16+

Читтән коронавирус йоктырып  кайту очраклары арта

Без әле дә эпидемия белән бәйле рәвештә, чикләүләр бетерелүнең  икенче этабында, өченче этабка күчү турында сүз дә алып барып булмый. Коронавирус таралу белән бәйле булган бүгенге вәзгыять әле дә тынычланырга ирек бирми.

Без әле дә эпидемия белән бәйле рәвештә, чикләүләр бетерелүнең  икенче этабында, өченче этабка күчү турында сүз дә алып барып булмый. Коронавирус таралу белән бәйле булган бүгенге вәзгыять әле дә тынычланырга ирек бирми.

Узган атнада Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан автотранспорт предприятиеләре, кунакханә, сәүдә үзәкләре тикшерелгән. Иң күп санитария кагыйдәләре бозу очраклары АТП өлкәсендә, аерым алганда, автобусларда кондуктор, шофер һәм пассажирларның саклык чаралары үтәмәве, маскалар, перчаткалар кимәве. Кунакханәләр исә тиешле дәрәҗәдә дезинфекцияләнми икән. 

- Без әле дә эпидемия белән бәйле рәвештә, чикләүләр бетерелүнең  икенче этабында, өченче этабка күчү турында сүз дә алып барып булмый. Чөнки коронавирус таралу белән бәйле булган бүгенге вәзгыять әле дә тынычланырга ирек бирми, - диде санитар табиб Любовь Авдонина кинотеатрларның кайчан ачылачагы турындагы сорауга җавап биреп. Шулай ук, ул искәрткәнчә, ял итәргә баргач, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки читтән чир йоктырып  кайту очраклары арта бара. 

Лилия Гайнуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading