16+

Әдәп (МАРАТ КӘБИРОВ)

Чир басты әле бөтен дөнья­ны. Дөресен генә әйткәндә, мин үземнең киләчәкне башка төрлерәк итеп күз алдына китерә идем.

Әдәп (МАРАТ КӘБИРОВ)

Чир басты әле бөтен дөнья­ны. Дөресен генә әйткәндә, мин үземнең киләчәкне башка төрлерәк итеп күз алдына китерә идем.

Гомернең ару гына бер үренә менеп җитеп, «Фәлән яшьлек юбилей!» дип язылган фон алдында басып торасың. Кулыңда – чәчәкләр гөлләмәсе. Аз гына астарак – син гомерең буена игелек иткән кешеләр, үзеңә файдасы тиючеләр, болай гына кызыксыну белдерүчеләр һәм башкалар...

Алкышлыйлар... Шулай гадәтләнгән өчен генәме, чынлап яратыпмы, башкаларга гына иярепме... Тик бу сиңа иң ихлас алкышлар, иң кайнар хисләр булып тоела. Елмаясың. Күңелдә рәхәтлек тойгысы.
Хыялда шундыйрак күренеш иде. Чынбарлык аз гына башкачарак булып чыкты. Менә мин гомеремнең ару гына бер үрендә басып торам. Гомер буена нидер эшләдем, кемнәрнедер нәрсәдәндер коткардым, ярдәм итәргә тырыштым, этлек кылмадым, урлашмадым... Кыскасы, гадел булып, намус белән гомер иттем. Ходай биргән сәләтемне изге гамәлләргә тотарга тырыштым. Шул рәвешле яшәп, җәяүләп кенә гомеремнең шушы үренә менеп җиттем.

Вәт менә басып торам... Фәлән яшьлек юбилей фонында... Ничә яшь икәне төгәл билгеле түгел... Бәлки, көннәремнең берсе бишкә торганга күрәдер инде. Бәлки, бу кеше гомер буена эшләде, ә бер көн дә яшәмәде, диюләредер. Ярый, анысы артык мөһим түгел. Анысы артта. Арттагы нәрсәләр мөһим булса, Ходай җилкәгә дә күз ясар иде. Алдагысы мөһим. Ә алда!.. Алда – бернәрсә дә юк. Беркем дә. Теге мин игелек иткән кешеләр дә – оныткан. Берсе дә килмәгән. Гаепләп тә булмый инде, кеше турында уйлый торган дәвер түгел бит. Миңа игелек кылучылар да күренми. И үзем генә шулай кабул иткәнмен бугай ла... Алар да күренми...

Якыннарым – ерагайган, туганнар – баеган, дуслар – бәхетле... шуңа берсе дә юк. Теге үрдә берьялгызым басып торам. Чәчәкләр бәйләме дә юк. Алар урынына – бер бәйләм чир. Шулай итеп, кешеләргә игелек кылам дип яшәгән кеше бүген гомер үрендә бер букет чир күтәреп берьялгызы горур басып тора. Аны котлау­чы түгел, хәлең ничек дип сораучы да юк.
Әҗәл генә, вакыт-вакыт килеп, хәлне белгәләп тора.
– Хәлең ничек? Китәбезме әллә?
– Юк!

Шулай кырт киссәм дә китмәс өчен әллә ни сәбәбе дә юк аның. Берьялгызың шушында басып торудан ни файда инде? Тегендә дә ялгыз, диләр, анысын. Тик анда ичмасам, ятып булса да торасың. Бернинди мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, борчылусыз. Ә монда...

Менә үзем басып торам, үзем уйлыйм... Тукта, нәрсә уйлыйм соң әле мин?.. Яшәгән өчен түләү турында түгел, анысын кичә уйлап бетердем – квартплатасын да, утын-суын-газын да... Кредитларны да бу ай өчен уйлап бетереп куйдым... Ачтан үлмәслек кенә акча да калды әле... Ә менә нәрсә турында уйлаганмын икән... Чир бас­ты бит... Дарулар язып бирделәр менә... Яхшы, файдалы дарулар... Тик сатып алырга акча гына юк... Киләсе айда да булмас инде... Берәр нәрсә генә урламасам... Тормыш үзе шундый сайлау куя кебек: йә син намуслы буласың, йә сау-сәламәт...

Сәламәт тә буласы килә килүен... Тик Ходай каршына барасы бар... Намус анда паспорт урынына...
Ә әҗәл инде әллә күпме килде. Ул гел шулай хәлне белеп тора. Кайчак кызыктыра: анда мондый ыгы-зыгылар юк, тынычлык һәм тынлык, сәламәтлек... Рәхәт җиргә барасы да килә. Бераз гына кыенсындыра да. Бу дөньяның рәхәтен күреп, безнең җилкәдә яшәгән кешеләр анда да алданрак барып әйбәтрәк урыннарны алып куяр­га тиештер кебек тоела. Аннан соң, мин дә китсәм, син дә китсәң... Кем хезмәтләндерә аларны? Үзләренең кулыннан бер эш тә килми ич. Хәтта гадел закон да чыгара белмиләр. Хәтта без эшләп биргән акчаны да дөрес итеп саный алмыйлар. Шуны бүлешер өчен дә үзара талашып, хәтта сугышып бетәләр. Шул хәлләрендә калдырсаң, бу бит явызлык, ким дигәндә дә әдәпсезлек була. Элек тә бит башта патшалар киткән, алар белән хезмәтләндерүчеләрен дә төяп җибәргәннәр... Алдан бару барыбер кыенрак... Әрсезлек шикелле...
Ә болай... Әҗәл инде әллә ничә килде... Әдәп саклап кына үлми торам.

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading