар тәрәзә яныннан җил өргәндәй юк булалар. Шактый чапканнан соң болар туктап, үзара сөйләшеп алалар:
– Алай, эш харап икән, ул тилергән ишаннан котылып булмас, хәзер үк патшаның алтыннарын китереп бирергә кирәк, баш кадерлерәк! – диләр.
Әмма кайтып җиткәч, теге хәйләкәр комсызы тагын әйтә: «Нигә алтыннарны илтергә, алтыннар калып торсын, балдакны гына илтик, патшага атасының балдагы кадерлерәк дигән ич ишан үзенең безгә язган хитабында», – ди.

Үзара озак кына тарткалашканнан соң, ахырда балдакны гына илтергә булалар. Бу юлы да ишанны сынап карыйсылары килә – алтыннарны таптырырмы, юкмы ул?

Шул ук төнне өчәүләшеп тагын ишан йортына китәләр. Ә тәрәзәдә һаман ут яна... Килеп җитүләре була, ишан хәзрәт бүлмәсендә котырына да башлый: «Өчесе дә килде. Өчесе дә, өчесе дә!» Ул хәтта кызып китеп, киң ыштан балакларын җилфердәтә-җилфердәтә, чатлы-ботлы биергә дә тотына... Угрылар тәрәзәдән генә балдакны бүлмә уртасына ташлыйлар да, үзләре, тасыр-тосыр чабып, төн эченә кереп югалалар.
Шунда ук тыштан күзләрен елтыратып, хәлфә килеп керә:
– Я, ничек?
Чикерткә учына йомган балдакны ачып күрсәтә:
– Менә... ташлап киттеләр.
– Шәп, бик шәп! – ди хәлфә, кулларын угалап.
– Ә алтыннарны китермәгәннәр, – ди Чикерткә, нәүмизләнеп.
– Алтыннарына төкер! Безгә бусы да җиткән.
– Ә патша таптырса?

– Таптырмас, патшаның болай да алтыны күп... Кая, бир әле монда балдакны. Ай-һай, авыр да икән соң, ләгъ­нәт, ничә мыскал булыр бу?!
Ә Чикерткәнең һаман үз кайгысы:
– Угрыларны фаш итеп булмады бит, хәлфә абзый, патша хозурына баргач, мин нәрсә дип әйтермен?
– Я, еларга тормале, чебеш!.. Мин барын онытма! Патша хәзрәтләрен шаккатырачаксың әле син бу балдак белән!
– Ничек итеп?
– Анысын иртәгә белерсең... Ә хәзер сөтләп, йөземләп бер чәйләп җибәрик, булмаса!

Төн уза, таң ата, Чикерткә ефәк юрган астында йоклап кала, ә хәлфә, балдакны эләктереп, иртән-иртүк патша сараена китеп бара. Сарайның бик зур бакчасы була. Бакчада гаҗәеп агачлар, гаҗәеп гөлләр үсә, түгәрәк күлләр елтырап ята, чылтыр-чылтыр чишмәләр агып тора. Һәм шулай ук анда нинди генә кошлар да булмый!.. Баш бармак хәтлесеннән алып бозау чаклысына кадәр!.. Аларның сайравыннан, кычкыруыннан бөтен бакча гөж килеп тора. Әмма ничек керергә соң бу җәннәттәй бакчага? Хәлфә биек диварлар буйлап йөри-йөри, ләкин бер дә керерлек тишек таба алмый. Ахырда, йөри торгач, дивар астыннан агып чыккан бер арык­ка туры килә. Күп уйлап тормыйча ­сикереп төшә дә, каты агымны ера-­ера, дивар астыннан бакчага кереп тә китә. Кергәч арыктан чыгып, чабуларын сыгып, бер юан агач артына ышыклана да бакчадагы кошларны күзәтә башлый. Күлдә йөзгән кош­лар аңа кирәкми, җирдә йөргәннәре генә кирәк – аларның да тик иң зурлары гына...

Ахырда аның алдына салмак кына атлап, берничә тәвә кошы килеп чыга. Арада берсе, шәрә башлысы, аеруча зур-таза була. Хәлфә теге балдакны кесәсеннән тиз генә чыгарып ипи йомшагына әйбәтләп төрә дә, тәвә кошының алдына ипләп кенә ыргыта. Тәвә кошы аны шунда ук йотып та җибәрә. Хәлфәгә шул гына кирәк тә инде. Яңадан арыкка төшеп, бата-чума дивар астыннан чыга да, уңга-сулга карамыйча, өенә сыптыра.
Ә бу вакытта Чикерткә: «Тагын кая китеп олакты бу хәлфә абзый?» – дип, бүлмәсендә боегып утыра. Әллә ташлап качтымы дип бик борчылып, куркып та куя. Алай дисәң, тәңкә тулы сандыгы менә монда, мендәр астында гына... Алтыннарын ташлап качмас ул кеше!
Чынлап та, бераздан хәлфә үзе дә тирләп-пешеп кайтып керә. Керүе белән үк сорый:

– Сарайдан килмәделәрме әле?
– Юк, күренмиләр...
– Шөкер алайса, кайтып җиттем... Тиздән килерләр, әзер булып тор!
– Мин әзер, тик син генә әллә кайда йөрисең, – ди Чикерткә, үпкәсен белдереп.
– Синең башыңны саклап калыр өчен йөрим, сасык! Бүген патша хозурында җавап тотасың бар, белеп тор!
– Беләм. Тик син миңа балдакны биреп куй.
– Балдак юк.
– Ничек юк? – ди Чикерткә, коты алынып.

– Мин ул балдакны, – ди хәлфә, кара сакалын учлап, – Аллага тапшырып, тәвә кошына йоттырдым.
– Алдыйсың, алдыйсың, – ди Чикерткә, үрсәләнеп. – Яшергәнсең, үзеңә алып калмакчы буласың...
– Үкермә, хәсис!.. Могҗиза бу, аңлыйсыңмы? Изге ишан могҗизасы!.. Балдакны патшага чыгарып тоттырмыйсың, ә изге китап сүзе белән әйтеп бирәсең, атагыздан калган мөһерле балдак тәвә кошының карынында, дисең, төшендеңме инде?
– Ниткән тәвә кошы, кайда соң ул?
– Патшаның сарай бакчасында. Син, Чикерткә, шуны гына бел: балдак кош карынында, вәссәлам!
– Ә ышанмасалар?
– Ышанмасалар – суеп карарлар. Тик шуны онытма, тәвә кошлары анда берничәү.. Шәрә башлысында диген, ягъни мәсәлән, таз башлысында, аңладыңмы?
– Аңладым, – ди Чикерткә, мөгрәнеп кенә.
Ә бераздан ишан хәзрәтләрен алып китәр өчен сарай атлары җигелгән зиннәтле фаэтон килеп тә җитә. Чалма-чапаннарын киеп, әзерләнеп торган ишан хәзрәтләре яшел таягын алып, ашыкмыйча гына фаэтонга чыгып утыра. «Хуш, хәлфә абзый, күрешмәсәк бәхил бул!» – ди Чикерткә, чак еламыйча. «Һи, шәкерт, – ди хәлфә, кәефле генә елмаеп, – бу фаэтон мине дә алырга киләчәк әле, кайгырма!»
Атлар кузгалалар һәм Чикерткәне тибрәндереп кенә алып та китәләр.

Ә бу вакытта патша хәзрәтләре үз тирәсенә бөтен вәзирләрен җыеп, тәхетендә ишанны көтеп утыра. Менә бер заман ишек ачыла һәм, ике сарай хадиме ишан хәзрәтләрен, ике ягыннан култыклап, патша хозурына алып керәләр. Тәхет каршына китереп, кыйммәтле келәм каплаган бер калкурак урынга үзен ипләп кенә утырталар. Ишан хәзрәтләре башта озак кына итеп дога кыла. Башкалар да аңа иярәләр. Шуннан соң патша хәзрәтләре ишан хәзрәтләренә әйтә:
– Тәкъсир, сезгә бирелгән өч көн мөддәт үтеп китте. Шушы вакыт эчендә сез изге китап ачып, минем хәзинәмне талаучыларны фаш итәргә тиеш идегез. Шартын беләсез: я үлем җәзасы, я вәзирлек вазифасы!.. Я, ни әйтәсез?

Чикерткә җавап бирергә ашыкмый, күпмедер вакыт патшаның үзен дә, сүзен дә оныткандай күзләрен йомып, тәсбихын тартып утыра. Аннары кинәт кенә уянгандай башын күтәреп, патшага туп-туры карый да, һич каушау сиздермичә, тыныч кына сөйләп китә:
– Олуг падишаһ, Хак Тәгаләнең әшкәртүе буенча изге китаптан без фәкыйрегезгә шул мәгълүм булды: хәзинәгезне талаган угрылар өчәү булган, ләкин алар урлаган алтыннарын алып чит мәмләкәткә чыгып киткәннәр. Аларны шуннан гына эзләп табарга була... Әмма... (Чикерткә әз генә тынып тора.) Әмма атагыздан мирас булып калган кадерле балдакны табарга мөмкин, ул шушыннан, сарай ихатасыннан чыкмаган.
– Чыкмаган? – ди патша, алга омтылыбрак. – Кайдан табарга соң аны?
– Табуы читен булмас... Изге китап күрсәтүенчә, балдак бакчагыздагы тәвә кошының карынында!
Моны ишеткәч, патша ышанмыйча башын гына селкеп куя.
– Ай-һай, тәкъсир, изге китап сезне алдамый микән?!. Аннары тәвә кош­лары минем бакчамда берәү генә түгел бит, кайсы юньсезнең карынында икән соң ул балдак?

– Таз башлысында! – ди Чикерткә.
– Таз башлы тәвә кошы юк минем бакчамда! – ди патша, ачулана биреп.
– Ягъни мәсәлән, йоны коелган шәрә башлысында, – ди Чикерткә, һаман шулай тыныч кына.
– Андые бар шикелле, – ди патша, ахыр килешеп. – Ләкин әйтегезче, тәкъсир, балдак аның карынына ничек килеп эләккән соң?.. Үзе сарайга кереп, сандыкны ачып йотмагандыр ич?!
Менә бу сорауга хәлфәдән бернинди дә сүз-киңәш булмаган иде. Ни диеп җавап бирергә? Чикерткә, тәсбихын тарткан булып, аз гына уйланып тора да бик гади итеп кенә аңлатып бирә:
– Угрылар, ашыгып бакча аша качканда, балдакны төшереп калдырганнар. Ә тәвә кошы, мәхлук, шуны табып, таш урынына йоткан да җибәргән.
Патша рәхәтләнеп бер көлә, вәзирләр дә тыелып кына көлешеп алалар.
– Ярый, тәкъсир, – ди патша, көлеп туктагач, – сүзләреңнең хаклыгын хәзер белербез!
Шунда ук сарай хадимнәренә шәрә башлы тәвә кошын тотып китерергә һәм үзе алдында суярга да куша.
...Атланып чабарлык таза, мәһабәт кошны патша алдына тотып китерәләр, озын аякларын ныгытып бәйләп кырын яткыралар да, әгузе-бисмилла әйтеп, чалып та җибәрәләр. Аннары эчен ярып карыйлар, һәм менә патшаның күз алдында кош карыныннан әлеге балдак ялтырап килеп чыкмасынмы?! Бу тамашага бөтен сарай әһеле ис-акыллары китеп, тәмам хәйран вә вәйран булып калалар. Күпмедер вакыт бөтенләй телләренә килә алмыйча торалар. Патша хәзрәтләре балдакны кулына алып, авырлыгын белергә теләгәндәй чөеп тә карый, бары шуннан соң гына аягүрә басып, Чикерткәгә әйтә:
– Афәрин, тәкъсир!.. Инде мин сезнең хак ишан булуыгызга тәмам ышандым, – ди.
Ә Чикерткә, һич исе китмәгән бер кыяфәт белән, тәсбихын тарткалап тик кенә утыра бирә.
– Ләкин, тәкъсир, – ди патша, сүзен дәвам итеп, – минем сезнең белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсем килә. Әйдәгез әле, булмаса, бакчага чыгыйк!
Патша тәхетеннән төшә, ишан урыныннан тора, башкалар барысы да аларга баш иеп калалар.
Бакчага чыккач, патша ишанны үзе дусларча култыклап, бераз аны-моны сөйләнеп барган була да, аннары кинәт исенә нидер төшкәндәй туктап кала.
– Тәкъсир, сез атлый торыгыз, мин хәзер артыгыздан җитәрмен, – ди ул ишанга.

Ишан моңа шактый гаҗәпләнә калса да, билгеле, атлый тора, ләкин артына борылып карарга курка. Ә арттарак калган патша хәзрәтләре шул арада җиргә чүгәләп нәрсәдер тотарга азаплана. Бер чүгәли, ике чүгәли, учы белән чиргә сугып та алгалый, аннары торып ишанны куып җитә дә, йомарлаган кулын сузып, аңардан сорый:
– Я, тәкъсир, әйтеп бирегез әле, минем шушы кулымда нәрсә?
Ишан ни әйтергә дә белмичә аптырап тора, ә патша аны отыры кыс­тый да кыстый:
– Я, әйтегез әйт! Сез изге зат икәнсез, белергә тиешсез. Я, нәрсә минем учымда?
Ниһаять, ишан хәзрәтләре аңлап ала: бу – сынау, патша хәзрәтләре тагын бер мәртәбә аны сынап карамакчы икән!.. Ләкин нәрсә әйтә алсын ул, патшаның учына нәрсә йомганын каян белсен? Хәлфә абзые да юк бит янында! Менә кайчан килеп җитте «изге ишан»ның соңгы сәгате! Килә икән шул, күпме генә хитрит итсәң дә, барыбер килә икән!.. Беткән баш беткән дигәндәй, малай-ишан ахырда бик ачынып үз-үзенә әйтә:
«Әй, Чикерткә, Чикерткә! Бер ­сикердең – котылдың! Ике сикердең – котылдың! Өч сикердең – анысында да котылдың! Инде менә дүртенчесендә котыла алмадың – тотылдың!» 

Ахыры бар.

Әмирхан Еники

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading