Шәһри Казан

"Дөнья йөзендә миндә генә бар андый исем — атказанмаган!"

Танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова быелгы концерт программасына “Атказанмаган” дигән үзенчәлекле исем сайлаган иде. Бу уңайдан “Туган тел” телеканалының “Сер итеп” кенә тапшыруында бу уңайдан аңлатма биргән.

Реклама

-Миңа шалтыраталар, алай мескенләнмә инде, вакыты җиткәч бирерләр, диләр. Кулымны күкрәгемә куеп әйтәм: бу мескенләнү түгел, бу — горурлану. Атказанмаган! Дөнья йөзендә миндә генә бар андый исем — атказанмаган! Халык бит аны чынлыкта менә иҗатларын күргәннәр дә (дәүләт бүләкләре алган артистлар дип аңларга кирәк — авт.) шуңа биргәннәр, дип уйлый, сорап йөргәннәрен белми. Үзеңнең атказанган җырчы икәнеңне дәлилләргә, исбатларга кирәк, диләр. Миңа серванттагы ниндидер грамотага караганда, тамашачы кыйммәтрәк. Әгәр дә коллегалар ала алган икән, мин алар өчен шат. Миңа кирәк түгел. Мин дөресен әйтәм: мин җырчы да түгел, мин әз генә җырчы, әз генә алып баручы. Иң мөһиме минем үземнең тамашачым бар, - ди Илсөя Бәдретдинова. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 4 апрель 2020 - 09:13
    Без имени
    Артыннан Йореп,тегелэй болай итмэсэн,беркем бирми ул исемне,дорес эшлисез,хэзер анын бэясе калмады,сез болай да атказанган!!!!
  • 1 апрель 2020 - 20:43
    Без имени
    Иииииий Илсия сойлэп торасын инде мина кирэкми дип бирсэлэр эле кирэкми, узегезгэ булсын дип тормассын йогереп барып алырсын 😂
  • 31 март 2020 - 20:00
    Без имени
    Бер дә борчылма, Илсөякәй! Без сине барыбер яратабыз!