16+

Чиратны 500 сумга сату бетте

Татарстанда 15 июньнән күп функцияле үзәкләр (МФЦ) гадәти режимда эшли башлый.

Чиратны 500 сумга сату бетте

Татарстанда 15 июньнән күп функцияле үзәкләр (МФЦ) гадәти режимда эшли башлый.

Татарстан Республикасының МФЦ дәүләт учреждениесе директоры Ленара Мозафарова бу хакта 11 июньдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

- Үзбикләнү режимы йомшартылды. Тагын әле МФЦларга электрон рәвештә алдан язылган чиратны “тере” чиратта басып торучыларга сатарга омтылышлар күзәтелә башлаган. Шушы сәбәпләрдән соң, МФЦларны гадәти режимда эшләүгә күчүне сорап республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттем. МФЦларга электрон төстә дә язылып булачак һәм инде “тере” чират белән дә керерергә мөмкин, - диде Ленара Мозафарова.

Татарстан Республикасының дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы яки 8 (843) 222-06-20 телефоны аша МФЦга чиратка алдан язылырга мөмкин. Кеше билгеләнгән вакытына соңга калса, тере чираттагы уздырыла.

- Килмәгән кешене көтеп утырып булмый, кешеләр тере чиратта тора. Килеп җиткәч, электрон чираттагы кеше дә кабул ителә, - дип аңлатма бирде Ленара Мозафарова.

Электрон чиратны 500 сумнан 1500 сумга кадәр бәядә сатарга омтылучылар булган. Ленара Мозафарова әйткәнчә, мондый әдәпсез эшкуарлыкка нокта куелды, тик шулай да кайбер шартларны катгый үтәргә туры киләчәк: МФЦга мөрәҗәгать итүчеләрнең медицина битлегеннән булулары мәҗбүри.

- Республикада МФЦларга көненә 14 мең, ә зур офисларга 1 мең кеше керә. Араларында авырулар да булуы ихтимал бит, - дип, хезмәткәрләренең һәм халыкның сәламәтлеген кайгыртып әйтте җитәкче.

Үзбикләнү режимы вакытында МФЦ 1-12 апрельләрдә, гомүмән, ябылып торган. 13 апрельдән соң электрон чират рәвешендә эшләп, 285,5 мең кеше кабул ителгән.

МФЦда балигъ булмаган яшьтәге кешегә рәсмиләштерелгән күчемсез милек белән эш йөртүгә беренчел рөхсәт бирү, шулай ук пандемия вакытында балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмнәре буенча яңа хезмәт күрсәтүләр гамәлгә куелган.

Ленара Мозафарова аңлатканча, 2020 елда туган сабыйлар өчен Россия Пенсия фонды “Ана капиталы”на сертификатны автомат рәвештә әзерләп кешенең “шәхси кабинеты”на җибәрә. Моның өчен дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында “шәхси кабинетың” булу зарур. Әгәр дә, кемнең “шәхси кабинеты” булмаса, ул инде “Ана капиталы” мәсьәләсендә МФЦга мөрәҗәгать итә.

Казанда МФЦ хезмәткәрләрен өйгә дә чакыртырга мөмкин. Әмма бу төр хезмәт күрсәтү түләүле-1114 сум. Әзер документны өйгә китертсәң 650 сум түлисең.

- Үзбикләнү режимы чорында Казанда 157 кеше хезмәткәрләрне өйләренә чакыртты. Инвалидларга һәм ветераннарга түләү ташламалары каралган. МФЦ хезмәткәрен өйгә чакырту мөмкинлеге озакламыйча Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә гамәлгә кертеләчәк, - диде Ленара Мозафарова.

МФЦда машина йөртү таныклыгына бушлай фоторәсемгә төшәргә була, “Мои документы” офисларының күпчелегендә хәзер паспортка һәм башка документларга да фотога төшәргә була.

- Коронавирус сәбәбендә, “Үлемсез полк” акциясе 9 майда үткәрелмәгәнлектән, сугыш ветераннарының фоторәсемнәрен ясаттырып алу сүрелә төшкән иде. Фронтовиклар фотоларын хәзер дә МФЦда бушлай ясатып алырга була, - диде Ленара Мозафарова.

Россия Федерациясе Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр мәсьәләсендә 1 июльгә билгеләнгән тавыш бирүдә “мобиль сайлаучы” механизмыннан файдалану мөмкинлеге тудырылган. Яшәү урынында үзегезгә җайлы сайлау участогын билгеләү турында 21 июньгә 14.00 сәгатькә кадәр гариза тапшырырга була.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading