Шәһри Казан

10 июль 2019 яңалыклары

  • 10 июль 2019 - 17:26
    РОСКОМНАДЗОР кисәтә!
    «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, «Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
  • 10 июль 2019 - 17:03
    Сәдака Аллаһ ризалыгы өчен бирелә
    Бездә кайберәүләр, сәдака биргәч, ул мәчет кенәгәсенә язылганмы-юкмы икәнне тикшереп йөриләр. Сәдаканы язуга керсен өчен түгел, Аллаһының рәхмәте өчен бирәләрдер бит? И.Гарифуллин, Киров өлкәсе, Уржум шәһәре.
  • 10 июль 2019 - 16:48
    Луиза Хәйруллинаның ире бүген «Пусть говорят» тапшыруында акча урлаулары турында сөйләячәк
    Банктан 20 млн сумнан артык акча урлауда гаепләнгән Луиза Хәйруллинаның ире Маратны Уфа аэропортында тоткарлаганнар.
  • 10 июль 2019 - 15:20
    Фацелия кырында булдыгызмы әле?
    Лаеш районының Сокуры авылы янындагы фацелия кырында фотога төшеп өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз. Берәр атнадан чабып алачаклар икән аны. Хәер, анда фотога төшмәгән кеше калдымы икән әле. Инстаграм кырында шәмәхә төстәге фацелия чәчәген кочаклап утыручыларга гел «абынып китәргә» туры килә. Социаль челтәрләрдә фотографлар халыкны фацелия кырында фотосессия ясарга чакыра.
  • 10 июль 2019 - 15:09
    Татарстанда әле 2043 елга кадәр шакылдыйбыз
    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру һәм эксплуатация идарәсе җитәкчесе Айрат Галләмов быелгы пландагы эшләр белән таныштырды.
  • 10 июль 2019 - 14:50
    Әлки районында яшәүче Фурасьевларның җиденче балалары туган
    Әлки районында яшәүче Наилә һәм Александр Фурасьевларның җиденче балалары туган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
  • 10 июль 2019 - 14:30
    Бүген Татарстанда 50гә якын авылда беркем дә яшәми
    Бүгенге көндә Татарстандагы 50гә якын авылда беркем дә яшәми. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр иткән.
  • 10 июль 2019 - 14:18
    «2017-2020 елларга Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча конкурс игълан ителә
    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу конкурсының 2 этабы турында игълан итә.
  • 10 июль 2019 - 14:04
    Субсидия кайчан булыр?
    Хуҗалыкларда савым сыеры тотучыларга субсидия кайчан бирелер икән? Шул акчага печән сатып алыр идек. Субсидияне март аенда ук бирәләр дип ишеткән идек, безгә һаман килеп җитмәде. Рания Зәйнуллина, Кама Тамагы.
  • 10 июль 2019 - 13:50
    Башкортстанда яшәүче Миңнеҗиһан Әкбаровага 105 яшь тулган
    Башкортстанда яшәүче Миңнеҗиһан Әкбарова бу көннәрдә 105 яшен тутырган, дип яза «Кызыл таң».
  • 10 июль 2019 - 12:42
    Казан 2020 елда хайдайвинг буенча дөнья Кубогын кабул итә
    РИА Новости, Вероника Гибадиева. Казань примет Кубок мира по хайдайвингу в 2020 году, сообщил РИА Новости член бюро Международной федерации плавания (FINA) Владимир Сальников.
  • 10 июль 2019 - 11:40
    Чишмә төзекләндерүдән башланган хезмәт
    Ике-өч атнага бер авылга кайтабыз да күпләребез: «Эх, рәхәт тә соң, авылга гына кайтыр идем», – дип хыяллана башлыйбыз, әмма беребез дә кайтмый. Ә Марат Минһаҗев исә хыялланып тормаган, тоткан да киткән авылына.
  • 10 июль 2019 - 11:21
    Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан суган бөккәне
    Камыр өчен: 400 гр эремчек, 4 йомырка, 4 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы аш серкәсендә яндырылган сода, он.
  • 10 июль 2019 - 10:56
    Бәхетне керпе куркытса, Африкадан эзләтә
    Мәскәүдә «Парламентчылык үсеше» форумы узды. Икенче тапкыр оештырылган әлеге чарада 132 илдән килгән 800 депутат һәм эксперт катнашкан. Германия белән Швейцариядән тыш башкалага күпчелек «өченче дөнья» вәкилләре килгән икән, шулай булуга карамастан, Дәүләт Думасының халыкара активлыгын Кремль хуплый, президентның да бу чарада катнашуы аңа бәя өсти. Россия делегациясенең ПАСЕга кире кайтуга ук әлеге халыкара форум оештырылуы да әһәмияткә ия ди белгечләр.
  • 10 июль 2019 - 10:34
    Корбан гаетенә әзерлек башланды
    Быел Корбан гаетен 11 августта билгеләп үтәчәкбез. Татарстан казыйларының бердәм фикере буенча, бу көнне өлгермәүчеләр 12 һәм 13 август көннәрендә шулай ук корбан чала ала. Корбан нисабының күләме дә тәгаенләнде: барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри.
Реклама