16+

Данир Сабиров: «Хәзер инде бер генә теләк...»

Татар эстрадасы артистлары зур теләк белән туган якларында бәйрәм оештыра башладылар.

Данир Сабиров: «Хәзер инде бер генә теләк...»

Татар эстрадасы артистлары зур теләк белән туган якларында бәйрәм оештыра башладылар.

Ришат Төһвәтуллин, Фирдүс Тямаевта бу инде традициягә әверелде. Илсөя Бәдретдинова беренче апкыр уздырды. Әмма шуңа карамастан, бәйрәм бик матур һәм күп санлы тамашачылар белән узган.

Данир Сабиров та быел беренче тапкыр уздыра. Туган Азнакаена җырчының коллега-дуслары - Фирдүс Тямаев, Ришат Төһвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, "Мунча ташы" артистлары, Рифат Зарипов кайтачак.

- Азнакайда бәйрәм оештыру - күптәнге уй-ниятем иде. Аллага шөкер, тормышка ашачак. Мин коллегаларымның бәйрәмнәрендә чыгыш ясаган булсам, хәзер алар миңа килә. Берсүзсез ризалаштылар, мин моңа шат.

Тәүдә бәйрәм Чатыр тауда узарга тиеш иде, әмма анда концерт оештыру өчен уңайлылыклар булмау сәбәпле "Юбилейный" мәйданына күчердек.

Тамашачы машина белән килергә уйласа да, анда парковка өчен урын бар.
Бәйрәмнең күркәм өлеше - авиашоу булачак. Миңа калса, концерт өлешенә караганда, күктә очкычлар "биюе" тамашачының хәтерендә мәңгегә калачак.
Һәр чараны оештыру зур көч таләп итә. Июль буе оештыру мәшәкатьләре белән шөгыльләндем. Әле аны бит үзең генә аткарып чыгарлык түгел, якташларның, дусларның да ярдәме кирәк. Мин аларга бик рәхмәтле. Минем тәкъдимне үзләре күтәреп алды.

Миләүшәмә дә рәхмәт, ул да минем теләкне хуплады һәм оештыру эшненең күп өлешен үз өстенә алды.

Хәзер инде бер генә теләк - көн яңгырсыз булсын иде. Кояшына өмет итми, өстән коеп тормаса - шөкер!

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading