16+

Данир Сабиров ябыгу серләре белән бүлешә

Танылган юморчы Данир Сабировның Инстаграмын карап баручылар беләдер, ул ябыгу темасы белән кызыксына башлады. Данир хәзер дөрес туклана һәм көн саен үлчәнеп, язучыларына авырлыгының күпмегә кимүен хәбәр итә.

- Авырлык артса, күп уңайсызлыклар тудыра икән. Сәламәтлеккә дә зыяны бар, сәхнә костюмнары сыймый. Аннары, читтән карап торганда да матур түгел.
Ике атна элек үземне кулга алып, ниһаять, ябыгырга тотындым. Үземә чикләр куярга тырышам. Өйдә булганда диетаны тоту күпкә җиңелрәк, тик менә гастрольләрдә бераз «ычкынып» китә. Мәсәлән, кичә һәм бүген өчпочмаклар ашалды. Кунакта булган идек, аларның сый-нигъмәтләрен ашамый түзә алмадым. Азнакайда булганда, әни тырышты: миңа аз калорийлы ризыклар пешерде. 
2 атна эчендә 5 килограммга ябыктым. Тагын бишкә киметсәм, бик канәгать булыр идем. 

Данир Сабировның ябыгу серләре: 

1. Күп итеп су эчәргә. 
2. Яшелчә һәм майсыз тавык итенә өстенлек бирергә.
3. Күп хәрәкәтләнергә. Мөмкинлек булса - йөгерергә. 
4. Һәр иртә саен зарядка ясарга. 
5. Зарядкадан соң салкын су белән коенырга. Тик моның үз тәртибе бар һәм аның белән танышу мөһим. Белгечләр әйтүенчә, кинәт сап-салкын су белән коена башларга ярамый.

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!

    Мөһим

    loading
    2
    X