16+

Дошманнарны да дуслар кебек үк җентекләп сайларга кирәк

Афоризмнар

Афоризмнар

Дошманнарны да дуслар кебек үк җентекләп сайларга кирәк.
Оскар Уайльд.

Күптән билгеле – җиңүчеләр җиңелүчеләргә иярә башлый.
Владимир Тендряков.

Ике нәрсәдән сакланырга кирәк: берсе – көчле дошман, икенчесе – мәкерле дус.
Унсур Аль-маали.

Уртак дошман булганда, кешеләр арасында дуслык һәм татулык барлыкка килә.
Перси Биши Шелли.

Дуслык гадәттә гади танышлыктан дошманлыкка күпер булып хезмәт итә.
Василий Ключевский.

Син чирләгән өчен үлмисең, яшәгән өчен үләсең.
Сенека.

Дошманнарның иң кечкенәсеннән ныграк куркырга кирәк.
Жан де Лафонтен.

Бөек кешеләр генә зур ким­челекләргә сәләтле.
Франсуа де Ларошфуко.

Гомерләре буена бары тик яшәргә җыенган кешеләр начар яши.
Публилий Сир.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading