Шәһри Казан

Эдуард Вафин: «Без бөтен кеше өчен ачык»

Татарстан пенсия бүлегенең эш нәтиҗәләре һәм планнары турында

Пенсия һәм пособиеләр
 

– Эдуард Яфасович, гадәттә, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе февраль аеннан гына арта иде. Бу юлы күңелле «күчтәнәч» гыйнварда ук килде. Ел дәвамында пенсияләр тагын артачакмы?

– Былтыр 800 мең эшләмәүче пенсионерның иминият пенсиясе 5,8 процентка индексацияләнде. Нәтиҗәдә, еллык уртача иминият пенсиясенең суммасы 13,2 мең булды. Быел исә бу сумма 13 694 сумга җитәчәк. Илдәге икътисади хәл белән бәйле рәвештә, былтыр пенсияне индексацияләү искәрмә рәвештә бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум өстәмә акча белән алыштырылды. Бу максатларда 1 130 мең татарстанлыга барлыгы 5,6 миллиард сум акча тотылды. 1 апрельдән социаль пенсияләр 4,1 процентка артачак. Эшләүче пенсионерларның акчалары исә август аенда яңадан исәпләнәчәк. Быел бер пенсия баллы 81,49 сумны тәшкил итә. Былтыр бу сумма 78,58 сум иде.

– 2018 елдан гамәлгә керәчәк яңа закон – эштән киткән очракта пенсионерларның акчаларын индексацияләү турында да аңлатыгыз әле? 


– «Иминият пенсияләре турында»гы законга төзәтмәләр кертелгәннән соң, быелның 1 гыйнварыннан эштән киткән очракта, пенсионерларның акчалары, индексацияләнеп, сизелерлек артачак. Моңа кадәр гамәлдә булган закон нигезендә, пенсионер эштән киткәч, документларын теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә тапшырганнан соң, индексацияләнгән сумманы бары өч ай узгач кына алырга хокуклы иде. Әйтик, кеше май аеннан эштән китте ди, арттырылган пенсияне бары (июнь, июль, август) сентябрь аеннан гына ала башлаячак. Бу өч ай өчен индексация ясалмый. 2018 елдан исә, яңа закон нигезендә, пенсионер, эштән китүгә, киләсе айдан ук индексацияләнгән пенсия алачак. Әйтик, май аенда эштән азат ителгән очракта, июнь аенда ук пенсиясен арттырып бирәчәкләр.Суммага килгәндә, бу индексация процентларына һәм һәр кешенең пенсиясе күләменә бәйле.

Ана капиталы, балалар

– Ятим балаларга дәүләттән социаль пенсия каралган, ә әти-әнисе билгесез сабыйлар бу ярдәмнән мәхрүм иде...

– 2018 елдан Россиядә яңа төр пенсия барлыкка киләчәк. Ул нәкъ менә юридик яктан әти-әниләре билгеле булмаган балалар өчен каралган. Бала тудыру йортында, урам чатларында ташлап калдырылган балаларның күбесенең әти-әнисе кем икәнлеге билгесез. Әти-әнисе вафат булганнарга тәрбиячесен югалту буенча пенсия билгеләнә, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балаларына да пособие түләнә, ә менә бу ятимнәр читтә кала иде. Россия Президенты Владимир Путин карары белән, андый төр категория балаларга да 18 яшьләре тулганчы социаль пенсия түләнәчәк.

– Быелдан ана капиталы программасын балага өч яшь тулганчы мәктәпкәчә учреждениеләр өчен түләргә рөхсәт ителә. Программада тагын нинди яңалыклар бар?

– Россия Президенты Владимир Путин карары белән, ана капиталы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак. Тагын бер яңалык – 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләдәге икенче бала өчен (яки уллыкка алынган гаиләдәге икенче балаларга) ана капиталы хисабыннан ай саен түләүләр каралган. Дөрес, моңа Татарстанда уртача кереме бер кеше башына 13 713 сумнан артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала. Гаиләдәге һәр кешенең соңгы 12 айдагы керемнәрен исәпкә алачаклар. Балага 1,5 яшь тулганчы ай саен 8490 сум пособие түләү каралган. Түләүләр ай саен ананың кредит учреждениесендәге исәп счетына күчерелеп барачак. Һәр кеше аны үз кирәгенә файдалана ала. Пособиеләр елга бер генә тапкыр билгеләнә. Ел узгач, кабат керемнәр турында документлар җыеп тапшырасы булачак. Айлык түләүләрдән баш тартып, ана капиталын рөхсәт ителгән башка максатларда да файдаланырга мөмкин. Гадәттәгечә, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, балага белем алган өчен түләргә, ананың булачак пенсиясенә күчерергә, инвалид сабыйга җайлашу, яраклашу өчен кирәкле товарлар сатып алу өчен дә кулланырга рөхсәт ителә. 2018 елда ана капиталының суммасы үзгәрешсез кала – 453 026 сум.

Реклама

Проектлар, электрон сервислар 

– 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан пенсия бүлеге лидер буларак танылды. Пенсия өлкәсендәге иң зур уңышларыгыз нинди булды, Эдуард Яфасович?

– Без бу бәйгедә нәкъ менә персонал белән эшләү өлкәсендәге уңышларыбыз, сыйфатлы хезмәт күрсәтү буенча беренчелекне алдык. Оператив, сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүлектә махсус контакт үзәге эшли. Халыктан көн саен 500гә якын шалтырату кабул ителә. Халыкның сорауларына телеграмм мессенджеры, социаль челтәрләр аша җавап бирү дә каралган. Кулланучыга җайлырак булсын өчен, сайтыбызда шәхси кабинет булдыру мөмкинлеге бар. Анда булачак пенсияңне исәпләргә, белгечкә язылырга, пенсия өлкәсенә кагылышлы күп кенә сорауларга җавап табарга була.

– Узган ел ахырында коллегиягездә Татарстан премьер-министры Алексей Песошинны дүртенче буын виртуаль клиент хезмәте терминаллары белән таныштырган идегез. Ул җайланмаларның мөһимлеге нидә?

– Әйе, пенсия бүлегенең эшчәнлеген камилләштерү өлкәсендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, пилот-проектлары тормышка ашырыла. Шул исәптән заманча терминаллар онлайн-режимда видео буенча пенсия бүлеге белгече белән аралашу, хәтта кирәкле документның күчерелмәсен алу мөмкинлеген бирә. Һәр җирдә дә пенсия бүлекчәсе ачу отышлы түгел. Ләкин пенсия белгечләренә ихтыяҗ булган җирлекләр бар. Бу мәсьәләдә виртуаль клиент хезмәте терминаллары ярдәмгә килә. Әйтик, тиздән ул «Салават күпере» торак комплексында барлыкка килер дип ниятлибез. Соңгы елда пенсия өлкәсенә караган мөрәҗәгатьләрнең 80 проценты электрон хезмәтләр аша башкарылган.

– Пенсионерлар электрон хезмәтләрдән файдалана беләме соң?

– «Россиянең пенсионерлар берлеге» бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан бүлекчәсе оештырган «Өченче буын университеты» эшләп килә. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда Рөстәм Миңнеханов та теләктәшлек күрсәтә. Ел саен меңләгән пенсионер компьютерны үзләштерә, интернеттан файдаланырга өйрәнә. Белемнәрен бәйгеләрдә сыный. Россия күләмендә өлкәннәр арасында уздырыла торган компьютер грамоталылыгы бәйгесендә иң актив катнашучылар да Татарстан пенсионерлары.
Бу ел гади булмады. Ләкин Татарстан пенсия бүлеге куйган максатларына ирешә алды, без бөтен буыннар өчен дә ачык, һәркемнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртабыз. Бу елда да, ил җитәкчелеге куйган бурычларны күздә тотып, сыйфатлы, оператив хезмәт күрсәтергә, тагын да камилләшергә омтылачакбыз.

Лаеклы пенсия алу өчен нишләргә? 

Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе, икътисад фәннәре кандидаты Эдуард Вафиннан биш киңәш:

1. Пенсия бары «чиста» хезмәт хакыннан гына туплана. Конверттагы акчаларның картаймыш көндә файдасы юк. Бары хезмәт хакыннан булачак пенсиягә кертемнәр күчерелеп барган эш урыны гына ышанычлы булып санала.
2. Пенсия суммасына стаж да йогынты ясый. Стаж күбрәк булган саен, пенсия дә күбрәк булачак.
3. Кеше булачак пенсиясен тулыландыра ала. Хәзер ирекле пенсия программалары җитәрлек. Үзегез керткән акчаларны пенсиягә чыккач арттырып, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан алырга мөмкин.
4. Пенсиягә күпме кертем күчерелгәнне, булачак пенсия ничек тупланганны бүгеннән үк күзәтеп барырга мөмкин. Моның өчен www.pfrf.ru Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетыңны булдырырга яки телефонда махсус кушымта урнаштырырга кирәк. Алар ярдәмендә һәркем пенсия өлкәсендә үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба ала.
5. Пенсиягә соңрак чыккан саен, отачаксың. Россиядә хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшьтән пенсиягә чыга. Әгәр пенсия билгеләүне сорап биш елга соңрак мөрәҗәгать итсәң, пенсия якынча 40 процентка артачак. Һәркем булачак пенсиясен үзе формалаштыра.

2007 елдан 2017 елга кадәр республикада барлыгы 244 мең ана капиталы бирелгән. Гаиләләрнең 176 меңе ана капиталын – торак шартларын яхшырту өчен, 12 меңе белем алуга тоткан, 52 кеше акчаны ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешенә күчергән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: