16+

Чүпләрне термик эшкәртү заводы. Немецлардан сорау алдык

Журналистлар Muller-BBM компаниясе җитәкчесе Вольтер Гроц белән LGA компаниясе җитәкчесе Гюнтер Кнер әфәнделәргә турыдан-туры сораулар бирде. Төпченә-төпченә “сорау алды” дисәң дә дөрес булыр. Гроц белән Кнер әфәнделәр ялгышып та шик-шөбһәле сүз ычкындырмадылар.

Чүпләрне термик эшкәртү заводы. Немецлардан сорау алдык

Журналистлар Muller-BBM компаниясе җитәкчесе Вольтер Гроц белән LGA компаниясе җитәкчесе Гюнтер Кнер әфәнделәргә турыдан-туры сораулар бирде. Төпченә-төпченә “сорау алды” дисәң дә дөрес булыр. Гроц белән Кнер әфәнделәр ялгышып та шик-шөбһәле сүз ычкындырмадылар.

Яшел Үзән районының Осиново авылы янында көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводын быелның июль аенда төзи башлау ниятләнелә. Экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков матбугат конференциясендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә кабаттан оештырылган халыкара экспертизада, чүпләрне термик эшкәртү заводы проектына Германия белгечләре тарафыннан уңай бәяләмә бирелгәнлеген хәбәр иткән иде инде.

Сорау алдык

Ләкин, татар тотып карамый ышанмый, дигәндәй, Германия белән инде “видеокүпер” үткәрелде. Анда экология министры Александр Шадриков та катнашты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар Muller-BBM компаниясе җитәкчесе Вольтер Гроц белән LGA компаниясе җитәкчесе Гюнтер Кнер әфәнделәргә турыдан-туры сораулар бирде. Төпченә-төпченә “сорау алды” дисәң дә дөрес булыр. Гроц белән Кнер әфәнделәр ялгышып та шик-шөбһәле сүз ычкындырмадылар. Аларның әйтүенчә, Татарстанда төзеләчәк көнкүреш калдыкларын термик эшкәртү заводы экологик иминлек мәсьәләсендә халыкара стандартларга тулысынча җавап бирә. 

- Булачак завод проекты аерым эшчәнлекләр буенча гына түгел, ә тулаем рәвештә җентекләп тикшерелде һәм тулаем рәвештә уңай бәяләмә алды. Казанда һавага зарарлы газлар таралмаячак, кешеләр сәламәтлегенә зыян китерелмәячәк,-дип кабатлап әйтте Вольтер Гроц.

Чүпнең эше харап

Казанга терәлеп торган Осиново авылы янында төзеләчәк чүпләрне термик эшкәртү заводының проектын Hitachi Zosen Inova Япония-Швейцария концерны эшләгән. Завод тәүлегенә 1 мең 500 тонна, ә елына 500 мең тоннага кадәр көнкүреш калдыкларын эшкәртергә сәләтле. 

Үзебез төзибез

Проектны “РТ-инвест” компаниясе гамәлгә ашыра. “Альтернативная Генерирующая Компания-2” (АГК-2) генераль директоры Рамил Нигъмәтуллин таныштырганча, завод төзелеше 25 миллиард сумга төшәчәк. Төзелеш эшләрен үзебезнең “Татнефтепроводстрой” җәмгыяте башкара.
- Хәзер әзерлек чаралары күрелә, төзелеш июль аенда башланачак. Заводны 2022 елда файдалануга тапшыру бурычы кулды. Вакыт күп түгел, әмма без өлгерергә тиешбез,-диде Рамил Нигъмәтуллин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading