16+

Дамир Фәттахов: “Яшьләрнең үз сүзе бар”

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы 15 ел эшчәнлек алып бара. Быел алар үзләрен Яшьләр парламентына үзгәртү тәкъдиме белән чыкканнар иде. Дәүләт Советы бу тәкъдимне кабул итте.

Дамир Фәттахов: “Яшьләрнең үз сүзе бар”

Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы 15 ел эшчәнлек алып бара. Быел алар үзләрен Яшьләр парламентына үзгәртү тәкъдиме белән чыкканнар иде. Дәүләт Советы бу тәкъдимне кабул итте.

Хәзер Яшьләр парламенты янәдән формалаша. Соңгы нәтиҗәләр иртәгә билгеле булачак. Бу яшьләр Дәүләт Советында үз фикерләрен җиткерә алсын, яшьләр мәнфәгатьләрен кайгыртсын өчен кирәк. Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов парламентка сайлаулар барышы белән таныштырды. “Яңа бурычлар, яңа максатлар, яңа мөмкинлекләр. Барысы да җитди. Олыларча. Дебатлар, агитацияләр – барысы да бар. Ләкин барысы да эмоциональ, “кайнар” уза. Яшьләрнең үз сүзе, үз позицияләре бар, алар үзләрен күрсәтергә тели. Кызыксыну, ышаныч бар аларда”, – диде ул.

Парламентта 100 урынга 444 яшь кеше кандидатурасын тәкъдим иткән. Рәсми оешмалардан тыш, үз-үзен тәкъдим итүчеләр дә булган. Сайлаулар белән бәйле Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы  Автобус 14 - 30» акциясен дә оештыра.  Граффити белән бизәлгән гадәти булмаган бу автобус республиканың төрле районнарында  яшьләр белән аралаша.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading