16+

Чын бензиннан нафталин исе килергә тиеш түгел!

Татарстанда 28 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр автомобильләргә ягулык салу станцияләрендәге һәм нефтебазалардагы мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

Чын бензиннан нафталин исе килергә тиеш түгел!

Татарстанда 28 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр автомобильләргә ягулык салу станцияләрендәге һәм нефтебазалардагы мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.

– Республикада 1 меңгә якын бензин-дизель салу һәм газ тутыру станция­се эшли. Айлыкта сыек ягулыкка мониторинг үткәрәбез. АЗСлардан, ягъни 401 станциядән һәм 3 нефтебазадан 720 проба алынды, шулардан 578е лаборатория­дә тикшерелде, 16 пробада мотор ягулыгының тиешле таләпләргә җавап бирмәве ачыкланды. Күбесенчә кече АЗС­ларда сыйфат кагыйдәләре бозыла. Эре компанияләрдә ягулык сыйфатына таләп көчле, – диде Татарстанның «Ягулык-энергия чыганакларыннан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча идарә» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров.
Эре компанияләрнең үз исемнәренә тап төшермәскә тырышуларын «Татнефть АЗС-үзәк» оешмасының метрология һәм сыйфат буенча инженеры Руслан Фәттахов та раслады.


– Үзебезнең дә лабораториябез эшли, нефтебазалардагы һәм «Татнефть» АЗСларындагы мотор ягулыгын даими тикшереп торабыз, – диде ул.

Шамил Гомәров сүзләренә караганда, елга судноларының дизель ягулыгын автомобильләрдә кулланырга ярамый, судно ягулыгы экология өчен дә зарарлы. Руслан Фәттахов һава температурасы -5 градус булганда инде җәйге дизель ягулыгын гомумән дә кулланмаска киңәш итте. Җәйге соляркада су катнашмасы бар, салкында ул нечкә торбаларда кристаллашып катачак, димәк, машинагыз яки тракторыгыз кабынмаячак.


Гадәттә бензин аксыл-сары төстә була, әгәр ул куе көрән төстә икән, шикләнергә җирлек бар. Бензиннан борынны ярып, нафталин исе аңкыса, монысы да ягулык составының дөрес түгеллеген сиздерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading