16+

Дус кызының көнче ире адәм көлкесенә калдырган!

Телефон белән булган хәлләрне санап чыгарга бармаклар гына җитмәс, мөгаен.

Телефон белән булган хәлләрне санап чыгарга бармаклар гына җитмәс, мөгаен.

Ничә телефон алдым, һәрберсенең үз тарихы бар. Мин гел гади телефон алдым. Сенсорлыга нигәдер кызыкмадым, шул сәбәпле телефон белән идарә итү өлкәсендә дусларымнан, хезмәттәшләремнән берникадәр соңга калдым. Ватсап дигән нәрсә инде ярты еллап бар, аның уңайлылыгы турында еш ишетеп торам. Шулай да кызым иске телефонын кулланмый башлагач кына, аралашу өчен ватсапның нинди җайлы икәнен аңлаткач кына, бу «катлаулы» эшкә алындым. Ватсапның нәни балалар куллана алырлык җиңел нәрсә икәнен белгәч, озак вакытлар үз-үземнән көлеп йөрдем. Дөрес, администратор булып, төркемнәр туплый алмасам да, җибәрелгән видеоларны, хатларны башкаларга бик оста җибәреп тордым. Аяк-кулны бәйли инде, каһәр, бәйләвен...

Ничә еллар инде күрешмәгән өч дус төркемен Түбән Камадагы дустым оештырды. И кинәндек инде, өчәү әллә нинди хатлар языштык, студент елларындагы хәлләрне искә төшердек. Ул еллардагы фотосурәтләрне фотога төшерәбез дә бер-беребезгә җибәрәбез. Казандагы дус кызымның ире көнләшә икән, ул, иренең төртмә сүзләренә түзә алмыйча, төркемнән чыккан. Ниндидер сәбәпләр белән, Түбән Камадагы дустым да төркемнән чыккан. Мин үзем генә калганмын икән. Ә мин, ватсапны ныклап белмәгәнгә, тегеләрнең чыкканын сизмәдем дә. Үзем генә калганмын икән. Бер-ике ай әле төрле видеолар, фотолар, хатлар салып яттым. Шулай итеп, мин үземә генә хат-хәбәрләр юллаганмын икән.

Каләмгөл. Адресым, исемем редакция өчен генә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X