16+

Дин әһелләре форумында 95 яшьлек кунак көтелә

3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәчәк.

3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәчәк.

Аны унберенче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы уздыра.
Быелгы форумга Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 72 регионыннан барлыгы 1200 дин әһеле һәм кунак килер дип көтелә. Быел беренче тапкыр Алтай республикасы һәм Орёл өлкәсеннән дә делегатлар катнашачак. 
«Иң өлкән яшьтәге ике катнашучыбызны көтәбез. Калининград өлкәсеннән 1925 елгы Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким ага Биккев киләчәк. Ул бу чараны бик көтеп алды. Казанга килү өчен, хәтта берничә ай элек коронавирустан вакцина да ясатты. Икенчесе – Казан шәһәренең «Кадер» мәчете имам-хатыйбы 1927 елгы хөрмәтле шәхесебез Харис хәзрәт Салихҗан. Иң яшь делегатларга 19 яшь», – дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев.
Бу форум күпмедер дәрәҗәдә киләсе елда узачак Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 тулу уңаеннан узачак тантаналы вакыйгага әзерлек тә булачак. Шулай ук октябрь аена күчерелгән Бөтенроссия халык исәбен алуда үз өлешен кертми калмас, дип искәртте оештыручылар. 
3 июнь көнне «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә форумның рәсми ачылышы узачак. Соңрак бөтен Россиядән җыелган дин әһелләре 4 төркемгә бүленеп, дискуссион мәйданчыкларда эшләячәк.
4 июнь көнне «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам

Шакиров исемендәге концерт залында узачак пленар утырышта Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашачак. 
5 июнь көнне Форум делегатлары TP Спас районы Болгар шәһәрендә
«Изге Болгар җыены»нда катнашачак.

Белешмә өчен: Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрь аенда уздырылды. Ул вакытта Казанга Россиянең 40 регионыннан 700 дин әһеле җыелган иде.

Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading