16+

Чын ир-атларның калмавында хатын-кызлар гаепле?!

Ватанны саклаучылар көне белән кемне котларга: хәрби хезмәттә булганнарнымы, бөтенесен рәттәнме? «Хәзер чын ир-атлар калмады», «Бөтенесе куркак, сыек», «Хатын-кыз кебекләр» дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Ватанны саклаучылар көне белән кемне котларга: хәрби хезмәттә булганнарнымы, бөтенесен рәттәнме? «Хәзер чын ир-атлар калмады», «Бөтенесе куркак, сыек», «Хатын-кыз кебекләр» дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Бу сүзләр белән килешмичә дә булмый, хатын-кызсыман ир-атлар күбәйде шул. Тышкы кыяфәте, кием-салымы белән генә түгел, үз-үзен тотышы, сөйләшүе, холык-фигыле белән дә ир-ат булып бетә алмаганнары шактый. Зур гына елтырлы яулык алып, шундыйларның башына туздырып бәйләп куясы килә кайвакыт. Алай дисәң, яулыкның ни гаебе бар инде?

Хатын-кызлардан башлыйк әле. Ирләреннән зарланучылар бөтен үпкәләрен каенаналарына белдерергә тиеш, чөнки алар малайларын чын ир-егет итеп тәрбияли белмәгән, кайберләре бөтенләй ирсез генә үстергән – хәзер бу гадәти әйбергә әйләнеп бара. Әтисе үрнәк итеп куелмаган гаиләдә үскән малайның хатын-кызсыман булуына нигә аптырарга? Аннан соң ирдән уңмаган хатын-кыз Мураками белән Коэльоны укый да аптырап утыра: ә кайда соң чын ирләр? Сез үзегез аларны итәк астына куып керткәнсез, үкчә белән басып, ирлеген изгәнсез һәм сезгә шундыйлар кирәген яшерәсез, чөнки андыйларны төрлечә боргалап була. Шул ук вакытта ир-ат күп укыган, офиста гына утырып эшләргә, акчаны көрәп алырга һәм алтын-көмешкә күмеп, диңгез суында коендырып торырга тиеш. Кара янган матур-төз шәрә ботларны бер-берсенә атландырып Ай яктысы уйнаган дулкыннарга карап ләззәтләнгәндә, Гете белән Ницшеның канатлы фразаларын әйтеп тору да ирнең вазифасына керә. Тормыш түгел, җәннәтнең бер почмагы! Ә чынбарлык исә күпкә катлаулырак: анда төрле хәлләр булып, тормыш авырлык белән бергә-бер калдырырга, бәла белән күзгә-күз очраштырырга мөмкин (урамдагы исерекләр, пычак тоткан хулиган, хатыныңа соклануын яшермәгән күрше, якыныңны машинасына сөйрәп алып кереп баручы маньяк). Гетеның акыллы сүзләрен яттан белү яхшы, әлбәттә, кулыңда аның калын китабы булса, җәберләүченең башына тондыра да аласың. Ләкин үкчә астында сытылган, итәк астында буталып калган, хатын-кыздан узган, ир-ат булып җитешмәгәне монысын да эшли алмаячак.

Феминизм темасын хатын-кызлар үзләре ачып җибәрде, хәзер кайбер ир-атлар да моңа кушылды. Әнисенең итәге астыннан чыга алмыйча 30-40 яшенә хәтле аның пирожкиларын ашап яткан ир-егет, бу чикне уза алмыйча, тора-бара икенче итәк астына гына чума, чөнки ул шулай тәрбияләнгән. Алар үзләренчә гаделлек һәм тигезлек яклы. Ләкин көчсез ир-атны хатын-кыз беркайчан да үзенә тиңдәш итеп карамаячак, андые туры килсә, кубызы көйләнгән, башмагыңны ки дә – биергә әзерлән! Йә гомер буе, йә туйдырып бетергәнче генә. Элек хатын-кызларны көчсез җенес дип атасалар, хәзер ир-атларның да кайберсе көчсез җенестән. Сәгатьләр буена бер кирәкмәгән нәрсә турында сөйләп утыру һәм кәкре бер кадак та кага белмәү – алар өчен гадәти әйбер. Ни гаҗәп, андыйларны хатын-кызлар ярата, кияүгә чыкканчы. Үзләренә охшаш булгангадыр, күрәсең. Шундыйларга алар эч серләрен бушата, чөнки ул бит «подружка» ролендә. Алар андыйларны «чын», «ышанычлы» дип саный. Моны аңлау өчен калын-калын китаплар актару кирәкми, һәрбер хатын-кыз үзенең дус кызын шундый дип исәпли, дуслык беткәнчегә хәтле. Шундыйлар белән аралашып туйганнан соң, хатын-кыз көчле җенестән булган ир-атны эзли, күп мал табучы, юмарт бүләкләүче, дорфа итеп яратучы, ай яктысын күзәткәндә канатлы фразаларны ишеттерүче, ләкин көчсез җенеслеләр кебек йомшак һәм тыңлаучанны. Һәрбер капризны үтәүче, көйләп-җайлап торучыны. Мондый капма-каршылыкны чишә алучы кеше сирәк, чишә калганда, нәрсәләр булып бетәсен алда әйтеп үттек инде.

Феминисткалар патриархатны тәнкыйтьләгән була, әмма андый җәмгыятьтә хатын-кызны беркайчан да бер дә юкка рәнҗетү, аны бастыру күздә тотылмый. «Патриарх» сүзе (борынгы грекчадан) «тиран»ның синонимы түгел, ә гаилә башлыгы, хатынын һәм балаларын саклаучы дигәнне аңлата. Ир-атларга патриархатта яшәү ширбәт эчү кебек бик татлы булмаган – ул үзенең тоткан урыны, дәрәҗәсе өчен үләргә әзер: илен яклап сугышка да киткән, якыннарын да яклаган. Алар инде нәзек-сыек, сыланып торган ыштан киюче, җирәнгеч кенә бер-ике бөртек сакал да җибәрүче хәзерге көчсез җенеснекеләр түгел. Хатын-кызсыманнар үзләренең тышкы кыяфәтләре өчен артык борчыла, хатын-кыз өчен матур прическа, кием иң мөһиме дип уйлый. Ир-ат тышкы кыяфәте һәм үз-үзен тотышы белән чит кеше теләгенең объекты булырга омтыла икән, бу инде уйланырга мәҗбүр итә, монда гадәти дип саналган кысалардан чыгып кителә. Сыланган ыштаннар, озын париклар, оеклар кию, битне буяу, миң төшерү – урта гасыр ир-атларының модасы. Моданың әйләнеп кайта торган гадәте бар, нишләптер урта гасырдан бирле бик озак әйләнгән бу. Акыл ягыннан да шул урта гасырларда гына калып барамы бу төркем? Мушкет асып йөрүчеләр тора-бара беткән үзе, бәлки бу шаукым да узар әле? Шулай дип өметләнәсе килә, шундыйлар арасында яшисе бар бит әле. Кайберсе аның нормаль ир-атлар кебек киенгән була үзе, әмма тотрыксызлыгы, үз-үзен тотышы аның асылын ачып сала.
 
Галимнәр бу хәлне җәмгыятьнең сәламәт булуы белән аңлата. Андый чакта хатын-кызлар көчсез, хатын-кызсыман, матур йөзле ир-атларга күбрәк игътибар итә икән. Авырулар саны арта башлагач, киң җилкәле, төптән койган ир-атлар кирәк – аларның сәламәт нәсел калдырасылары килә. Безнең кайда әле гомер озынлыгы арта баручы һәм сәламәтлек саклау буенча беренчеләр рәтендә баручы илләр? Дөрес, Европа белән Америкада. Менә шуннан үтеп керде инде ул гендерлар, көчсез җенесләр, балаклары сызганган, төбе салынып торган сыланган ыштаннар. Менә шундыйларны Ватанны саклаучылар көне белән котларгамы? Юк, аларны хәтта 8 Март белән дә котларга ярамый, болай без хатын-кызларны рәнҗетәчәкбез. Ватанны саклаучылар көне белән хәрби хезмәттә булган, сугышта катнашкан хатын-кызларны да котларга кирәк. Ул гына да түгел, илен, гаиләсен, якыннарын сакларлык чын ир-егет үстерә алган (үзеннән соң лаеклы алмаш калдырган) һәрбер хатын-кызны, саз каены кебек сыгылмаган «егет»-кызларны да котласак була. Хатын-кызсыман ир-атларга караганда, алар моңа күпкә лаек.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading