16+

Дачаңда тавык түгел, алмагач үстер!

Алма бакчасын кисеп, кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә штраф яный

Дачаңда тавык түгел, алмагач үстер!

Алма бакчасын кисеп, кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә штраф яный

Россия Югары суды карары нигезендә, хәзер бакчачылык өчен каралган җирләрдә тавык-чебеш үрчетү тыелачак.
Волгоград өлкәсендә штрафка тарту очраклары теркәлгән дә инде. Дачасында тавыклар, әтәчләр үстереп яткан апага дәүләт казнасына 10 мең сум түләргә туры киләчәк.

Штраф суммасын түләү механизмы да булдырылган. Ул җир кишәрлегенең кадастр бәясенә бәйле. Штраф ул бәянең 0,5-1 процентын тәшкил итәргә, әмма 10 мең сумнан ким булмаска тиеш. Кадастр бәясе ачыкланмаган очракта, штраф 10-20 мең сум чамасы билгеләнә. Шулай булгач, тавыклар ярата торган бу апайга бәхет елмайган әле диясе генә кала.

“Җир кишәрлегенең категориясе һәм аны нәрсә өчен кулланырга яраганлыгы – кишәрлекнең төп характеристикасы булып исәпләнә. Алар җирнең асылын һәм куллану тәртибен ачыклый да инде. Болар барысы да Россия Федерациясенең Җир кодексында күрсәтелгән һәм җир кишәрлекләрен рациональ куллануны тәэмин итә”, – дип аңлатма бирә юрист Мария Спиридонова.

Хокук бозган очракта, җаваплылык та каралган. Ә җирләрне башка максаттан файдаланырга теләгән очракта, башта рөхсәт алу таләп ителә.
“Моннан тыш, җирдән файдалану кагыйдәләре муниципаль дәрәҗәдә дә билгеләнә. Аларны да үтәү мәҗбүри. Канун нигезендә, бакчачылык өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә гражданнар ял итә яисә үзләренә куллану өчен җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә хокуклы. Шулай ук бу участокта дача, торак йорт, каралты-кура һәм гараж салырга рөхсәт ителә”, – ди юрист.

Кыскача әйткәндә, бакчагызда гараж, йорт сала аласыз, әмма маллар өчен сарай төзү законсыз булачак. Мал-туар үрчетергә теләгәннәр авыл хуҗалыгы өчен каралган махсус җирләр сатып алырга тиеш була. Җир кишәрлеге шәхси ярдәмчел хуҗалыкка караган очракта, әлбәттә инде тавыгын да, сарыгын да үрчетергә рөхсәт ителә.

Аның каравы, бакча җирләрендә умарта тотарга рөхсәт ителә. Әмма моның өчен башта күршеләр белән сөйләшеп, рөхсәт алу зарур. Умарталарны тоту кагыйдәләрен дә истән чыгармаска кирәк.

Дачага баргач, күршегезнең әтәче әллә ничә тапкыр кычкырып, иртән йокыдан уята һәм сез моның белән канәгать түгел икән, ул вакытта муниципалитетка мөрәҗәгать итәргә була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading