16+

Демография турында Рөстәм Миңнеханов: «Күренми, Илсур Рәисович, күренми! Без шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының XXXII сессиясендә депутатларны, бала тапмыйсыз, дип «әрләде».

Демография турында Рөстәм Миңнеханов: «Күренми, Илсур Рәисович, күренми! Без шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының XXXII сессиясендә депутатларны, бала тапмыйсыз, дип «әрләде».

Уңышлар

Мэр Илсур Метшинның хисап докладында әйтелгәнчә, узган ел Казаннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 157 миллиард сум салым түләүләре кергән. Эре һәм урта предприятие­ләр 315 миллиард сумлык товар җитештергән һәм хезмәт күрсәткән. Башкаланың сәүдә челтәрендә 532,4 миллиард сумлык товар сатылган. Казан узган ел Нью-Йорк, Сидней һәм Милан шәһәрләре белән бергә Гуанчжоу премиясе алган. Россия шәһәрләре арасында беренче булып, Казан тагын Ли Куан Ю премиясенә лаек булган.
– Гуанчжоу һәм Сингапур премияләре әйбәт, – дип мөнәсәбәтен сиздерде Президент Рөстәм Миңнеханов. – Ләкин безгә, шәһәрдәге тормыш шартлары тагын да яхшырак булсын өчен, тырышырга да тырышырга кирәк әле.
Президент мисал итеп китергәнчә, Россия хөкүмәте рейтингында Казан 78 шәһәр арасында – 4нче урында. Юллар сыйфаты күрсәткечендә – 2нче, торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегендә – 4нче, медицина хезмәте күрсәтүдә – 8нче, мәдәният һәм мәгариф – 20нче һәм шәһәрдә тормыш уңайлыгы буенча 21нче урында торабыз икән.

Демография

Казанда 2016 елда рекордлы күрсәткеч – 24 564 бала туган иде, узган ел 21 023 сабый дөньяга килгән. Президент бу нисбәттән Казан мэрын һәм депутатларны шәхси үрнәк күрсәтергә чакырды. Хәер, мэр Илсур Метшинны «планны үтәгән» дип санарга буладыр, чөнки ул – дүрт бала атасы. Әмма мәсьәләгә ничек карыйсың бит?

– Демография буенча, гомумән, ил күләмендә хәл начар, без кимибез. Күренми, Илсур Рәисович, күренми! Без шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш. Каян килсен безгә демография? Безнең хатыннарыбызны күбрәк бала табарга үгетләргә кирәк. Мин ышанам, күпчелек депутатлар, шәхси үрнәкләрендә, илебез Президенты йөкләмәләрен үтәүдә катнашыр. Мин уйлыйм, ир-атлар каршы булмас. Иң мөһиме – хатын-кызларны ризалаштыру, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга Юлламасында күп балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең шактый арттырылганлыгын да искәртеп узды республика башлыгы.

«Салават күпере»

«Салават күпере» торак микрорайонына аерым игътибар бирелде сессиядә. Татарстан Президенты бу турыда сүз кузгалгач, Японияне искә төшерде. Токио шәһәре ядро-үзәкчекләрдән гыйбарәт икән.
– Әгәр без ядро – ягъни, эш, уку, ял үзәкчекләре төземәсәк, барысы да шәһәр үзәгенә йөриячәк. Токио кебек ядролардан торырга тиеш шәһәр. Бездә исә барысы да иртән үзәккә бара, ә кич кире кайта. Безгә «Салават күпере»н үзен-үзе тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиткерү турында уйларга кирәк. Әгәр без бу агымнарны көйләүгә ирешмәсәк, һәрвакыт транспорт коллапсы булачак. Шәһәр үзәге генә түгел, ә шәһәр тулаем югары таләпләргә җавап бирерлек булсын өчен тырышырга кирәк, – дип максат куйды Президент Рөстәм Миңнеханов.

Аварияле торак

Казанда аварияле тораклардан күчерү буенча 2013-2017 елларга исәпләнгән программа тәмамланган. Шул еллар эчендә 89 авария­ле йорттан 5 меңгә якын кеше күчерелгән. Быел яңадан бишьеллык программа кабул ителәчәк. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, яңа программа авария хәлендәге 51 йорттан тагын 557 гаиләне күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Чүп-чар

Зур җыелышлар көн тәртибенә дә «баш авыртуы» булып килеп кысыла чүп-чар мәсьәләсе. Казанда Самосырово полигоны ябылды, узган ел аның өстен томалау эшләре башкарылды. Быел Самосырово полигоны өстенә агачлар утыртыла, һава чис­тарткыч конструкцияләр ясала. Химия (Химическая) урамындагы яңа полигон мәйданы биш елга гына җитәрлек. Чүпләрне төрләренә аерып җыю – чишелешнең бер юлы. Казанның Авиатөзелеш районы бу эшне беренче булып башлады. Башкалада инде 41 урында чүпләрне төрләренә аерып җыю павильоны ясалды.

Быелның ахырларына ләм эшкәртү цехы төзелеп бетәчәк. Хәзергә канализация суларын чистартудан калган ләм (көн саен 250 мең тонна) Идел буендагы кырга чыгарыла. Ләм эшкәртелә башлагач, 100 гектардан артык территория азат ителәчәк.

Медикларга да эләкте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Шәһәрдә 68 медицина учреждениесе тапшырылды, ә казанлыларның 46 проценты медицина хезмәте күрсәтү дәрәҗәсеннән һаман да канәгать түгел», – дип, медицина кадрлары белән җитди эшләргә кушты.

Экология

Казанда хәзер 144 парк, сквер һәм бакча бар. Быел тагын 9 парк белән сквер төзекләндерелә.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading