Хыянәт турында күп язалар, аның сәбәпләре байтак, белгечләрнең бу турыда хезмәтләрен бергә өеп куйсаң һәм шуларны укып чыга калсаң, һичшиксез, берәүнең дә хыянәт итәсе килмәс, дөресрәге – алай йөрергә вакыты да калмас иде.
Әмма, гадәттә, проблема килеп туганчы түгел, авыз пешкәч кенә укыган була адәм баласы, ә эш инде эшләнеп өлгерә. Белемнәрнең сай булуы бөтенесенә сәбәпче дә инде.
Тормышта очрый торган гади генә бер мисал. Хатыны иптәш кызыннан пирог рецепты алып кайтып, аны өендә пешереп карый. Әлбәттә, аның ире янында уңган-булган итеп күренәсе килә. Әлеге пирогны әллә ниләр кыландырып тәмле итеп пешереп, ирен сыйлый: «Йә, ничек, тәмлеме?» «Ярый, бара», – дип җавап бирә ире, әйтерсең лә пластилин чәйни, бер кисәкне йотып бетергәнче икенчесенә үрелеп. «И, минекеннән берәр матур сүз ишетергә юк инде ул», дип уйлый хатын, үртәлеп. Ул бит күпме тырышты... Ә иргә телеңне йотарлык пирог ашатсаң да, аның хатынының өстендәге алама халатка ачуы килә. «Тапкан кияр нәрсә, урамга чыкканда, эшкә барганда гел матур киенә, ясана, бизәнә, ә өйдә җен карчыгы кебек йөри», дип фикер йөртә тезе чыккан трико кигән ир. Кыскасы, икесенең дә кәефе юк, мөнәсәбәт салкын. Хатыны кулинарлык осталыгын арттыру өстенә, өс-башына да игътибар итсә, пирогы пешәр-пешмәс булса да тәмлерәк тоелыр иде бәлки?
Иртән хатын эшкә китәргә җыена, ишек төбендә пеләш башлы күрше очрый. «Ай-яй, Сәримә ханым, сез бигрәк тә чибәр бүген, – дип комплимент әйтеп куя пеләш Газиз. – Иртән сезне күрсәм, көне буе күтәренке кәеф белән йөрим». «Әй лә инде, Газиз Таһирович, сөйли беләсез инде...» – Сәримә үзе шулай дигән була, үзе металл өстендәге керамик тешләрен елтыратып елмая. Ул хәзер биек үкчәләре белән шак-шок басып ишегалдыннан чыгып киткәнче, машинасының тәрәзәсен ышкыган булып, аның артыннан пеләш Газиз карап торачак! Моны Сәримә белә, аның карашын тоеп атлый, биек үкчәләр белән тагын да ныграк шакылдатып басып. Пеләш булса ни, аның каравы, ул хатын-кызга игътибарлы, матур сүзләр әйтә белә!
Ә кич белән ул бухгалтер Валядан алган рецепт буенча тагын бер яңа пирог пешерәчәк һәм иренә ашатачак. Тезе чыккан триколысы мышный-мышный ашаячак һәм яратып кына үбеп тә алмаячак, алама халатлысы исә аякларын бөкләп диванга менеп утырып, иртән күрше Газизнең матур сүзләрен искә төшерәчәк...
Бераздан ире командировкага китәчәк, ә Сәримә тагын яңа төрле пирог пешерәчәк. Бу юлы секретарь кызның интернеттан казып чыгарган рецепты буенча. Пирог әрәм булмасын өчен, ул аның яртысын күрше Газизгә кертеп бирәчәк. Комплиментларны кызганмый Газиз... Сез әллә нәрсә уйламагыз тагын, ул бит болай гына, күршесен пирог белән сыйлыйсы килгәнгә генә. Күрше бит, терәлеп торган Газиз Таһирович! Ул аннары атна буе пирогны мактап сөйләячәк, Сәримәнең парфюмыннан башлары әйләнеп китүен дә, прическасының килешле булуын да әйтәчәк, туфлиләрен дә игътибарсыз калдырмаячак.
Акыллы да кеше инде бу Газиз Таһирович, хатын-кыз алдында бурычлы булып калмаячак – Сәримәгә эшкә чаклы илтеп куярга тәкъдим ясаячак. Икенче көнне эшеннән ала кайтачак, чөнки аның бүген күрше хатын эшләгән җирдә йомышы булган икән. Туры килеп торуын кара син! Аннары ресторанга чакырачак. Ә аннан соң алар сөяркәләр булып китәчәкләр. Ә аннары... Аннан соң ничек буласын һәркем үзе дә уйлап бетерә ала. Йә теге пеләш Газиз Сәримәне вакытлыча файдаланып, пирогларының тәме бетә башлагач ташлаячак, йә Сәримә ирен ташлап китеп, тезе чыккан бер триконы икенчесенә алмаштырачак. Ләкин бернәрсә дә элеккечә булмаячак инде.
Хатын-кызлар бу очракта ирне гаепләр, алар хатынына игътибар итәргә, аның пирогларын мактарга тиеш, диярләр. Хатын-кызлар ир-атларга караганда алты тапкыр күбрәк сиземлерәк һәм аларга комплиментлар алты тапкыр күбрәк әйтелергә тиеш, имеш. Ире әйтми икән, ул мактау сүзләрен башка берәү яудырачак – моңа шикләнәсе юк, чөнки бушлык һәрчак тулып торачак. Ә хатын-кыз бу очракта нишләргә тиеш? Ирен битәрләп, күршесен мактарга тотынса – бу бернинди дә уңай нәтиҗәгә китермәячәк, күрше Газизнең бер-ике тешеннән колак кагуы гына бар. Ә акыллы хатын-кыз ире белән җайлап сөйләшкәндә, нәтиҗәсе бөтенләй башкача булыр иде, иренең нинди булуы күп очракта хатын-кызның үзеннән тора. Яшәп арган кешеләр шулайрак акыл сата. Теге алама халаттан да арына белү кирәктер, ир-атларга мәхәббәт ашказаны аша гына иңми, алар күз белән дә ярата. Кайчагында чишенә белү дә мөнәсәбәтләрне коткарып кала ала, үз ирең алдында чишенәсең бит, шома башлы күрше Газиз алдында түгел.
Комментарийлар