16+

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары белән бәйле киң таралган 3 алдалау очрагы

1. Эш урынына, өйләргә килеп, барлык хезмәткәрләрне дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчәргә үгетлиләр.

1. Эш урынына, өйләргә килеп, барлык хезмәткәрләрне дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчәргә үгетлиләр.

Күчермәсәгез, акчагыз яна, югала дип куркыталар. Нишләргә?


Пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөрми. Чит кешегә ишек ачмаска, артык бәйләнә башласалар, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга була.

2. Кибетләрдә кредитка берәр нәрсә сатып алганда, кредитны рәсмиләштерү тизрәк булсын дигән сылтама белән, дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчәргә кушалар. Кеше моны сизми дә кала, үзе дә аңламыйча, бер кочак документ арасына яшеренгән тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү турындагы кәгазьгә дә кул куя. Бу хакта фондтан хатлар килә башлагач кына белә. Нишләргә?

Әгәр дә кредит алганда тупланма өлеш турында сүз чыга икән, аеруча сак булу сорала. Кредит алу өчен башка оешма эзләргә мөмкин. Документларга кул куйганда, игътибарлы булыгыз. Әгәр дә сезнең рөхсәттән башка тупланма өлешегезне берәр фондка күчергәннәрен сизәсез икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.

3. Эш эзләп баргач, кадр агентлыклары, тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчергән очракта гына эш табып бирәчәкбез, дип ышандыра. Нәтиҗәдә, эш тә юк, тупланма өлеш тә билгесез фондка күчкән булып чыга. Нишләргә?

Бу очракта башка оешмадан эш эзләсәгез яхшырак. Кадрлар агентлыгының мондый шартлары законсыз.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading