16+

Чишмә суы сихәт бирә

Өйләргә су краннан килсә дә, күпләр чишмә суын эчәргә тырыша. Авылларда гына түгел, хәтта шәһәр җирендә дә инештән су алып кайтып эчүчеләр җитәрлек.

Өйләргә су краннан килсә дә, күпләр чишмә суын эчәргә тырыша. Авылларда гына түгел, хәтта шәһәр җирендә дә инештән су алып кайтып эчүчеләр җитәрлек.

Су чыганакларын чистартып, карап тормасаң, чишмәләр кибә. Быел бу проблема аеруча сизелде. Яз көне күп сулыклар корыды. Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылы чишмәләрен халык үзе карый.

Бу авылга үзебезнең дә редакция хезмәткәрләре белән кайтканыбыз бар. Ул чакта халыкның бердәм, тату яшәвенә сөенеп килгән идек. Авыл уртасында, уртак тырышлыклары белән, зур гына «Чәй йорты» төзеп куйганнар алар, мәчетне төзекләндергәннәр. Хәтта Кече Шырданда гына җитештерелә торган экологик яктан чиста, сыйфатлы ризык­ларны үз брендлары белән чыгара башлаганнар. Шырдан эко-продукциясен туристларга да тәкъдим итәләр. Гомумән, авылга кунакларны күбрәк җәлеп итәргә исәпләре. Чөнки авылда карарлык, өйрәнерлек мәгълүмат җитәрлек. Кече Шырдан авылының тарихы Болгар чорларына ук барып тоташа. Авыл кырыендагы изгеләр зиратында XIV-XV йөзгә караган каберлекләр дә бар. Ул Татарстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Кече Шырдан – галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы. Юллар салынган. Дөрес, авылда кеше саны азрак, 100гә дә тулмый. Эш тә юк, клублары да агач, мичкә утын ягып җылыталар. Ләкин ничек кенә булмасын, авылның киләчәге өметле. Халыкның күбесе үз эшен ачкан, терлекчеләр, умартачылар бар. Күпләр күрше авылга барып эшли. «Акведук» оешмасы җитәкчесе, шушы авылда туып-үскән Асия Гобәйдуллина кулыннан килгәнчә ярдәм итеп тора. Әле менә Сабан туена да авылдашларына бүләк әзерли. Сабантуй мәйданына бик матур чатыр салдыра. Эссе, яңгыр булса, кешеләр шуннан утырып та бәйрәмне күзәтә алачак.

Авылдагы чишмәләргә килгәндә, аларның тарихын Каюм Насыйри да өйрәнгән. Авылда Каюм чишмәсе дә булган дип сөйлиләр. Каюм бабай коесы әле дә саклана. Халык чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Өйдә кер юу машиналары булса да, керне чишмәдә чайкаучылар бар, шыр­данлылар чишмә суын яратып эчә. Олы Шырдан белән Кече Шырдан арасындагы Әхми чишмәсе авырулардан сихәт бирә дигән ышану да яши. Аның суының салкынлыгыннан теш­ләр камаша, диләр. Бу чишмәне Әхми карт карап торганга шундый исем белән аталган. Хәзер Әхми карт гүр иясе. Шөкер, бу изге эшне дәвам иттерүчеләр бар. Сабан туе мәйданындагы чишмәләрне Кече Шырданда ел әйләнәсе авылдашлары Ринат Шакиров карап тора. Чишмә буйларындагы үләннәрне чаба. Суга килүчеләрне каршы ала, чишмә юлын да киңәйтеп куйган. Авыл халкы аңа ихластан рәхмәт әйтә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading