16+

"Чыршы, чыршы, без сине..." дип җырлаулар булмас быел

Татарстанда Яңа ел уңаеннан уздырыла торган чаралар балалар һәм әти - әниләр өчен куркыныч тудырырга тиеш түгел, дип белдерде Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина.

"Чыршы, чыршы, без сине..." дип җырлаулар булмас быел

Татарстанда Яңа ел уңаеннан уздырыла торган чаралар балалар һәм әти - әниләр өчен куркыныч тудырырга тиеш түгел, дип белдерде Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина.

- Балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру тәртипләренә игътибар итәргә кирәк. Барлык таләпләрне дә үтәү мөһим. Бу - бактерицидлы лампалар булдыру, бер кешегә кимендә 4 квадрат метр территория туры килү, кулга - кул тотынып әйлән - бәйлән әйләнүне тыю, - дип белдерде Патяшина.

Баланы Чыршы бәйрәменә 65 яшьтән өлкәнрәк булган туганы алып килә.

Өлкәннәр һәм 7 яшьтән өлкәнрәк балалар бәйрәмдә битлектән булырга, социаль дистанция сакларга тиеш. Мәйданчыкларда антисептиклар булдырырга, куллар юарга шартлар тудырырга, кергәндә тән температурасы тикшерелергә тиеш.

"Әгәр дә чара балалар бакчасында яисә мәктәптә уздырыла икән, әти - әниләр, аниматорлар, фотографлар чакырылырга тиеш түгел. Бакчадагы төркемнәр берләштерелмәскә, ә мәктәпләрдә параллель сыйныфлар бергә бәйрәм итмәскә", - дип ассызыклады Марина Патяшина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Артистларга зал тутырып концерт уздырырга рохсэт ителэ 300 хэм аннан да кубрэк кеше белэн, э балаларга ел буе коткэн чыршы бэйрэме ясау тыеламы?! Кайда инде монда дореслек?!!!

    Мөһим

    loading