16+

Доктор Комаровскийдан КИҢӘШЛӘР

1. Җил чәчәге вакытында баланы юындырырга ярамый диләр, дөресме? Әдилә Вафина, Яшел Үзән.

Доктор Комаровскийдан КИҢӘШЛӘР

1. Җил чәчәге вакытында баланы юындырырга ярамый диләр, дөресме? Әдилә Вафина, Яшел Үзән.

Балалар авырганда хәлне катлауландырмагыз, гадирәк булыгыз. Җил чәчәге – уза торган авыру. Аңа каршы прививкалар да салдырырга була. Бала авырып киткән икән, борчылырлык сәбәп юк. Дөрес, катлаулы авырулар булганда, балага аерым тәрбия кирәк. Ә барысы да гадәттәгечә икән, температураны төшерә торган дару бирү дә җитә. Юындыруга килгәндә, бер атна коендырмасаң, әлбәттә, баланың тәне кычыта башлый. Шуңа да көн саен салкынча душ кертергә рөхсәт итәр идем. Зеленка белән буяу тән тиресен киптерә, ул катырак кычыта башлый, шуңа бетчәләргә башка әйберләр яки бернәрсә дә сөртмәсәгез була.

2. Банкада сатыла торган боламыклар зыянлы түгелме икән? Әйтик, кибеттән алынган бер алма һәм алма боламыгы бар ди, кайсысына өстенлек бирер идегез? Мәдинә Шуваева, Казан.


Алма алмагачтан яңа гына өзелгән булса файдалы. Әгәр ул былтыр җыелган икән, файдалы үзлеген югалта. Бу очракта банкадагы боламык файдалырак булырга мөмкин. Тәгаен әйтә алам: алма согына караганда, алма үзе файдалырак. Банкадагы ризыклар әниләргә уңайлы булсын өчен эшләнелгән. Әнинең ял итәргә, фитнеска барырга, үзен карарга вакыты кала икән, димәк, бу гаилә бәхетле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading