16+

Данир Сабиров: "Бурычка акча алып, машина сатып алдык"

Сабировлар гаиләсе ниһаять машиналы булган!

Сабировлар гаиләсе ниһаять машиналы булган!

"Моңа кадәр җиңел машинам юк иде. Шәһәр буйлап мин гастроль автобусында йөрдем. Без шундый экономный бит инде. Берәр материаль әйбер алганчы, без иң яхшысы Төркиягә барып, төрекләрнең хәл-әхвәлләрен белеп кайтабыз. Безнең бөтен инвестиция шул: ял, андагы кичерешләр...

Быел кыш бик карлы булды. Автобус белән шәһәр буйлап йөрү авырга туры килде. Парковкада аңа ике машиналык урын кирәк, кайда куям дип эзләп интегеп бетәсең.

Булмый болай дип, миңа да машина алырга булдык. Әле аны алганчы 10-15 тапкыр кире уйлаганмындыр. Әмма! Карантинда Төркиянең ябык торуы тәэсир иттеме - бу эшне ниятләдек! Башта кредитка алмакчы идек. Беренче взноска акча бар. Төрле банклардан санаттык, әмма отышлы шартлар бөтенләй юк! 500 меңгә кадәр страховка каско чыга. Әле бит аннан тыш процент та бар!

Болай да, тегеләй дә уйладык... Һәм нәтиҗәдә бурычка акча алып торырга булдык. "Бурычлы кеше үлми" диләр безнең якта. Сәламәт булып, рәхәтләнеп эшләп, бурычны кайтарырга язсын.

Менә сезгә кыскача машина алу тарихы. Әле ул машинада сезне дә йөртәчәкмен. Моның хакта соңрак сөйләрмен!", - дип язган Данир.

Сабировларны тәбрик итәбез! Һәрвакыт яшел утлар гына янсын юлыгызда! 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading