16+

Депутатлар безнең кебек яшәп карасын!

«Яңа елга бурыч белән кермә: күңелсезлек шуннан башлана!» дигән язмада суд приставлары турында укыган идем. Бик күңелгә тиде суд приставларының шулай кылануы.

«Яңа елга бурыч белән кермә: күңелсезлек шуннан башлана!» дигән язмада суд приставлары турында укыган идем. Бик күңелгә тиде суд приставларының шулай кылануы.

Шуны әйтәсем килә, әгәр дә хөкүмәт, җитәкчеләр халыкка вакытында хезмәт хакын түләп барса, кеше түләүләрен дә вакытында түләп барыр иде. Җитәр-җитмәс акча белән тормыш алып барып булмый шул. Шуңа күрә илдә йортсызлар, сәрхүшләр күбәйде. Хаман саен азык-төлеккә, ут-газга, бензин, транспортка бәя күтәреп кенә торалар. Халык кая барып бәрелергә белми. Депутатлар үзләре ярты “лимон” акча алып, атлаган саен машина алыштырып кына тора. Ә биш мең пенсия алучылар ни эшләргә тиеш?! Мин дә сигез меңгә эшләп йөрим. Мин ул сигез меңне авыл җирендә утка түлиемме, суга, газгамы, ашарга калдырыйммы? Ул түрәләр аз гына булса да халык турында уйласын иде. Депутатлар гади халык урына калса, бер көн дә мондый шартларда яши алмаячаклар. Ник алар шуны уйламый икән?

Исемем редакция өчен генә.

«Яңа елга бурыч белән кермә: күңелсезлек шуннан башлана!»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading