16+

«Дуслык күпере»нә кагылышлы төп 10 ЯҢАЛЫК

Апрель аенда “Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале узачак. Проектның идея авторы һәм сопродюсеры Рифат Фәттахов матбугат очрашуында әйткәнчә, фестиваль Казанда башланып, Уфа каласында төгәлләнәчәк.

«Дуслык күпере»нә кагылышлы төп 10 ЯҢАЛЫК

Апрель аенда “Дуслык күпере” II Бөтенроссия татар-башкорт эстрада фестивале узачак. Проектның идея авторы һәм сопродюсеры Рифат Фәттахов матбугат очрашуында әйткәнчә, фестиваль Казанда башланып, Уфа каласында төгәлләнәчәк.

Матбугат очрашуында Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин да катнашты.

Мин Башкортстанда яшәгәндә, күрше республикага барып, татар телен өйрәнеп, анда чыгышлар ясарга хыяллана идем. Бу концертта катнашырга чакыргач та, күңелгә рәхәт булып китте. Һәм шунда ук уңай җавап бирдек. Киләсе елларда да бу фестивальдә катнашырмын дип уйлыйм. Фестивальнең  чит илләргә чыгу планын да хуплыйм. Кеше туган ягыннан никадәр ераграк булса, моңны сагыну шуның кадәрле көчлерәк, – диде Элвин Грей.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева әйтүенчә, алар ире Хәйдәр Бигичев белән менә шундый “Дуслык күпере” чарасы турында хыялланган.
Без аны үзебезнең концертларыбыз аша эшли идек тә. Болай глобаль рәвештә, ике республика җырчылары катнашында чара узганга Хәйдәрнең дә рухы шаттыр дип уйлыйм, – диде Зөһрә Сәхабиева.  

Рамил Гали фотолары

“Дуслык күпере”нә кагылышлы төп 10 яңалык:

1. Узган ел фестиваль 11 төбәктә уздырылган булса, быел 16 төбәктә булачак. “Быел географиябез киңәйде. Концертларга Саратов, Магнитогорск, Пермь, Нижневартовск кебек шәһәрләр өстәлде. Сораулар күп булгач, Уфадан кайтышлый Чаллыга да кереп чыгачакбыз”, – диде Рифат Фәттахов.

2. "Дуслык күпере" фестивале “Казан – Уфа арасы” дигән шигарь белән үткәрелә.

3. Фестивальнең составында да үзгәрешләр бар. Узган ел катнашкан Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов һәм башка җырчылар белән беррәттән, Зөһрә Сәхабиева, Нурия Ирсаева һәм башкалар булачак.

4. Рифат Фәттахов әйтүенчә, фестиваль татар һәм башкорт эстрадасы арасындагы буыннар чылбырын тәэмин итә. Узган ел җырчыларның дүрт буыны катнашса, быел биш буын җырлаячак. Иң өлкәне – Фирдат Галиев, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, икенче буын – Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, өченче буын – Илһам Вәлиев һәм Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей. Дүртенче буын -  Ваһапов фестивале җырчысы Гөлсирин Абдуллина. Ә бишенче буын артистларын тамашачы әле бөтенләй белми. “Бер тапкыр да күрмәгән, ишетмәгән, ләкин татар-башкорт эстрасында бик өметле яшьләрне дә күрәчәксез”, – диде Рифат әфәнде.

5. Тагын бер яңалык: фестивальгә чит илдәге татар-башкорт оешмаларыннан кунаклар килүе көтелә. “Алай гына да түгел, хәтта чит ил артистлары да киләчәк. Алар татар, башкорт җырларын башкарачак”, – диде Рифат Фәттахов.

6.  Оештыручылар әйтүенчә, киләчәктә фестиваль концертлары Россия шәһәрләре белән генә чикләнмичә, чит илләргә дә чыга башлаячак.
7. Концерт программасына Казан белән Уфадан тыш, Саратов, Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург, Төмән, Нижневартовск, Сургут, Пермь, Чаллы шәһәрләре кертелгән.

8. Быелгы фестивальдә шулай ук яңа коллективларның да чыгыш ясавы көтелә. Узган ел Мәскәүдә чыгыш ясаган “Аргамак” этно-рок төркемен быел Казанда да күреп булачак. Моннан тыш, концертларда “Премьер” төркеме, Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле катнашыр дип планлаштырыла.

9. Быелгы чарада сәхнәдәге махсус эффектларга аеруча зур игътибар биреләчәк.  

10.  Кайбер җырчылар ике телдә – татарча һәм башкортча җырлар башкарачак. Бу яңалык хәтта алып баручыларга да кагылачак.  Фестивальне Фирдат Галиев белән Гөлназ Сәфәрова алып барачак. “Гөлназ да бик тырышып башкорт телен өйрәнә”, – диде сопродюсер. “Алайса миңа да татар телен өйрәнергә кирәк булачак инде”, – дип шаяртты Фирдат Галиев.

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading