16+

Чүпрәле белән Мөслим районнарында кош гриппы аркасында 6 мең каз юк ителгән

Республиканың тагын ике районында кош гриппы ачыкланган. Мөслимдә – 4500, Чүпрәледә 1500 баш каз юк ителгән. Хәтерләсәгез: берничә атна элек Буа районы фермеры да шул чир аркасында 1 мең баш казыннан колак какты.   

Чүпрәле белән Мөслим районнарында кош гриппы аркасында 6 мең каз юк ителгән

Республиканың тагын ике районында кош гриппы ачыкланган. Мөслимдә – 4500, Чүпрәледә 1500 баш каз юк ителгән. Хәтерләсәгез: берничә атна элек Буа районы фермеры да шул чир аркасында 1 мең баш казыннан колак какты.   

Белгечләр каз-үрдәкләрне тизрәк суеп эшкәртергә киңәш итә.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин искәрткәнчә, кош-кортлар үлә башлауга ук, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Кош-кортлар исә ябык бинада торырга тиеш. 

– Мөслим районы фермеры Лиза Шакирҗанова хуҗалыгында булган хәл дә казларның ачык урында тотылуы һәм кыргый үрдәк белән контакт булуы аркасында килеп чыккан. Казлар буага йөзәргә төшерелгән булган, кыргый үрдәкләр дә шунда булган. Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның югары йогышлы кош гриппына каршы  торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар булып санала, – ди ул.

 Чүпрәле районы фермеры Фәнис Төхвәтуллин хуҗалыгында да кош гриппы әлеге дә баягы кыргый үрдәк аркасында таралган дигән фараз бар. 

– Фермер грант акчасына аерым торак төзегән булган. Казларны төнгә шунда ябып торган, көндез утарга чыгарган, берара сулыкка да төшерә торган булган. Сулыкта кыргый үрдәкләр дә булгандыр дип уйлыйбыз, чөнки читтән казлар сатып алмаган. Соңгы өч көн эчендә 48 баш казы үлгән, шуннан тикшерүгә җибәрелгәч, аларның кош гриппы аркасында үлүләре ачыкланган, – дип сөйләде Габделхак Мотыйгуллин. 

Әңгәмәдәшем шәхси хуҗалыкларга да, фермер хуҗалыкларына да каз-үрдәкләрне ябык торакта тотарга, сулыкларга төшермәскә һәм тизрәк суеп эшкәртү җаен карарга киңәш итә. 

– Кош-корт сую чоры, гадәттә, ноябрь аенда, көннәр суыткач башлана. Йогышлануны булдырмас өчен, аларны суюны мөмкин кадәр якын арада башларга кирәк, – ди ул.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта эпизоотик чыганакларда инфекцияне бетерү буенча бөтен чаралар комплексы үткәрелә. Кошлар кансыз ысул белән үтерелә һәм яндырыла. 

Шәхси хуҗалыклар, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре бүген аеруча уяу булырга тиеш, дип кисәтәләр ведомстводан.

Вирус биналарда, кошчылык фабрикаларында, ишегалларында, тере кош базарларында һәм башка объектларда зарарсызландырылмаган кошчылык продуктлары (ит, йомырка, кош мамыгы һәм каурый), азык, су, кош тизәге, эш кораллары, шулай ук транспорт чаралары һәм хезмәт күрсәтүче персонал аша  таралырга мөмкин. Профилактика чараларына килгәндә, предприятиедә ябык эш режимын булдырырга, дезинфекция техникасының даими эшләвен тәэмин итәргә, кошчылык хуҗалыклары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең кош гриппы булган территорияләргә чыгып йөрүләренә юл куймаска, кошчылык хуҗалыклары территориясенә кыргый кошларның очып керүен булдырмау буенча чаралар күрергә, тере кошларны, инкубация йомыркаларын, терлек азыгын законсыз кертмәүне тәэмин итәргә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 18 миллионнан артык кош-корт исәпләнә. Югары йогышлы кош гриппы йорт кошлары өчен куркыныч тудыра һәм 100 процент очракта диярлек аларның һәлак булуына китерә. Кеше өчен аның куркынычы юк, әмма кешеләр авыруны таратучы булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading