16+

... дип әйтте ди

Гел ак кына, йомшак кына булып торсаң, тун тегеп киюләре дә бар.

Гел ак кына, йомшак кына булып торсаң, тун тегеп киюләре дә бар.

* * *
Кыйммәтле бүләкләрдән беркайчан да баш тартмагыз. Мәхәббәт килә дә китә, ә ломбард тәүлек әйләнәсенә эшли.
* * *
Дөньяның астын-өскә китерерлек бер фикер язсаң, зыялыларның яртысы – җөмлә төзелешен, яртысы хәреф хатасын тикшерер­гә тотыначак.
* * *
Хатының белән беркайчан да бәхәсләшмә. 90 процент очракта ул хаклы булып чыгачак. Ә калган 10 процент очракта син гаепле булачаксың.
* * *
Күперләрне яндырып китәргә ашыкмагыз. Күперләр әле кирәк булырга мөмкин. Тырмаларны яндырыгыз.
* * *
Кызларга киңәш. Ике егет арасында кайсын сайларга белмәсәгез, икенчесен сайлагыз. Әгәр беренчесен чынлап та яратсагыз, икенчесе булмас иде.
* * *
Кешедәге беркайчан да армый-талмый, соңга калмый торган иң ышанычлы сыйфат – ялкаулык.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading