16+

Донор – «бүләк итү» дигәнне аңлата

14 июнь көнне бөтен дөньяда Донор көне билгеләп үтелде. Әлеге дата Австрия табибы һәм иммунологы Карл Ландштейнерның туган көнендә үткәрелә.

Донор – «бүләк итү» дигәнне аңлата

14 июнь көнне бөтен дөньяда Донор көне билгеләп үтелде. Әлеге дата Австрия табибы һәм иммунологы Карл Ландштейнерның туган көнендә үткәрелә.

 Ул 1930 елда кешедә кан төркемен ачкан өчен физиологик медицина буенча Нобель премиясенә лаек булган галим. Бу көнне Казанның 1 Май мәйданында Кан үзәге, «Игелекле Казан» проекты белән берлектә, Донор көне уңаеннан зур чара оештырды. 

Биредә 18 яшьтән узган, авырлыгы 50 килодан артыграк булган кешеләр кан тапшыра алды. 
– Мин икенче ел рәттән кан тапшырам. Бу гамәлем белән башкалар өчен файдалы була алам икән, минем каным кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә икән, бу зур савап дип саныйм, – ди кан тапшырырга килүчеләрнең берсе – Айрат Хәбибуллин. 
Бөтендөнья донор көнендә кеше гомерен саклап калучы донорларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кешеләрне ирекле һәм даими кан бирүгә өндәделәр.

Донорлык турында биш факт
1. Донор сүзе латинчадан «бүләк итү» дигәнне аңлата. 
2. Канын еш тапшыручылар йөрәк-кан тамырлары авырулары белән сирәгрәк авырый. 
3. Донорлар башкаларга караганда биш елга озаграк яши дип санала, чөнки аларның каннары гел алышынып тора икән. 
4. Россиянең иң яхшы доноры – Рөстәм Хәбибрахманов. Аңа – 61 яшь. Ул Казанда яши. Рөстәм абый, 102 донация­дә барлыгы 46 литрга якын кан тапшырып, барысын да шаккатырган. 
5. Кешедә уртача 5,5 литр кан бар дип санала. Кан тапшыр­ганда, шуның нибары 350-450 мл гына алына.

фото - kirov-portal.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading