16+

Чипсы суырыр көнгә калмыйк...

Ишеткәч, егылып китмәс өчен тотынып калдым: бүген – 24 август чипсының туган көне икән бит

Чипсы суырыр көнгә калмыйк...

Ишеткәч, егылып китмәс өчен тотынып калдым: бүген – 24 август чипсының туган көне икән бит

Бәрәңге кисәкләрен майда кыздырып ясалган, ризык димәсәң хәтере калыр бер ашамлык ул чипсы. 1963 елның 24 августында Нью Йоркның бер ресторанында кара тәнле пешекче клиентка ярый алмый аптырыганнан соң бәрәңгене бик юка телемнәргә турап, майда кыздырып биргәч, теге көйсез кияүгә бик ошаган. Шуннан бирле көн саен шул ресторанга йөргән.

Уйлап куйдым, ә бәрәңгенең туган көне бармы икән? Аңа бит инде зурлап һәйкәл куярлык. Сугыш чорларында тылдагы бик күпләрне ач үлемнән алып калган бит ул. Хәтта яз башында табылган череге дә.

Читтән кергән ятны бик тиз үз итәбез шул. Холкыбыз шундый. Урамга чыгып карагыз әле, һәрбер үсмернең, яшь кешенең кулында шул чипсы салынган кап. Ниндие генә юк аның: суган, сарымсак, колбаса тәме килеп торганнары. Берне генә кабып карыйм дип тотынасың да, беткәнен сизми дә каласың. Махсус тәмләткечләр тырышлыгы! Ә бит аның файдасынннан күбрәк зыяны, ди табиблар. Кабында да “Е”лар ның төрле саннары мыжгып тора. Химия лабораториясе кебек. Юк, исебез китми, барыбер ашыйбыз. Шаккатарсың, 165 ел буе кешелек шуны кимерә. Тәмле бит! Файдасын-зыянын кем уйлган: агу түгел бит, бәреп екмый. Ләкин шулай да саграк булсак бу чит ил кунагы белән зыян итмәс. Әгәр дә көн саен ашасаң, авырылыгың арта, кан басымың күтәрелә, ашказаның бозыла. Бигрәк тә балаларга зыянлы.

Чипсы кимереп йөреп тугандай кадерле бәрәңгебезне үпкәләтмик тагын дип тә куркып куйдым. Үпкәләттек тә бугай инде. Быел уңышы бик күп түгел диләр. Аллаһ сакласын, шул чипсы гына суырыр көнгә калмыйк тагын.
Алай булмасын дисәк, әйдәгез сентябрьнең бер матур көнен бәрәңге көне итеп билгеләп үтик. “Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле” бәрәңгебез бер көнгә түгел, атнага, айга да бик лаек.

Фото: Анна Арахамия

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading