Шәһри Казан

«Чын мәхәббәт – ятлар янында сөйгән ярыңны онытмау»

Яхшы кеше – хәзинә. Шуңа аны табуы да авыр.

Көзге алдына килеп баскач, битлегеңне салырга туры килә.

Үсәргә сәләтсезләр дә бала үстерергә сәләтле.

Уку, белем алу наданлыгыңны башкалардан яшерү өчен кирәк.

Белем эчке кием шикелле булырга тиеш: һәрвакыт үзең белән һәм теләсә кемгә күрсәтелми.

Үзем турында начар сүз әйтә алмыйм – цензура үткәрми.

Ачы нәрсә яратуыңны белсәләр, ачыган нәрсә тәкъдим итәчәкләр.

Реклама

Очраклы хәлләрнең очраклы булмаган очраклары да еш була.

Һавадагы торнадан учыңдагы чыпчык яхшырак. Әгәр ул бай дошманыңныкы булса – бигрәк тә.

Намуссызлыкны «прагматизм» дип атасаң, әйбәт кешеләр саны артачак.

Чын мәхәббәт – ятлар түшәгендә дә сөйгән ярыңны онытмау.

Башкаларга – йодрык, үз халкына кукиш күрсәтә торган ил дә була.

Кеше башындагы тараканнарны строй белән йөртә алучы «психолог» дип атала.

Кешелексезлек – кешене хайваннан аеручы төп сыйфат.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: