16+

«Егерме җиде яшеңне үткәрәсең гүрләрдә» хәрби операциядә һәлак булган егет истәлегенә

Үзешчән шагыйрә Нәфисә Мирзаханова махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Чувашия егете Алеев Марат Минзөфәр улының якты истәлегенә багышлап шигырь иҗат иткән. «Маратның әнисе, дустым Ильхамия соравы буенча язылды», дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, Марат Алиев турындагы язмабыз "Шәһри Казан. Язмыш" газетасында дөнья күргән иде.  Маратның әнисе Илһамия апа белән без әле дә элемтәдә, "Улым турында уйламаган бер генә көнем дә, сәгатем дә юк", ди ул. 

Чувашиянең Урмай авылы егете Марат Алиев махсус хәрби операция барган урында мина кыйпылчыгы белән яраланып, күп кан югалтудан һәлак булган. Хәрбине авыл зиратында җирләгәннәр.

Туган көнең белән, улым!

Бүген синең туган көнең,
Газиз улым, Маратым!
Исән булсаң, котлар идем,
Кочып алып...яратып.

Дәһшәтле сугыш кырында
Җаның калды кыелып.
Кабереңә килдек бүген
Котлар өчен җыелып.

Егерме җиде яшеңне
Үткәрәсең гүрләрдә.
Җиденче аең ятасың
Кайталмаслык җирләрдә.

Искә алмаган көнем юк,
Ышаналмый йөрәгем.
Раббымнан сорыйм сабырлык,
Догаларым - терәгем.

Юксынабыз, сагынабыз!
Тыныч йокла, Маратым!
Җаның җәннәт бакчасында
Йөрсен нурын таратып!

Нәфисә Мирзаханова
12.04.2023 ел 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading