Ике-өч атнага бер авылга кайтабыз да күпләребез: «Эх, рәхәт тә соң, авылга гына кайтыр идем», – дип хыяллана башлыйбыз, әмма беребез дә кайтмый. Ә Марат Минһаҗев исә хыялланып тормаган, тоткан да киткән авылына.
...Моннан берничә ел элек туган авылындагы бакчалары артындагы чишмәне чистартып мәш килгән иде ул. Тырышты-тырмашты, әмма үзенекен итте. Чишмәне чистартып кына калмыйча, 900 метрлык шланганы җир астыннан уздырып, суны йортлары каршына да чыгарды Марат. Хәзер ярты авыл шуннан су ала. Аннары бер төркем егетләр белән берләшеп, Күлбаш авылын тәртипкә китерә башладылар. Тулысынча диярлек мәчетне төзекләндерделәр, манарасын яңарттылар. Бу эшләрне алар ял көннәрендә – Казандагы эшләреннән бушаган арада башкаралар. Көннәрнең берендә исә авыл активистлары 33 яшьлек егеткә, элеккечә әйтсәк, сельсовет рәисе булырга тәкъдим ясыйлар. Ахыр чиктә ризалаша ул.
– Яшермим, шактый уйландым. Сәер кешедер инде мин. Шәп кенә эшемне калдырып, авылга кайтып киттем. Өч көнлек дөньяда яшибез бит, бүген бар без, иртәгесе көнне Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Бакча артындагы чишмәне дә үземнән соң нәрсәдер калдырырга кирәк дип эшләдем. Чишмә суының изгелеге, чисталыгы, файдасы әйтеп бетергесез, – дип уртаклаша авылга кайтып китүе турында Марат Ринат улы.
Узган ял көннәрендә Яшел Үзән районы Олы Карагуҗа авылында, җирле үзидарә көне буларак, милли бәйрәмебезне оештыра алар. Җирле үзидарә биш авылны берләштерә: Олы һәм Кече Карагуҗа, Күлбаш, Кече Күлбаш (Синтәк) һәм Чирүчи. Якын арада шушы тирәдәге ике коттедж бистәсе дә өстәләчәк. Соңгы елларда Сабан туйлары биредә сирәк уздырылган.
– Егетләргә, танышларга бәйрәм ясарга тәкъдим иткәч тә, бишкуллап риза булдылар. Ярдәм итүчеләр табылды, Аллага шөкер. Кемдер – акча белән, кемдер бүләк яисә материаллар белән булышты. Берничә максатны күзалдында тотып эш иттек. Беренчедән, татар авылында милли бәйрәмебез уздырылмый икән, ул инде мари яки чуваш авылларыннан әллә ни аерылмаячак, миллилеген югалтачак. Икенчедән, халыкны җыясы, аралаштырасы, берләштерәсе, өеннән чыгарасы килә. Интернет, телевидениегә бирелеп, авыл кешесе өйдә утыра бит хәзер, минем шуларны урамга чыгарасым килә. Фәрит Шәйхетдинов, Ленар һәм Илгиз Гайнуллиннар, Илшат һәм Илмир Камалиевлар, Фирдүс Зәйнуллин кебек данлыклы батырларны биргән авылда милли бәйрәмебез узмаса, шулай ук бик сәер булыр иде, – ди Марат бәйрәм уздыру нияте хакында.
Сүз уңаеннан, милли көрәш ярышларында катнашу өчен Яшел Үзән, Биектау районнарыннан, хәтта Казаннан да шактый көчле көрәшчеләр җыелган иде. Карагуҗаның батырлар төбәге икәнен раслау миссиясе исә әтисе шушы авылдан булган Рөстәм Зәйнуллинга татыды. Миңгәр Сабан туенда узган дөнья чемпионатының абсолют батыры Фирдүс Зәйнуллин энекәше өчен читтән генә җан атып торды. Рөстәм, афәрин, тәкәне карагуҗалыларда калдырды.
Мин исә Марат Ринат улыннан авылның Казанга якынлыгы, уңай һәм тискәре яклары турында сорашам:
– Башкалага якынлыкның начар ягын күрмим мин. Читтә булган салалар ныграк таркала кебек, чөнки авыл кешесе калага киттеме, ул анда төпләнә дә туган ягына бәйрәмнәргә генә кайта. Безнең авылларга исә олысы да, яше дә атна саен кайта. Шуның өстенә Казан тирәсендәге зур предприятиеләрдән вахта методы белән автобуслар һәрдаим йөреп тора. Кеше иртән тукталышка чыгып баса, автобуска утырып китә, эшләп кайта. Әйбәт кенә акча да эшлиләр.
Аның фикерен тумышы белән шушы җирлектән булган, Күлбаш кызы танылган радио алып баручысы Ризәлә Исмәгыйлева дә куәтли: «Атна саен диярлек туган ягыма кайтам. Казанга якын булуның безгә дә, әти-әниләргә дә файдалы яклары күп аның. Дөрес, калага якынлык авылларның шәһәрләшүенә дә китерергә мөмкин, әйтик, рус сүзләре-сөйләме дә, модасы да бирегә бик тиз керә. Әмма безнең авылларда татарлык, Аллага шөкер, бик көчле».
Татарлык дигәннән, Марат әфәнде үзе дә гаять милли җанлы егет. Заманында татар дискотекалары активисты була. Тормыш иптәше Лилия белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Зур улы Ислам Казанның 2нче гимназиясендә укый, кече уллары Әмирханга да татар бакчасы эзләп таптылар.
– Мин чын күңелдән авылларыбызның чәчәк атуын телим. Кызганыч, күпчелек басуларда чүп үләне үсеп утыра, шуңа күңелем елый. Җирлектә әлегә ике генә КФХ бар. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр акрын гына булса да күтәрелеп киләләр, тагын ике-өч шундый хуҗалык оешса, авыл гөр итеп күтәрелеп китәр иде. Эшлим дигән кеше бар, эшләтергә кешесе аз әлегә. Әйе, отышлы өлкә түгел шул, трактор гына алам дисәң дә, 5-6 млн сум акча кирәк бит.
Марат Минһаҗев үзе аралашучан, кеше белән уртак телне тиз таба. Әнә, очраклы гына, әти-әниләре шушы төбәктән булган Дәүләт Советы депутаты белән танышкан әле. Тегесе (исемен әйтеп тормыйбыз, чөнки үзен бик күрсәтәсе килми икән) шунда ук авылга төрлечә ярдәм күрсәтә башлаган, шушы бәйрәмне уздыруга да үзеннән саллы өлеш керткән.
Ә бәйрәм, чыннан да, күңелле узды. Мәйданны тутырып килгән халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, ял итте һәм... аралашты. Маратның бер хыялы чынга ашты – авыл кешеләре өйләреннән чыкты.
Комментарийлар
0
0
Молодец Марат
0
0