Шәһри Казан

Динә Закирова: «Әнигә шалтыратасым килә...»

Динәне күпләр искиткеч музыкант, скрипкачы гына дип беләдер. Кечкенә генә буйлы бу чибәр ханымда күпме иҗат дәрте ташып торганын күз алдыгызга да китермисездер әле!

Музыка белән «җенләнү» генә түгел, ул әле бик тәмле ризыклар пешерү буенча татарча блог та алып барды. Калфаклар да чигә, үзе өчен яңа булган музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә. Безнең әлеге тынгысыз җан хакында тагын да күбрәк белдертәсебез килә.

Әни хыялын тормышка ашырып

Динә Чаллы шәһәрендә туып-үскән. Әмма әти-әнисе Мөслим ягыннан булганлыктан, балачагының күп өлеше шунда узган.

– Шәһәр баласы булсам да, үземне шәһәрнеке итеп хис итмим. Сораган кешегә дә, Мөслим кызы мин, дим. Без үскәндә, татар теленә басым бик зур булды. Гомумән, Чаллыда татар телен саклап калу буенча бик зур эш башкарыла. Бездә һәр сүз татарча гына булды. Тирә-юньдәге руслар да татарча сөйләшеп йөри иде. Гаиләдә рус сүзләрен катыштырып сөйләшмичә аралашу да телне саклый, минемчә. Үз кызымны да татар телендә, татарча тәрбиялим. Минем белән татарча сөйләшергә кирәк икәнен белә ул, – ди Динә.

Динә Закирова сәнгать дөньясына очраклы гына килеп кермәгән. Чөнки Динәнең әнисе дә музыка җанлы кеше була.
– Балалар – әти-әниләренең хыялларын тормышка ашыручылардыр ул. Әнием баянчы иде. Ул вакытта авыл җирлекләрендә скрипка юк инде, әлбәттә. Әле хәзер дә сирәк уен коралы, дияр идем. Районнарда үзләрендә скрипкачылар булдырыр­га бик тырышса да, әмма хәзергә бу – күпләрнең хыялы гына. Әнием дә баянда уйнарга өйрәнсә дә, скрипка хакында хыялланган. Хәтта мин скрипка буенча укырга кергәч, үзенә дә әлеге уен коралын алып, уйнарга өйрәнде, – дип искә ала узган тормышын музыкант.


Динәнең әнисе музыка училищесын тәмамлаган. Аны хәтта консерваториягә укырга да чакыралар. Әмма бу хыялын әлеге дә баягы кызы Динә тормышка ашыра.

– Әни минем белән бик горурланды. Консерватория тәмамлаган кешеләр аның өчен зур эш башкарган кебек күзаллана иде. Миннән нинди музыка уен коралында уйнаячаксың дип сорамадылар да, кулыма тоттырдылар һәм бетте. Минемчә, бу – дөрес. Балага әни нәрсә әйтә – шул дөрес булырга тиеш. Безгә «юк, эшләмим» дияргә ярамый гына түгел, син инде үзең аңлы рәвештә «юк» дими идең. Әлбәттә, баланың сәләтенә дә карыйсың. Монда акыл белән эш итәргә кирәк. Хәзер психологлар, балага ирек бирергә, сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, ди. Үзең акыллы булмасаң, сиңа бер психолог та ярдәм итә алмый. Үз балаңны тоемлап, аның белән элемтәдә булырга кирәк, – дип саный Динә.

Артист баласының сайлау мөмкинлеге башка балаларныкы кебек булса да, сәхнә артында үскәнгәме, алар да еш кына әти-әнисе юлын сайлый. Динә һәм Илнур Закировларның кызлары да биергә ярата икән. Әтисе белән спектакльләрдә дә чыгыш ясый. Гәрчә үзенә биш яшь кенә булса да.

«Кечкенә бала белән эшкә чыгу – батырлык»

Кызларына өч ай булганда,  Динә эшкә чыга.
– Без артистларны бай кешеләр, дип уйлыйлар. Бала кирәкми, эшлисем килә, дип эшкә чыгып китү түгел иде бу. Бер хезмәт хакына гына кечкенә бала белән яшәве авыр. Әгәр дә акча эшләргә мөмкинчелегем бар икән, нигә аңардан файдаланмаска ди? Икенче яктан, әлбәттә, балага игътибар кирәк. Әмма буш вакытымны хәзер дә балага багышлыйм. Ә бала кечкенә чакта эшкә чыгуым ул бары тик иремә ярдәм итү максатыннан эшләнелгән. Моны бәяләү-бәяләмәү бары аның эше, билгеле. Бала ялында утырмыйча эшли башлау, минемчә, бик зур батырлык. Моны ир-атлар аңлап, рәхмәтле була белсен иде, – ди Динә.

Хәер, аның кебек яшь әниләр хәзер шактый. Кемдер бала ялында бизнесын ачып җибәрә, кемдер иҗат белән акча эшли. Барысына да өлгерә дә, вакытын да таба. Моның өчен бары һәр эшне яратып эшләргә кирәк, дигән фикердә танылган скрипкачы.

Реклама

«Дусларым әйбәт»

Динә шулай ди.
– Кешене йә кабул итәм, яисә юк. Кабул итәм икән инде, минем янәшәмдә була. Әгәр кабул итмим икән, ул үзе тормышымнан «төшеп кала».

Скрипкачы Аллаһка да, дингә дә ышана. Бу аның әби тәрбиясе алуына да бәйледер, мөгаен.
– Бөтенесен булмаса да, догалар беләм. Дин кешеләренә бик зур хөрмәт белән карыйм. Көн саен яулык бәйләп йөр­мәсәм дә, күңелем чис­та, гамәлләрем ихлас. Аек акыл белән көн күрәм. Кешегә начарлык эшләмим. Дингә керткән өлешем дә шулдыр. Балам белән дә кич саен догалар укып йокларга ятабыз. Кызым да Ходай барлыгын белеп, аңлап үсә. Биш вакыт намаз укып, мәчеткә йөреп, аннан кеше күрмәгәндә яулыкларын салганнарны аңламыйм. Гомумән, дин ул – һәркемнең ­шәхси эше, – ди артист.

«Миңа матди байлык кирәкми»

Динәнең чыгышларын күргән кешеләр аның тышкы кыяфәтенә игътибар итми калмыйдыр. Сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышта да аның һәр образы уйланылган, һәр төс бер-берсенә туры килерлек итеп сайланган. Һәм, әлбәттә инде, һәр киемендә дә татар милли бизәкләрен күрергә була. Ул үзе дә: «Мин кием-салым аша да милләтемне, татар бизәкләрен пропагандалыйм», – ди. Өстәвенә, үзе калфаклар да чигә.

– Калфак озын буйлы булмаган кызларның буен озынрак күрсәтергә ­сәләтле. Ул таҗ кебек, калфак кигәч, үзеңне затлырак хис итәсең. Калфаксыз күлмәкләрем аз. Калфак булмаганда, берәр милли деталь булса да кертеп җибәрер­гә тырышам. Миңа көн саен диярлек бу образларыма карата комплиментлар язалар. Әмма моңардан бик оялам. Үземне бик зур артист итеп хис итмим. Һөнәрем булу белән бик бәхетлемен. Дәрәҗәләр, исемнәр артыннан куу, минемчә – чир. Чирләргә теләмим, бернәрсә җыймыйм. Миңа фатир да, машина да кирәкми. Мине ялганлый дип уйларга мөмкиннәр. Әмма миңа матди дә, эмоциональ байлык та кирәкми, идея өстенрәк. Милли көйләрне, милли музыка уен коралларын, татар җырларын балаларга җиткерү миңа мөһимрәк.

Әнине сагыну

Динәне бик озак «ача» алмадым. Инде сәгатьтән артык утырабыз, ә ул һаман минем өчен «бик­ле». Бер яктан, укучыга бу шәхесне ничек җиткерермен инде, дип борчылсам, икенче яктан, үземне эчтән генә, булдыксыз, дип ачуланып утырдым. Ә сәбәбе тирәндәрәк булган. Моны соңрак аңладым. Динәнең күңелендә инде ике ел төзәлмәслек яра саркый икән ләбаса.

– Иҗатым гөрләп тора, Аллага шөкер! Мине мактап торучылар, иҗатыма сокланучылар, аркадан сөеп канатландыручылар бар. Әни генә юк. Ике ел юк инде. Ике ел иҗат белән юандым. Барысын да җыеп, күрсәтергә иде аңа. Юк, бернишләтеп булмый! Сөйләр сүзләр, эшләнгән эш күп. Ә ул юк. Әниле кешеләр әниләрен сакласын, аларның булуы белән куансын иде. Бик күп әйбер сөйләр идем аңа. Әни бик иртә – 54 яшендә китте. Иҗатыма, оныгы тууга бик сөенә иде. Иҗат белән януым ул бары тик әнине сагынып эшләгән әйбер. Әнине сөендерергә иде дигән кебек юану. Миңа үземә генә калыр­га ярамый. Моны аңлаучы бик аз. Мине тәнкыйтьләүчеләр дә, якыннарым арасында да мине аңламаучылар бар, – ди әңгәмәдәшем, хис-кичерешләре белән бүлешеп.
Әйе, әти-әниебез исән вакытта, без ничә яшьтә булуга да карамастан, бала булып калабыз.

– Әни безнең бик тиз китте. Ай ярым эчендә яман шеш аны арабыз­дан алды. Ул ай ярым минем өчен 15 ел кебек булды. Әни аяктан егылгач, әтинең карашын истә калдыр­дым. Аның карашы югалган иде. Барысы да «югалып бетте». Ә миңа ниш­ләргә? Хәтта елый да алмадым. Мин гомер буе әнидән куркып яшәгән кеше. Әнинең фикере минем өчен бик мөһим, ул миңа эталон булды, аның сүзе дөрес иде. Аның киңәшләре миңа бик кирәк. Хәтта телефон номерын да әле дә булса сыздырып ата алмыйм. Аңа шалтыратасым килә. Әни исән чагында, мин бала булганмын икән...

... Динә белән очрашудан соң иң беренче итеп әни номерын җыйдым. Гәрчә әле сөйләшүебезгә ике сәгатьләп кенә вакыт үтсә дә. Динә белән сөйләшү күзаллауларымны, фәлсәфәмне 180 градуска үзгәртте, дияр идем. Газета битенә барысын да сыйдырып булмый. Ә Динә ул бик «тирән» кеше. Аны ача белергә генә кирәк!

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 25 гыйнвар 2020 - 17:49
    Без имени
    Зур рэхмэт ,бик эчтэлекле язма!!!
  • 25 гыйнвар 2020 - 11:16
    Без имени
    Искиткеч... Без Динәнен чыгышларын бик яратып карыйбыз... Бу язмадан сон бигрәк тә хормәт артты)))) молодец, унышлар сиңа гүзәл татар кызы
  • 24 гыйнвар 2020 - 17:52
    Без имени
    Лилия Хамитовна.Синең язмаларыңны укып барам.Оста язасың.Молодец.Динә турында да без белмәгән күп нәрсәне ачкансың.Динә ул ихтирамга лаек шәхес.