Безнең Арча районы, Курса-Почмак авылында (бу 1948 елларга туры килә) Иван кушаматлы бер кара кәҗә тәкәсе бар иде. Шундый зур гәүдәле, озын һәм кәкре мөгезле. Аның исе әле дә борынга бәрелеп торган шикелле. Шуңа да карамастан без, малайлар, аңа атланып та йөри идек.
Ул каян килеп керде икән безнең авылга, белмим. Югыйсә, фермада кәҗәләр юк иде, сарык кына тоттылар. Димәк, сарыклар арасында яшәгән була бу Иван. Сугыштан соңгы елларда авылда ирләр җитмәгән кебек, авыл кәҗәләре өчен тотканнардыр бу Донжуанны. Ул һәрвакыт авыл көтүендә йөрде, авылның бөтен кәҗәсенә ул хуҗа иде. Бик якын җан иясе иде ул авыл халкы өчен, аны авылда яратмаган кеше булмагандыр...
Әле дә хәтеремдә, март ае иде. Капкабыз, күрәсең, ачык калган булгандыр, кәҗәбез каядыр китеп югалып торды. Аны эзләү, карау минем вазифага керә иде. Киттем мин моны эзләп, түбәноч ягына таба. Юлда коелган печән калдыклары ята, чөнки яз көне болыннан печән ташый торганнар иде. Шушы урам буйлап кибеткә кадәр бардым. Карасам, минем кәҗәм Иван кочагына эләккән икән. Менә сиңа мә... Яннарына барып җиттем җитүен, тик кәҗәгә Иван якын җибәрми, мә-ә-ә-ә ди дә минем өскә килә.
Нишләргә? Кибеттән әллә ни ерак түгел яшьтәшем Җәүдәт яши иде. Өйләре янына бардым да Җәүдәт дип кычкырдым. Озак көтәргә туры килмәде, дустым атылып килеп чыкты. Аңа эшнең нәрсәдә икәнен сөйләп аңлаттым. Икебезнең дә аякта чабата, тик астына башмак куелган иде, чөнки язга таба чабатадан гына йөрергә уңайсыз, су керә иде. Шуңа чабатаны күтәртәләр иде. Киттек без яшьтәшем белән кәҗәләр янына. Без якынлашуга, кәҗә тәкәбез, әллә нинди тавышлар чыгарып, сөзәргә килә башлады. Ул кадәр гәүдәсе белән безне бәреп егып, таптап кына китәр иде. Әмма планны уйлап таптым. Җәүдәт, мин әйтәм, син безнең кәҗәне бик тиз генә куып китәрсең, ә мин Иванны котыртып торам, дим. Шулай эшләдек тә. Мә-ә-ә-ә дип тәкә өстенә киләм, ә ул миңа килә башлады. Шул арада Җәүдәт безнең кәҗәне куып китте. Бер күзем белән Җәүдәтне, икенчесе белән шушы «Донжуан» Иванны күзәтәм. Безнең кәҗә белән Җәүдәт шактый атлаганнар иде инде... менә сиңа мә...
Тәкәм кинәт кенә алар киткән якка борылып карады да, туптан аткан шикелле, артларыннан чапты.
Мин дә шул якка чаба башладым, әмма мин дустыма кычкырганчы, тәкәм барып та җитте, Җәүдәтне төртеп егып таптап үтте. Мин дә килеп җиттем, ә дустым һаман ята. Башта куркып калдым, ә аннан соң бертуктаусыз көлә башладым, гөнаһ шомлыгына. Дускай торды да, яшьле күзләре белән миңа, төкердем кәҗәсенә, диде.
Ярар. Кәҗәбез тәкәне үзебезнең ишегалдына алып кайтты. Бакчага кереп нык котырды Иван, агачларны сөзә и мыгырдый бу. Ә мин кәҗәне ничек кертергә дип план корам. Ниһаять, җае чыкты. Абзар булса, абзарга гына кертер идем, әмма андый мөмкинлегебез юк иде шул, шуңа тавык та тота алмадык. Кәҗәне өйалдыбызның бер почмагында тоттык.
Мин кәҗәбезне яраткан шикелле, ул да мине ярата иде. Чөнки аны төп ашатучы мин идем. Болар, төп бакча ягында озак кына йөргәннән соң, ишегалдына килделәр. Мин кәҗәне чакырам, кулымда нинди ризык булгандыр, хәтерләмим. Өйалды ишеген аз гына ачып куйдым да көтәм. Бәхетемә, кәҗәм ялт итеп кенә килеп керде бит. Тиз генә келәне төшердем дә, Иван нишләр икән дип, ишек ярыгыннан күзәтә башладым. Кәҗәне эзләп, тәкәм арлы-бирле чаба башлады. Ә мин һаман күзәтәм тегене. Тик күзәтүем барып чыкмады, ахрысы. Иван, бөтен көче белән, ишеккә китереп бирде. Йөзне алырга өлгермәдем шул, ишек келәсе борынымның өске өлешен умырып та алды. Тикмәгә генә халыкта бер әйтем юктыр шул, көлмә кешедән, дигән. Җәүдәт нык үпкәләде бугай шул миңа.
Шамил Әхмәтҗанов,
Татарстанның халык артисты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар