16+

Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озаттылар

Әйтүләренә караганда, Җәүдәт Миңнуллин кичке тугызларга кадәр университетта дәресләр укыткан. Лекциядән чыккач, кинәт йөрәк өянәге кузгалган, ләкин "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре ярдәм итә алмаган.

Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озаттылар

Әйтүләренә караганда, Җәүдәт Миңнуллин кичке тугызларга кадәр университетта дәресләр укыткан. Лекциядән чыккач, кинәт йөрәк өянәге кузгалган, ләкин "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре ярдәм итә алмаган.

Татар җәмәгатьчелеге танылган тарихчы, укытучы, остаз, галим Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озатты. Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Сәлим улына 7 ноябрьдә 66 яшь тулган булыр иде. Галимне туган ягында – Кама Тамагы районының Чаллы авылында җирлиләр.

Галимнең вафаты турындагы хәбәр көтелмәгән булды. Җир җимертеп эшләп, ТАССРның 100 еллыгына багышлап хезмәтләр чыгарып йөргән чагы иде. Күпләр аның белән үләсе көнне генә очрашкан, аралашкан.  Әйтүләренә караганда, Җәүдәт Миңнуллин кичке тугызларга кадәр университетта дәресләр укыткан. Лекциядән чыккач, кинәт йөрәк өянәге кузгалган, ләкин "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре ярдәм итә алмаган.

Җәүдәт Миңнуллин белән хушлашу чарасына аның күпсанлы шәкертләре – төрле елларда Казан университетының татар филологиясе һәм тарих факультетларын тәмамлаган студентлар, коллегалары, зыялылар, китапханәчеләр җыелган иде. Бу уңайдан "ШК" газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров язма да куйды: "Җәүдәт Сәлимовичны соңгы юлга озаттык бүген. Көтелмәгән хәбәр чыннан да көтелмәгән булса да, заманча аралашу чаралары галим, остаз белән хушлашу чарасына бик күпләрне җыя алды.

Шунда башка кисәк кенә фикер сукты: монда бит татфакның көчле чагы җыелган! Студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, лаборантлар, галимнәр... Татфакның көчле чагы... Тарихта гына калган чор. Әлеге чор әнә шулай теге яки бу укытучыбыз белән хушлашкан чакта гына җыела хәзер.

Икенче фикер. Җәүдәт абый күпме белем, күпме материал, күпме язма алып китте үзе белән. Батулла әйтмешли, эх, менә хәзер үлгән кешене сканировать итәсе иде, үзендә җыелган материалны төшереп калдырасы иде... Юк шул, булмый!

Җәүдәт абый да шул ук сүзне ярата иде: әмма вә ләкин..."

Шунысы үзенчәлекле: Җәүдәт Миңнуллиның – татарның иң күренекле тарихчыларыннан берсе Миркасыйм Госмановның шәкерте. Миркасыйм ага да шул ук көннәрдә – моннан тугыз ел элек 11 октябрьдә вафат булган иде.

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1988 елда "XVII-XIX гасырда татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 2008-2011 елларда КДУның фәнни китапханә директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.

Җәүдәт Миңнуллин - 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Өченче фикерне дә язарга рөхсәт итегез... Мондый танылган шәхесне абруйлырак итеп озатырга мөмкинлек булмаган микән? Танылган галимне, педагогны подъезд төбеннән генә алып китү гаделлеккә туры килми кебек тоелды... Җәүдәт абый кимендә Университет мәйданчыгына лаеклы кеше иде бит! Монысы инде түрәләргә, Разил Вәлиев кебекләргә сорау! Тыныч ят, Җәүдәт абый, урының оҗмах түрләрендә булсын! Сез - бик шәп кеше идегез! Гаиләсенә, якыннарына сабырлык телим!

    Мөһим

    loading