— Бавырсак пешерүнең әллә ни сере дә юк кебек, тик аны уңдыру өчен камырын да шартына китерергә кирәк, - ди оста. – Үзем дә башкаларның өйләренә барып өйрәндем.
Роза апа бавырсак пешерү рецепты белән дә уртаклашты, аны газета укучыларга да тәкъдим итәбез.
— Мин, гадәттә, камырны 10 йомыркага изәм. Туң йомыркаларны изрәтеп бераз тоз, аш содасы, камыр күперткеч (разрыхлитель) салып, миксер белән, күпергәнче бутыйбыз, - ди Роза апа. – Элегрәк мондый техникалар юк иде, кашык белән туглый идем. Камырны йомшак итеп басып, кисәкләргә бүлеп, тасмалар ясыйбыз һәм кисәбез. Камырда он калмасын өчен, бу кисәкләрне иләккә салып, җилпеп алам. Бу арада тирән табага күп итеп үсемлек мае өстибез, газ миченә тыгып, 200 градуска кадәр кыздырабыз. Кызган майга камырны салып, духовканы ябабыз. Берничә тапкыр бутап алабыз. Мичне еш ачарга ярамый. Пешкән бавырсакларны, баллы ширбәт белән катырабыз.
Роза апа гомере буе авыр хезмәт башкара, колхозда 10 ел дуңгыз фермасында эши. Бу вакытта бар да кул көче белән башкарылган. Соңрак сарыклар, таналар да караган, гектарлап чөгендер эшкәртү дә эләккән бу буын халкына.
Комментарийлар