16+

Чулпан Әүхәдиева: "Дөрес туклануга күчеп, 14 килограммга ябыктым"

Бүген авылда иң булдыклы, тырыш, үҗәт яшьләр генә төпләнеп каладыр, мөгаен. Авылда яшәүче яшьләрнең кайсысын гына алма, сокланып туярлык түгел.

Чулпан Әүхәдиева: "Дөрес туклануга күчеп, 14 килограммга ябыктым"

Бүген авылда иң булдыклы, тырыш, үҗәт яшьләр генә төпләнеп каладыр, мөгаен. Авылда яшәүче яшьләрнең кайсысын гына алма, сокланып туярлык түгел.

Балтач районы, Арбор авылында яшәүче Чулпан һәм Илфар Әүхәдиевләр икесе башкарган эшне санап китәргә бер кул бармаклары гына да җитмәс. Чулпан авылда – почта җитәкчесе. Үзе үк почта да тарата, иминият агенты булып эшли, мәктәптә хореография түгәрәген алып бара. Илфар – мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Инглиз теле укыта, җәйге ял вакытларында төзелештә эшли. Авылда, мәктәптә үткән бер генә бәйрәм дә аларның катнашыннан башка узмый. Чулпан биюләр әзерли, Илфар алып бара. Уллары Илдан – алтынчы, кызлары Иделия икенче сыйныфта укый.
Яшьләрнең икесе дә Арча педагогика көллиятен, аннан соң югары уку йортларын тәмамлаган. Чулпан – район үзәгендә үскән кыз.

– Читкә китеп урнашсак та, ярдәм итүчеләр дә юк түгел иде. Без авылны үз иттек, – ди Чулпан. – Мин Илфарга ышандым. Аның белән кайда яшәсәм дә югалып калмаячагымны белә идем. Аның авылдан китәсе килмәде. Хәзер бу карарның дөрес булганлыгына кат-кат инанам. Илдә чыпчык үлми, диләр. Шәһәрдә яшәүче яшьтәшләребезгә дә җиңел түгел, авылда җаен табып була кебек. Әнинең 50 яшьлек юби­леена, кырып-себереп дигәндәй, бүләккә дип 1000 сум акча алып барган идек. Әни безнең хәлне аңлый бит инде, ул акчаны кире биреп җибәрде. 55 яшьлек юбилеена без инде яхшы бүләк алып, әние­безне зурлап котлый алдык. Биш ел эчендә мөмкинлекләребез ничек үзгәргән дип, үземә күрә бер нәтиҗә ясыйм, – ди Чулпан.

– Илфар, ир-ат өстенә җаваплылык күбрәк төшә, яшь гаилә өчен иң мөһиме нәрсә? – дип, яшь иргә карыйм.

– Мөгаен, үз йортыңны булдырудыр. Без башта әниләр янында тордык, аннан соң читкә киткән туганнарыбызның буш йортында сигез ел яшәдек. Гаилә коруыбызга 13 ел булды, бүген инде үзебезнең йортыбыз бар. Аны, яшьләр өчен бирелә торган ярдәмне алып, өч ел эчендә төзеп чыктык. Иң озагы – шул ярдәмне көтеп алудыр. Башлангычы булса, эшен башкарасың инде, – ди Илфар, ирләрчә аз сүз белән.
Әүхәдиевләрнең йортлары әйбәт, ике катлы. Бар җирдә чисталык, тәртип. Мин, аларга сокланып, хуҗабикәне мактыйм. Ул исә мактауларны Илфарга юллый.
– Безнең Илфар тәртип ярата...

Самса, пилмән, бәлеш, гөмбә...

Илфар белән Чулпан быел көз көне 500 граммлы 100дән артык банка гөмбә әзерләп сатканнар. 
– Без урманда йөрергә яратабыз, әлбәттә инде, җиләген, гөмбәсен дә җыябыз. Бер баруыбызда биш чиләк гөмбә җыеп кайттык. Шаярып кына, гөмбәләрне фотога төшереп, кемгә кирәк дип, авылдашлар группасына куйган идем – китте шалтыратулар. Гөмбә пешеп җиткәнче, мин аны сатып бетергән идем инде. Быел гөмбә күп булды, берсе бетә, икенчесе өлгерә дигәндәй. Халык гөмбә ярата, бөтен кеше дә танып та бетерми, эшкәртергә дә кирәк, ди Чулпан. Аннары башка төр ризыкка күчә: – Эштән соңрак калып кайтсак, тиз генә пешереп ашарлык әйбер эзлибез бит. Мин дә, юл уңаеннан кибеткә сугылып, пилмән алырга булдым. «Сыйфаты бик начар, алма», – диде сатучы. Өйгә кайттым да Илфарга әйтәм, нигә без үзебез пилмән ясап сатмыйбыз соң, дим. Шуннан эшли башладык. Бер кеше икенчесенә әйтеп, заказлар бирә башладылар.


Кырын ятып телевизор карап утыру рәхәттер, сүз дә юк. Безнең кредит, ипотека түлисебез бар. Нишләп була дип уйланасың инде. Аннан соң, яшермим, мин эшне авырсынып эшләмим. Үзеңне мәҗбүриләп, 12 сәгать буе пилмән бөгеп булмас иде. Пилмәнне без ял көннәрендә эшлибез, аның өчен вакыт күп кирәк. Мин камыр­ны җәям, Илфар кисә. Мин итен салып барам һәм аннан соң икәүләп тиз генә бөгәбез. Кухняга телевизор куйдык. Киноның берсе башлана, икенчесе бетә. Шуларны карый-карый эшлибез.

«14 килограммга ябыктым»

– Ашказаным гел борчый башлагач, сәламәтлек турында ешрак уйлый башладым, – ди Чулпан. – Тегенди-мондый авыруга без түзәргә күнеккән анысы. Тирә-юньдә савыгып булмый торган яман чир белән газапланучылар күпме. Әнә шунысы күбрәк куркыткандыр. Кыскасы, көннәрдән бер көнне дөрес туклану режимына күчәргә булдык. Илфар боткалар ашарга яратмый иде, ә без һәрвакыт бөтен эшне дә бергә эшләргә күнеккән. «Ботка ашыйбызмы?» – дип сорыйм Илфардан. «Әйдә соң...» – ди. Менә шулай итеп, узган елның февраль аенда дөрес туклануга күчтек. Бүгенге көндә мин 14 килограммга ябыктым, Илфар 8 кг авырлыгын югалтты. Без әле яшьләр, төз, зифа булырга тырышу да бик әйбәт, бу шулай булырга тиеш. Моннан тыш, сәламәтлегебездәге үзгәрешләрне күреп, үзебез дә хәйран калдык. Бүген мине ашказаным борчымый, элек аякларым бик сызлый иде, хәзер бу турыда бөтенләй оныттым. 12 сәгать басып торам, берни түгел. Организм кичергән рәхәтлекне әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел.
Чулпан нәфис булуның баш­ка серләре белән дә уртаклашты:
– Мин гел эштә, почта бү­лекчәсендә. Халык керсә, минем ашар вакыт җитте дип утырып булмый бит инде. Шу­ңа без өч сәгатьтән өч сәгатькә дигән режимны тотмадык. Иртән коры чәй эчәбез. Төшке ашка беренче вакытта гел сельдерей белән аш пешердек. Ябыгуда сельдерейның йогынтысы зур булды дип беләм. Ашый башлаганда, ул тәмсез кебек. Аннан соң ияләнәсең. Аз гына тавык түшен турап, шулпа кайнатам. Бөтен маен, тиресен алып бетерәм. Мин хатын-кыз түзәрмен, Илфар ир кеше бит. Ите кайда соң моның дигәндә, менә бит дип күрсәтерлек булсын. Шул шулпага суган, кәбестә, кишер һәм сельдерей салып кайнатам. Бу ашны күпме ашасаң да була. Без авылда ашны ипи белән ашарга өйрәнгән. Әлеге гадәттән тиз генә китеп булмады, шуңа «хлебцы» кулландык. Кичке бишләр тирәсендә парда пешкән зур булмаган котлет, аз гына карабодай һәм күп итеп кыяр-помидор салаты ашадык. Бер көнлек ашау шуның белән тәмам. Биштән соң без кухняга бөтенләй керми идек. Беренче өч-дүрт айда 4-5 кг авырлыкны югалттык. Күп итеп су эчәргә кирәк, диләр, ни өчендер мин суны бөтенләй эчә алмадым. Ашау ул тәмәке тарту кебек бер га­дәт икән һәм аннан арыныр­га була. Сүз дә юк, башта авыр, аннары ияләнәсең. Хәзер организм үзе үк майлы, кыздырылган ризыкларны кабул итми. Бүгенге көндә бөтен әйберне дә ашыйбыз, сельдерей ашын да онытып бетермибез. Кичке алтыдан соң ашаганыбыз юк. Без, татарлар, ашаганнан соң чәй эчәргә яратабыз. Ябыгырга теләгән кешеләргә бу турыда да онытырга кирәк. Яшермим, дөрес тукланырга теләсәң, акча күбрәк кирәк. Кыш уртасында кыяр-по­мидор бәясен барыбыз да беләбез...

Зөлфия Хәлиуллина
Балтач, Арбор

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч гаилэ!Молодцы!

    Мөһим

    loading