16+

«Дуслык күпере»ндә дуслык беттеме: Elvin Grey «Красивая, хороший»ны нигә Гүзәл Уразова белән җырламаган?

Кичә “Пирамида” концертлар залында искиткеч тамаша – “Дуслык күпере” фестивале узды. Биредә татар һәм башкорт эстрадасының “каймагы” катнашты.

«Дуслык күпере»ндә дуслык беттеме: Elvin Grey «Красивая, хороший»ны нигә Гүзәл Уразова белән җырламаган?

Кичә “Пирамида” концертлар залында искиткеч тамаша – “Дуслык күпере” фестивале узды. Биредә татар һәм башкорт эстрадасының “каймагы” катнашты.

Әлеге фестиваль тамашачыларда берничә сорау уятты. Шуларның берсе – ни өчен Elvin Grey  “Красивая, хороший” җырын үзе генә башкарган? Югыйсә, әлеге концертта Гүзәл Уразова да бар иде, ул да чыгыш ясады бит. Бу сорауга ачыклык кертергә теләп, фестивальне оештыручыларның берсе  - Айбикә Фәттаховага шалтыраттык.

- Радик Юльякшин нәкъ  “Уфтанма” белән “Красивая, хороший” җырларын башкарырга дип, үзе теләк белдерде. Билгеле, икенче җыры дуэт буларак яңгыраса, күпкә отышлырак булыр иде. Шунлыктан без Радикка әлеге җырны Гүзәл белән җырларга тәкъдим иттек. Әмма ул каршы килде һәм “Красивая, хороший”ны  үзе генә башкарачагын әйтте.

Күрәсең, бу Илдар Хакимов белән Радик арасында чыккан конфликтның нәтиҗәседер. Хәтерегездә булса, “Дуслык күпере” матбугат конференциясендә Илдар Хәкимов Elvin Grey турында: “Утыз сезон эшләсен әле. Шуннан соң сөйләшербез”, - дигән иде.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес эшлэгэн,Радик!эйдэ Ильдар конлэшкэч,кеше семьясына нигэ керергэ,узе БИК оста башкара ул жырны!!!яшь булса да,акыллы егет.афарин.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Анардан гына дуслык бетмэс!!!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Конечно !Нигя кеше конляштереп анын катыны белян жырласын ул шундый случайдан сон!Радик молодец!Яшь булсада анын действиялары бик дорес!Ильдарнын ул сузляре шушы кончелек аркасында бит инде.Афарин Радик!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Безнең татар эстрадасында артистлар беткәнмени? Ул безне мыскыл итә! Башкорт кураена биетергә тели! Башкортларына җырласын! Безнең надан татар халкында ул үзенә акча гына эшли - менә аның төп максаты! Башта Салаваттан көлде, хәзер ул публично бөтен татар халкыннан көлә. Чөнки без аңа Аллага табынган кебек табынабыз! Ничек сез шуны аңламыйсыз? Нигә ул татарча җырлый башлады? Чөнки ул башкортча гына җырлап ул кадәр акча эшли алмый! Ул, әлбәттә, талантлы! Ләкин, татар халкы, сезнең бер генә тамчы да горурлыгыгыз юкмени? Аңардан мең тапкыр матуррак, профессиональ дәрәҗәдә җырлаучы Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннарыбыз бар!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сез бик кызып китмэгез эле. Ана шул сез язган Филус Кагиров белэн Ришат Тухватуллин, сезгэ мэгьлумдер, Башкортстаннан бит. Алар да татарча да, башкортча да жырлый, Радик Юлъякшин кебек. Кемнен кулыннан нэрсэ килэ, шуны эшли. Радик татар халкыннан колми (бу сезнен сузлэр!), ул жырлый. Э аны кем ничек кабул итэ, хэркемнен шэхсэн фикере.

            Мөһим

            loading
            2
            X