16+

Депутатлар Яңа елга могҗиза бүләк итте

Балачакта без барыбыз да могҗиза көтәбез, матур хыяллар белән яшибез һәм аларның тормышка ашачагына чын күңелдән ышанабыз. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларның әнә шул хыялларын чынга ашырырга ярдәм итте. Әлеге җылы, матур чара “Кыш бабайга хат” хәйрия акциясе кысаларында узды.

Депутатлар Яңа елга могҗиза бүләк итте

Балачакта без барыбыз да могҗиза көтәбез, матур хыяллар белән яшибез һәм аларның тормышка ашачагына чын күңелдән ышанабыз. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларның әнә шул хыялларын чынга ашырырга ярдәм итте. Әлеге җылы, матур чара “Кыш бабайга хат” хәйрия акциясе кысаларында узды.

Мәгълүм булганча, Казанның балалар һәм яшьләр комитеты алтынчы ел рәттән “Кыш бабайга хат” акциясен оештырып килә. Узган биш ел эчендә акция кысаларында ятим, инвалид һәм аз керемле гаиләләрдә яшәүче 1378 балага тапшырылган бүләкләрнең гомуми суммасы өч миллионны тәшкил итә. Быелгы чарада да 150 бала катнашты. Шуларның 26 сы – тәртипләре тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Дуслык” социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр.

Әлеге чараның максаты да, бурычы да гап-гади: аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә яшәүче балаларны сөендерү. Алар Яңа елга нинди бүләк алырга теләүләрен белдереп, Кыш бабайга хат яза. Соңыннан әлеге хатлар социаль челтәрләр аша тормышка ашырыла. Шуннан соң Кыш бабай өчен язылган хатлар Казан башкарма комитеты бинасында, Дәүләт Советы фойесындагы чыршыларга эленә. Теләге булган кешеләр әлеге открыткаларны алып, балаларга бүләк ала ала. Ахырдан барлык бүләкләр дә балалар һәм яшьләр комитетында җыела һәм Кыш бабай белән Кар кызы ярдәмендә тиешле кешеләргә барып ирештерелә. Гадәттә, балалар уенчыклар, велосипед, спорт белән шөгыльләнер өчен төрле әсбаплар сорый.    
Алда язганыбызча, әлеге чарага Дәүләт Советы депутатлары да кушылды. Акция кысаларында алынган бүләкләрне Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм парламент сәркатибе Лилия Маврина  бүген балаларга “Дуслык” тернәкләндерү үзәгендә Чыршы бәйрәме вакытында тапшырды.   

– Кадерле балалар, без сезне депутатлар исеменнән Яңа ел белән котлыйбыз. Бәйрәм вакытында сезнең шат күңелле, тәртипле, акыллы, сәләтле булуыгызны шатланып карап утырдык. Шуңа күрә нәкъ менә сезне Яңа ел белән котларга килдек. Яңа ел – бөтен кеше өчен дә тылсымлы бәйрәм. Без сезнең Кыш бабайга хат язуыгызны беләбез. Әлеге хатларны Кыш бабайга тапшырдык. Ә ул бездән үзенә ярдәм итүен сорады, – диде Лилия Маврина балаларга бүләкләр тапшырган вакытта.  

Хәтерләсәгез, чыршыга эленгән хатны беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачкан иде. Ул чагында Рөстәм Миңнехановка Яңа елга Кыш бабайдан бүләк сораучы биш яшьлек Данила хаты туры килде. “Дуслык” социаль-тернәкләндерү үзәгендә бүләкләр алучы балалар арасында ул да бар иде. Кулына Президент бүләк иткән роботны алган Данил сөенеченнән нишләргә белмәде.

– Роботлар яратам, рәхмәт, – диде ул.
Бүләк алучылар арасында тугыз яшьлек Александра Абызова да бар иде.
– Минем беркемгә дә белгертергә теләмәгән серләрем күп. Шуңа күрә Кыш бабайдан блокнот сорадым. Хәзер аларны шушында язып барачакмын. Аннан  соң матур рәсемнәр ясарга яратканлыктан, фломастер сорадым. Шулай ук чәч   кыстыргычы, косметичка, биткә сөртергә крем да бүләк итүен теләгән идем. Мин Кыш бабайга бик рәхмәтлемен. Аның барлыгына һәрвакыт ышандым һәм, ниһаять, минем хыял чынга ашты, – диде ул безгә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading