16+

Дуңгыз елы кайсы танылган гаиләләрне ишәйтте?

Узып баручы ел Татарстанда танылган шактый гаилә өчен уңышлы дияргә була. Ник дигәндә, аларның гаиләләрен тагын да тулыландырып, тормышларына ямь өстәп, сабыйлары дөньяга килде. “Шәһри Казан” кайсы артистларның гаиләләре ишәйгәнен барлады.

Узып баручы ел Татарстанда танылган шактый гаилә өчен уңышлы дияргә була. Ник дигәндә, аларның гаиләләрен тагын да тулыландырып, тормышларына ямь өстәп, сабыйлары дөньяга килде. “Шәһри Казан” кайсы артистларның гаиләләре ишәйгәнен барлады.

Ел башыннан ук Миңнехановлар гаиләсенә ләкләк кунак булды. 7 гыйнварда Салават һәм Гүзәлемнең күптән көтелгән кызлары — Мәдинә дөньяга килде. Гүзәлем үзе дә: “Тәүге тапкыр әни булдым. Без сине бик көттек”, - дип язган иде социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Шулай ук әле яңа танылып килә торган Дилия Әхмәтшина да беренче тапкыр әни булу бәхетенә иреште. Дилия дә кыз алып кайтты. “Кызым өчен бишек җыры яздым. Алла теләсә, әлеге җырның премьерасы булачак”, - дип сөйләгән иде Дилия. Җырчы гаиләсе белән Волгоградта яши.

Танылган җырчы Илназ Сафиуллинга тормыш иптәше Алилә исемле бик матур кыз бүләк итте.

“Әти булдым. Сафиуллина Алилә Илназовна. 3636 грамм, 52 см. Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт Сиңа. Бәләкәчем Айгөл, рәхмәт сиңа! Алиләбез иманлы, сәламәт, бәхетле бул, кызым! "Вся в папу" пока больше слов нет…" - дип язган иде Илназ.

“Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручыны да алыштырырга туры килде быел. Чөнки Венера Аитова декрет ялына китте. Хәзер ул тормыш иптәше Динар белән бик матур малай үстерә.

Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар исә икенчегә малай алып кайтты. Аларның Асылбикә атлы кызлары бар  иде. Хәзер инде Минтимерле булдылар. Аңа 6 гыйнварда бер яшь тулачак.

Шулай ук Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина да икенче тапкыр әти-әни булу бәхетенә иреште. Улларына алар Айтуган дип исем кушты. Моңа кадәр иҗади гаилә Сөләйман исемле егет үстерә иде. Айтуганны Рәфинә 7 майда тапса да, инде Сабан туйларда чыгыш ясап йөрде.

19 февраль көнне 22 сәгать 50 минутта җырчы Ләйсән Сөнәгәтова өченче тапкыр әни булды. Шулай итеп, Ләйсән ире Айрат Ильясовка корыч туйлары уңаеннан, тагын бер кызчык бүләк итте. Ильясовларның гаилә коруына 15 феральдә 11 ел тулган иде.

Ә менә Лилия Муллагалиева барысын да уздырды. Быел ул дүртенче тапкыр әни булды.

P.S. “Шәһри Казан” өчен дә быел уңышлы ел булды. Ләкләк ике Алисәбезнең гаиләсенә, Чулпаныбызга һәм Фәрит Салихов гаиләләренә сабыйлар алып килде. Нәниләрнең барысы да сау-сәламәт булып үссеннәр, әти-әниләренә шатлыклар гына алып килсеннәр!


Фото: артистларның социаль челтәрдәге сәхифәләреннән алынды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading