16+

Чулпан Гарипова: "Яңа ел алдыннан рәхмәт әйтергә һәм гафу итәргә кирәк"

Коллегабыз, тамада Чулпан Гарипова Яңа ел алдыннан эшләнәсе иң мөһим нәрсәләрне барлап чыккан.  "Үткәннәр киләчәкнең фундаменты булып тора", дип саный ул.

Чулпан Гарипова: "Яңа ел алдыннан рәхмәт әйтергә һәм гафу итәргә кирәк"

Коллегабыз, тамада Чулпан Гарипова Яңа ел алдыннан эшләнәсе иң мөһим нәрсәләрне барлап чыккан.  "Үткәннәр киләчәкнең фундаменты булып тора", дип саный ул.

"Чыршы бизәлде, яңа күлмәк алынды. Яңа ел алдыннан тагын нәрсә эшлисе бар соң әле?
Мин үзем түбәндәге эшләрне башкарып өлгерергә тырышам:
1. Үткәннәрне гафу итү. Үпкә белән яшәү ул агу йоту белән бер. Гафу итү ул үзеңә ИРЕК бүләк итү дигән сүз. 
2. Искелектән котылу. Искеләрен алмыйча, аның урынына яңасы килми, диләр. Кемдер моңа ышана, кемдер юк. Мин ышанам. 
3. Рәхмәт әйтергә. Яхшылыклар өчен генә түгел, тормыш мәктәбе булган ситуацияләргә дә. Чөнки алар сезне тагын да зуррак ялгышлардан саклый бит. 
Ел буена ирешкән уңышларга да рәхмәтле булырга. Аларны бер дәфтәр битенә язып искә төшереп чыгарга була. Яхшы эмоцияләр бүләк иткән кечкенә генә шатлыкларны да онытмыйча искә төшерү үзе бер рәхәт. 
4. Үткәннәр киләчәкнең фундаменты булып тора. Аларга анализ ясамыйча, киләсе баскычка менү мөмкин түгел!
5. Тормышта ике зур хата бар. Аның берсе максат куймыйча эш башлау, икенчесе - максат булып та бер урында таптану. Максатларны барлап язып чыгыгыз һәм үзегезне аларны эшләргә рухландырыгыз! 
Тормышымда бер 4-5 ел шушы әйберләрне кулланам һәм, әйтергә кирәк, минем өчен алар реаль эшли. Сезнең нинди эшләрегез бар яңа ел алдыннан? Минеке белән туры килгән берәр әйбер эшлисезме берәрегез?" дип язган ул.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading