16+

Дилә Нигъмәтуллина үзе белән булган кызганыч хәл турында сөйләде һәм диагнозын да әйтте

- Өч атна элек без бик матур бер компания белән снегоходларда йөрергә чыктык. Барысы да уңды ул көнне: һава торышы да, шашлык та, бер кеше дә батып калмады, бензин да бетмәде, хәтта снегоходка тагылган ватрушкага утырып, барысы да исән-сау гына йөреп кайттылар.

Дилә Нигъмәтуллина үзе белән булган кызганыч хәл турында сөйләде һәм диагнозын да әйтте

- Өч атна элек без бик матур бер компания белән снегоходларда йөрергә чыктык. Барысы да уңды ул көнне: һава торышы да, шашлык та, бер кеше дә батып калмады, бензин да бетмәде, хәтта снегоходка тагылган ватрушкага утырып, барысы да исән-сау гына йөреп кайттылар.

Мин инде, гадәттәгечә, Инстаграм өчен 1-2 видео төшердем. Чөнки эмоцияләр күп булгач, язылучыларым белән дә бүлешәсе килә. Видеолар төшердем дә, телефонымны эчке кесәмә тыгып куйдым. Ул көнне фотога бик күп төштек. Бу матур мизгелләрне һичшиксез хәтердә калдырасы килә иде барыбызның да. Кыскасы, барысы да супер булды... Бер күңелсезлек кенә килеп чыкмаган булса...

Кайтырга дип машинага утыргач, телефоным каядыр юкка чыкканын аңлап алдым. Шалтыратып та карадык, әмма матур тавышлы апаның: «Абонент временно не доступен», - дигән тавышы гына ишетелде. Чукынчык айфонның салкында сүнә торган гадәте бар шул. «Берәр җирдә ятадыр әле»,- дип үземне тынычландырдым. Өйгә кайткач, машинаның бөтен җирен актарып чыкканнан соң, без телефон карга төшеп калганына инандык. Кире әйләнеп килеп эзләп тә карадык. Тик кая инде, табырсың ди, шундый зур басуда! Минем, әлбәттә, бөтен кәефләрем төшеп, көне буена алган яхшы эмоцияләр бер мизгел эчендә юк булды. Телефоны ул кадәр жәл түгел иде: күпме фотолар калды, купме мәгълүмат...

Ә телевизорны ачып карасак! Андаааа... шундый хәлләр... Кемеровода коточкыч хәл! Шул минутта, минем югалту бу хәсрәт белән чагыштырганда чүпкә әйләнеп калды. Киләсе берничә көнне бөтен Россия траурда булды. Бөтен кеше шуның турында гына сөйләште. Иң мөһиме барыбыз да исән-сау булыйк, дип догалар кылдык. Икенче көнгә миңа башка телефон бирделәр һәм мин айфоным турында оныта да башладым, фотоларым белән саубуллаштым. Телефон номерларының күбесен кире кайтардым һәм үземнең яңа телефонны әкренләп өйрәнүемне дәвам иттем.

Инстаграммга фото төшергәндә генә сагынып искә ала идем. Ни дисән дә, фотоларның сыйфаты шәп иде! Ярар, нишлисен инде?! Буласы булгандыр...
Бары тик бер кеше генә айфон табылачагына өметен өзмәде һәм өч атна узгач, ул без снегоходта йөргән җиргә барып кайтырга булды. Мин: «Ничек хәлләр? Берәр яңалык бармы?- дип шалтыратып сораганда, инде кире кайтып та бара иде. «Анда кереп булмый, җебетеп бетергән. Җәйне көтәргә кирәк", - дигән җавап кына ишеттем. Эх, булмас инде. Табылса да, шул гомер узгач, эшләмәс инде ул, дип күңелем төште. Əмма күңел бит барыбер өметләнә иде. Без бит һаман ниндидер могҗиза көтәбез... Ә могҗиза кайвакыт тормышта була икән! Сәфинә белән өйгә кереп керсәм, өстәлдә айфон ята! Башка килгән беренче уй: урра, яңа айфон. Якынрак килеп карасам - минеке, чехоллары да минеке. Ничек һәм кайдан? Ничек мондый хәл булырга мөмкин? Мине күрсәгез! Сөенечемнән түшәмгә кадәр сикердем. Миннән күбрәк Булат сөенде, Сәфинә куанды!

Снегоходка тагылган ватрушкада мин дә йөрдем. Шул вакытта телефон эчке кесәдән төшеп калган булган. Ничек ул шул зур басуда эзләп табылды, бу минем өчен әле дә башка сыймаслык әйбер булып тора. Могҗиза бит, җәмәгать?

Менә шундый мажаралар була тормышта.  
Менә бит дуслар, шундый көннәргә барып җиттек: телефон югалганга көенәбез, ә табылгач, җүләр кебек сөенәбез. Телефонозависимость дигән авыру буладыр инде ул. Кызык та, кызганыч та...

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading